поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.03.2020 Мәдәният

Мәчәләйлеләр рекорд куйды, Гали авылы калышмаска вәгъдә итте (ФОТО)

Үткән шимбәдә “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле, ПАО “Лукойл” гранты ярдәмендә, “Бердәмлектә – көч” (“В единстве – сила”) дип аталган проект буенча газета укучылары белән очрашуларын дәвам итеп, Похвистнево районының Мәчәләй һәм Гали авылларына барып кайттылар.

Мәчәләй авылында да, Галидә дә аларны халык җырлап-биеп, сый-хөрмәт белән каршы алды. Очрашулар бик матур, конструктив рәвештә узды. Авылларда халык газета хезмәткәрләрен дә, “Ялкынлы яшьлек” ансамблен дә зарыгып көтеп алынган туганнарын каршылагандай каршы алды.
 
Мәчәләйлеләр рекорд куйды
 
Автобусыбыз Мәчәләй авылы Мәдәният йорты янына килеп туктаганда, мәчетләрдә бабайлар өйлә намазын укып бетергәннәр һәм, әбиләрен алып, Мәдәният йортына ашыгалар иде. Фойеда җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Асия Исмәгыйлева, Мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Иваева, җирлек башлыгы Равил Уразмәтов, бер төркем авылдашлар кунакларны бавырсаклар белән каршыладылар, җырлашып-биешеп алгач, барысы да залга үттеләр.
 
 
Мәчәләй авылы зур, матур, дүрт мәчетеннән көненә биш мәртәбә азан яңгырап тора. Биредә динле халык яши. Чыгыш, һәрвакыттагыча, “Бердәмлек” белән элемтәдә булган кешеләрне - үз хәбәрчеләребезне, почта һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләрен һәм шушы очрашуны оештырырга булышкан җирлек башлыгын Рәхмәт хатлары белән бүләкләүдән башланып китте. Баш мөхәррир Эльмира Варфоломеева, газета хәлләрен сөйләп, халыкны ялыктырмады, һәр татар өчен авыртулы темага – балаларыбызның татар телендә укый-яза белмәве, милли тормыш белән кызыксынмавы темаларына күчте. Илебездә милли мәгариф аксый икән, без, милләт буларак, үз-үзебезне сакларга тиешбез. Гаиләдә татарча сөйләшергә, “Бердәмлек” газетасы, “Салават күпере” журналы, “Әлифба” кебек китаплар һәр гаиләдә булырга һәм балаларны үзебез татарча язарга һәм укырга өйрәтергә тиешбез.
 
 
Бәлки, шуны аңлап, бу авыл халкы “Бердәмлек” газетасына күпләп языладыр? Мәчәләйдә мартта 174 гаилә язылган. Бу өлкә буенча рекорд, башка бер авылда да бу хәтле язылучылар юк. Рәхмәт, Мәчәләй авылы халкы, рәхмәт, Шамил абый Мамышев, рәхмәт, Равил әфәнде Уразмәтов, рәхмәт, почта хезмәткәрләре.
 
“Бердәмлек” газетасының беренче санын чыгаруда катнашкан Идеал абый Галәветдиновның истәлекләрен тыңлау да Мәчәләй халкына бик рәхәт булгандыр. Чөнки ул, биш ел элек шушы авылның сугыш ветераннарын барлап, эшкуар Фәхретдин Канюкаев акчасына “Повесть огненных лет” дип аталган китап бастырып чыгарган шәхес. Идеал Муса улы китапның дәвамы да булачак, икенче санын туплау буенча эш алып барыла инде, дип белдерде сәхнәдән. Димәк, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Мәчәләйдә онытылган бер генә сугыш ветераны да калмаячак. Изге эшегездә уңышлар телибез, Идеал Мусинович һәм Фәхретдин Бәдретдинович!
 
 
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле концерты тәмамлангач, бердәмлеклеләр дә, артистлар да, мәчәләйлеләр әзерләгән мул өстәлләр артына утырып, шул ук милләт темаларына сөйләшә-сөйләшә, пылау белән сыйландылар, тәм-томнар белән чәй эчтеләр дә юлларын дәвам иттеләр. Алда аларны данлы Гали авылы көтә иде.
 
Гали авылы калышмаска вәгъдә итте
 
Автобусыбыз Гали авылына килеп җиткәндә, халык Ахшам намазыннан чыгып килә иде. Тамашачылар җыелганчы җирлек башлыгы Идрис Муллабаев, “Ак калфак” оешмасы активисты Кәүсәр Шәйхетдинова һәм китапханәче Фәһимә Зарипова безне яңартылган авыл музеен күрсәтергә алып киттеләр. Әле чебен дә кунмаган стендлар, чит кеше аягы басмаган идәннәр, ялтырап торган пыяла артыннан кырыс караучы сугыш батырлары, авыл эшчәннәре, Морат бабкай һәм авылның башка танылган кешеләренең гаилә шәҗәрәләре стендларында бөтен авыл, регион, хәтта ил тарихы ярылып ята. Кәүсәр ханым Шәйхетдинова бу эшкә бөтен көч-гайрәтен җигеп, бик тырышып эшләгән һәм нәтиҗәсе дә озак көттермәгән. Тиздән бу музейның ачылу тантанасы көтелә икән, һәм “Бердәмлек” бу турыда, һичшиксез, язма әзерләячәк.
 
 
Кызганычка, Мәдәният йортында халык күп түгел иде, ярты зал чамасы гына булгандыр. “Башкалар әле килеп өлгермәгәндер”, - дип үз-үземне дә, залны да тынычландырырга теләгән идем, астан берәү: “Бездә гел шулай, халык клубка йөрми хәзер”, - дип аваз салды.
 
Нишләтәсең, булганына риза булып, “Бердәмлектә – көч” дип аталган очрашуыбызны башлап җибәрдек. Биредә дә очрашуны әзерләргә ярдәм иткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, газета турында сөйләп алдык. “Шуны аңлагыз, сез язылмасагыз – газета булмаячак”, - дип башлады сүзен баш мөхәррир һәм Иске Ярмәктә булган бер хәлне сөйләп үтте. “Күптән вафат булган әти-әнисенең тормышын газетага язарга теләгән бер ир, рәхмәт йөзеннән, гомерендә беренче мәртәбә газетага язылган һәм тагын дүрт туганына да язылу бүләк иткән. Ә мәкалә һаман чыкмый да чыкмый. Йә вакыт юк язарга, йә урын юк куярга, дигәндәй... Шулай итеп, бу мәкалә өч айдан соң гына дөнья күрә. Аны укып, теге кеше баш мөхәрриргә шалтырата һәм рәхмәтләрен юллый, киләсе ярты елга да язылачагын хәбәр итеп: “Бердәмлек” - яхшы газета икән. Мин элек аны укымаганмын, белмәгәнмен. Хәзер даими язылып барачакмын”, - дип вәгъдә бирә. Сезнең дә шундый туганнарыгыз, күршеләрегез бардыр, аларга бүләк итеп газетага яздырсагыз, киләчәктә алар үзләре дә язылырга онытмаслар”, - дип тәмамлады сүзен баш мөхәррир.
 
 
Аның артыннан сәхнәгә үз хәбәрчебез Саимә Морзаханова күтәрелде. Ул 21 ел элек “Бердәмлек”нең беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга мәкалә китергәнен сөйләде. Редактор аны шулкадәр яратып укыган, бер хатасын да тапмаган һәм Саимә апага хезмәттәшлек тәкъдим иткән. Шул көннән бирле Саимә апа иҗат дөньясында яна. Аның берничә китабы да басылып чыкты, газетага да кеше язмышлары турында гыйбрәтле язмалар җибәреп тора. Менә бүгенге бәйрәмгә дә шигырь язып, кулъяулыклар чигеп ки-тергән.
 
“Бердәмлек” – халыкчан

гәҗит,

Чәчәк аткан яшь чоры,

Утыз еллык юбилеен

Уздыра ул бу юлы.

Җир йөзендәге сүзләрнең

Сайлыйм иң матурларын.

Телим сезгә укучыларның

Көннән-көн артуларын.

Маяк булып юл күрсәтә

Чиксез иҗат иленә.

Шул юлдан үтәм үрләрне,

Төшәм язмыш төбенә.

Җиргә чыбык тыгып куйсаң,

Ул да тамыр җибәрә.

“Бердәмлек”не гел укысаң,

Эчке дөньяң үзгәрә.

Киләчәгең якты булсын,

Кояштай балкып торсын!

Гомерең бәйрәмдәй узсын,

Мәңгегә истә калсын!

Бердәм булыйк, бергә

булыйк,

Кыйблабызны югалтмыйк.

Динле булып, татар булып,

Иман китереп яшик.
 
Ахырда ул, халыкка мөрәҗәгать итеп: “Йә, әйтегез инде редакторга, нинди үзгәрешләр кертергә теләгән идегез”, - диде. Залдан кул күтәрүче булмады, һәм Саимә апа берничә кешедән “Балалар почмагы”н нигә бастыралар, балалар бит татарча укый белмиләр, дигән сүзләр ишетүе турында әйтте. Моңа нәрсә дип җавап бирәсең инде? Балалар белән өйдә татарча сөйләшергә, татар хәрефләре белән таныштырып, мәктәптә булмаса, өйдә татарча укырга-язарга өйрәтергә, дип өстә әйтеп үткәннәрне кабатлый алам. Мәктәпләрдәге факультатив дәресләргә ышанып ятмаска, балалар бакчаларындагы рус телендәге программаларга өмет тотмаска. “Спасение утопающих – дело рук самих утопающих” дигән әйтем безгә бу очракта бик тә туры килә. Чит илләрдәге татарлар ничек үз телләрен, мәдәниятләрен саклап калган булсалар, безгә дә шулай эшләүдән башка чара калмады.
 
 
Кызганычка, балаларыбызның руслашуына интернет та зур йогынты ясый. Олылар, элеккечә, үз тормышлары белән яшиләр - татарча сөйләшәләр, бәйрәмнәрдә җырлашып утыралар, намаз укыйлар, мәчетләргә йөриләр. Ә балалары интернет дөньясын гизә: кайсылары атыш уйный, кайсылары ярамаган нәрсәләргә өйрәнә. Аларда милләт кайгысы юк хәзер. Ничек баланы шул баткаклыктан тартып чыгарырга? Менә нәрсә борчый күпчелек ата-аналарны һәм укытучыларны.
 
Әйе, күзгә-күз очрашуларда шундый күңелсез проблемалар да калкып чыга. Һәм аларны чишү юлын без бергәләп эзләргә тиешбез. Ә моның өчен сәхнәләрдән чыгыш ясарга түгел, ә түгәрәк өстәлләр артында очрашырга кирәк. Бу фикерне яңгыраткач, сәхнә артында яныма бер-бер артлы берничә кеше килеп, андый очрашу кайчан була инде, сөйләшәсе сүзләр байтак бит, дип әйттеләр. Димәк, йөрүләребез юкка түгел, юкка түгелдер. Газетага язылучылар саны арта, сөйләшәсе сүзләр табыла икән, димәк, дөрес юлны капшап тапканбыз.
 
 
 
 
 
 
 
 
Гөлнур МУСИНА фотосурәтләре.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 11.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»