поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.07.2010 Җәмгыять

“БАЛЫК ТОТУ ҖАН РӘХӘТЛЕГЕ БИРӘ”

Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып суга кармак ташлый башласаң, шомакайларны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың. Балык тотуның да шул авыру белән чирли торган үз осталары була.

Җырларда җырланганча, иртә таңнар атканда да, кичен кояш батканда да, барлык кеше бәйрәмнәрдә күңел ачып ятканда да шул кармакка карап мөкиббән китеп утыра алар. Яр буена бәйләп куйганнар диярсең үзләрен, йомшак мендәрдә дә, татлы ризыкларда да гамьнәре юк. Көнозын гына түгел, хәтта төннәрен дә су өстеннән күз алмыйлар. Чатнама суыкларда да тыныч кына боз астыннан ниндидер могҗиза көтәләр. Берни эләкмәсә, исләре китми. Табигать баласы өчен көннең иртәгәсе дә бар. “Гарант” ширкәте директоры, Актаныш районы үзәгендә яшәүче Рәфит ШӘЙГӘРДӘНОВ та шундый үҗәт, һәвәскәр балыкчыларның берсе. Ямьле Агыйделнең яр буйлары, һәр күл таныш аңа. Улы Искәндәргә дә йоккан бу балыкчылык авыруы. Оныклары Гомәр дә 4 яшеннән әтисе һәм дәү әтисе янәшәсендә. Без дә чын балыкчы булган Рәфит абыйдан балык тоту серләрен газета укучылар белән уртаклашуын үтендек.

 

– Рәфит абый, беренче тапкыр кулыгызга кайчан кармак тотканыгызны хәтерлисезме? Каптырган иң зур балыгыгыз ничә килолы иде?

 

– Өченче сыйныфта укыганмындыр, Аеш авылы яныннан агучы Биҗады елгасында беренче тапкыр күтәмә балыгы эләктергәнем хәтеремдә. Шуннан бирле балык тоту иң яраткан шөгылем. 7,5 кг лы чуртан, 5 кг лы җәен тотканым бар. Ак табан, кара балыкның да зурлары эләккәли.

 

– Балыкка йөрүнең тәме нәрсәдә?

 

– Балыкка йөрү бик тә күңелле, ул җан рәхәтлеге бирә. Иртәнге тынлыкта кояш күтәрелгәндә cаф һава сулап, матур табигать кочагында хозурланып утыру үзе ни тора! Кармакны бер алып, бер салып, көн үткәне сизелми дә. Үземә күбрәк агымсудан тоту ошый. Балыкны ашар өчен түгел, ә кызык өчен тотам. Тоткач, пешерәбез дә, сакларга урын булмаганда тавыкларга да биргәлибез. Судагы җан ияләре аларның иң яраткан ризыклары. Балык дип яр буенда йөри торгач, 1978 елда суга бата яздым, шул чакта салкын тидереп бераз авырып та алдым. Тик алар бик тиз онытылды.

 

– Елның кайсы фасылында балык тоту күңеллерәк?

 

– Кемгә ничектер, минем өчен кыш көне салкында боз тишеп, кармак тотып утыруга берни җитми. Кайчак тоткан балыгың бәке авызына сыймый торганда, аны тартып чыгару үзе бер кызык. Ноябрь башларыннан алып Яңа елларга кадәр алабуга, чуртаннар яхшы эләгә.

 

– Быелгы озакка сузылган эсселектә балыклар үзләрен ничек хис итә? Кызуда алар азрак эләгәдер?

 

– Су суына башлагач, балыклар төпкә, чокырлы җиргә китә, кызуда аларның күбесе сай урында. Җәен балыгы иң тирән җирдә ята. Алабуга, чуртан, ак опты күбрәк тал төбендә. Сезонга карап та төрлечә урнашалар. Җылы көнне камышлы урыннарда тынчый башласалар, тирәнгәрәк китәләр. Кызуда күбрәк вак балык кабучан. Ә язын кар сулары эреп төшеп, су кислородка баеганнан соң кармакны салып-алып кына торасың. Шулай ук боз китәр алдыннан һәм ташудан соң беренче көнне балык шәп эләгә.

 

– Балыкка көннең кайсы вакытында бару отышлырак?

 

– Су асты дөньясы иртән кояш чыкканда хәрәкәткә килә. Көненә карап, сәгать 11 ләргә кадәр яхшы эләгә.

 

Төрләренә килгәндә исә, чуртан көндезен әйбәт каба. Аның бу вакытта вак балыкларны куып йөргән чагы була. Болытлы көндә, язын-көзен җепшек һавада балык күп эләгүдән күңел күтәрелә. Андый һава торышында чабак, күчтәрә, караканат яхшы алына. Кояш нурларын юмарт сипкәндә гадәттә ерткыч балыклар – сыла, чуртан, алабуга каба. Яңгырдан соң да, кар яуганда һәм буран көнне дә балыкка ашыксаң була. Шамбы балыгын төнлә тоту үзе бер кызык. Бер эләгә торган урынын тапсаң, аннан күп балык алырга була. Уылдык чәчкән вакытта да балык көне буе каба. Әмма аннан соң балыклар ике атна дәвамында авырый. Бу чакта аларны тотарга ярамый.

 

– Кайчак балык бөтенләй капмый. Бу нәрсәгә бәйле?

 

– Балыкның кабу-капмавы атмосфера басымы нинди булудан да тора. Һава басымы 700-750 мм дан артмаса, су буена юл тотарга мөмкин. Яңгыр вакытында һәм ай тулган чакта балыкка барып торасы да юк, бу сыналган, барыбер капмаячак. Һава басымы югары икән, җил юнәлеше көнчыгыштан булса да уңышка өметләнергә кирәкми. 30 градустан артык салкында да балыкта тамак кайгысы юк. Каршыңа буш чиләк күтәргән хатын-кыз очраса, чиләк тутырып кайтырмын димә (шаяртып көлә – Р.А.).

 

– Кармак, җимне ничек сайларга?

 

– Кармак сайлау балык төренә һәм су тирәнлегенә, нинди җим саплауга бәйле. Балыкның кайдалыгын белү өчен мормышканы (ялтыравык батыргычлы кармак) төптән өскә таба күтәреп, тирәнлек һәм агым тизлегенә карап юллыйсың. Агымсуда балык төптәрәк булучан, бу вакытта мормышкаларның да зуррагы кирәк. Гадәттә, аларга ерткыч балыклар эләгә. Черки личинкасы, чебен, башка кортларны саплау агым булмаган җирдә отышлы. Ә менә яз көне балык барлык тирәнлектә дә бертөрле була.

 

Гаражым кирәкле инструментлар белән тулган. Балыкчы тартмасында кармакның төрле зурлыктагы дистәдән артык төре бар, шуларны алыштыра-алыштыра җаен табасың.

 

– Сезнең төбәктә хәзер нинди балыклар сирәк очрый?

 

– Элек ат арбасына салып кайтырдай балыклар да тотып була иде. Куйбышев ГЭСын төзегәннән соң, шактый төрдәге балык шунда төшеп, кабат менә алмый калды. Соңгы вакытта кырпы балыгы (белуга) бөтенләй күренми. Чөгә дә азайды, шуңа аны тотарга ярамый.

 

– Балык каптыруның үзегез генә белгән берәр серен әйтегез әле?

 

– Һәр балыкчының үз сере була, аның барысын да әйтеп бетерергә ярамый. Агымсу булмаган җирдә сохари һәм кипкән көнбагышны иттарткычтан чыгарып болгатасың. Балыклар бу җимне бик ярата. Аннан чистартылмаган “Өлфәт” маен он белән бутаган камыр-җимгә балык күп җыела. “Раздолье” кебек башка майлар бармый, бары тик шул гына яхшы.

 

– Сез озак еллар районда санэпидстанция оешмасын җитәкләгән табиб буларак, бүгенге сулыклар, яр буе экологиясе торышын ничек бәялисез?

 

– Малларның җәйге лагерьларын сулыклар янына урнаштыралар. Елгаларга яңгырлар белән басулардагы химикатлар, машина-трактор паркларындагы төрле ягулык-майлау материаллары һәм башка производство калдыклары агып төшеп тә суны пычрата. Боларның барысы да балыклар өчен кислород ачлыгы, сулыкның органик матдәләр белән пычрануын тудыра. Бер тамчы май 1 кв. м мәйдан өслеген каплый. Балыклар башта башларын өскә чыгарып сулыйлар. Су пычранган саен аларга һава сулау авырлаша, кислород җитми. Әлеге сәбәпләр балыкларның азаюына, кайбер төрләренең сирәгәюенә, хәтта бетүенә китерә. Агыйделгә башка төбәкләрдән браконьерлар да еш килә. Аларның төрле приборлар белән шартлату ысуллары куллану очраклары да юк түгел. Ул чакта су өсте өскә күтәрелгән балык белән ап-ак була. Яр буе тулы пластик шешәләрнең, бер тапкыр гына кулланыла торган савыт-сабаның аунап ятуы да күңелне борчый. Чын балыкчы табигатькә хуҗаларча сакчыл карый.

 

Ә гомумән алганда, халыкта табигый байлыкларга сак караш юк. Хәзер экология хезмәте көчәйде. Әмма шундый закон бозуны ачыклау өчен прокуратурадан санкцияләр алып, шактый мәшәкатьләр аша үтәргә кирәк.

 

Әңгәмәдәш – Рәшидә АХМИРОВА.

 

 

* * *

 

БАЛЫК – ХӘЛӘЛ РИЗЫК

 

Мөселманнар арасында балыкның хәләллегенә шикләнеп караучылар да бар. Татарстан диния нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе урынбасары Динар САДЫЙКОВ болай ди:

 

– Судан җиргә чыгып, төрле чокырларга, ояларга йомырка салып йөри торган крокодил, ташбака кебек су хайваннарыннан тыш, барлык төр балыклар, кыслалар ислам динендә хәләл ризык санала, бу безнең өчен җиңеллек булып тора. “Сезгә суны пакь кылдык” дигән аять тә бар. Ерткыч балыклар да хәләл, чөнки аларның яшәү рәвешендә тукланган ризык ашказаннарында икенче халәт ала. Судагы балык кем тарафыннан, нинди җим белән тотылуга карамастан, ул хәләл, аны шөбһәләнми ашарга була. Судагы балыкларны тотуда догалар шарт итеп куелмый. Диндә балык тоту да тыелмый.

 

* * *

 

“ИҢ ТӘМЛЕ УХА – ЕРТКЫЧ БАЛЫКЛАРДАН”

 

Чаллыдан “Кама-Тракс”оешмасының баш инженеры Айдар КУЛУЕВ:

 

– Вак балыкларның эчен алып, тәңкәләренә тими генә марляга салабыз да, кайнап торган суда пешереп алабыз. Пешеп чыкканда тоз өстәргә кирәк. Моның өчен алабуга, шыртлака, чабак һәм башка кечкенә балыклар яхшы. Шул ук шулпага эче алып чистартылган зуррак балыкларны, тары ярмасы саласың. Пешеп чыгар алдыннан түгәрәк кара борыч, лавр яфрагы, башка тәмләткечләр өстисең. Уха өчен алабуга, чуртан, чөгә шәп. Шулай да, иң тәмлесе ерткыч балыклардан әзерләнгәне. Күпләр шулпага бәрәңге дә куллана, әмма ул аның махсус тәмен киметә. Салган очракта да күп кирәкми һәм аны изелеп бетмәсенгә балыктан алдарак салу яхшы. Балык пешеп чыкканнан соң, шулпаны артык кайнатмый уттан алалар.

 

Равил ФӘЙЗУЛЛИН, шагыйрь:

 

– Тумышым белән Балык Бистәсеннәнмен, балык тотарга ярату шушы фактка да бәйледер, мөгаен. Кечкенә чакта, балык тотарга рөхсәт итүен сорап, әнигә ялына идек. Бөтен эшне тәмамлагач, елга буена йөгерәбез. Ничек кенә тотмадык, иләккә дә, чиләккә дә дигәндәй, киемнәрне салып, балык сөздек. Суда рәхәтләндек.

 

Әле дә форсат чыкканда балыкка йөрим. Туган якка кайтканда дуслар белән көймәдә Чулманда балык тотабыз. Без Аккош күле янында яшибез, монда инешләр җитәрлек. Улым Газиз белән икәүләп йөрибез. Гадәттә, күлдә кәрәкәләр була. Тотабыз да, зур эш башкаргандай өйгә балык күтәреп кайтабыз, аннары хатын аны пешереп, безне сыйлый. Узган ел кармакка чуртан эләкте, үлчәп караган идек, 3 килограммга басты.

 

Мәрхүм Аяз абый Гыйләҗев шәп балыкчы иде, аның кебек осталарны башка белмим. Мирсәй Әмир дә балык тотарга яраткан дип сөйлиләр”.

 

Наил ДУНАЕВ, Камал артисты:

 

– Үлеп китеп балык тотарга яратам! Балачакта җәй көне генә йөри идек. Камалга килеп, Марсель Сәлимҗанов белән танышкач, мине боз өстендә утырып та балык тотарга өйрәттеләр. Вәт китте шуннан азарт. Ял, буш вакыт булса, балыкка китәм. Миңа диңгез дә, курорт та кирәкми. Балык тотудан гына аермасыннар. Элегрәк гаилә дуслары белән Нократ елгасындагы утрауга барып, чатыр корып, 15 көнләп сәхрәдә ятып, балык тотып вакыт уздыра идек. Тормыштагы иң кызыклы мәзәкләр дә балык тотуга бәйле.

 

Җәйге йортыбыз Идел буенда Студенцы җирендә урнашкан. Чыктың, кармак салдың, балык эләгә. Әле кичә генә 16 килограмм балык тотып кердем”.

 

* * *

 

БАЛЫКНЫ НИЧЕК КИПТЕРЕРГӘ?

 

Актаныш районы Актаныш авылында яшәүче Наил ЛОТФУЛЛИНнан балык тозлау рецепты:

 

– Тозлау өчен караканат, чабак, чөгә шәп. Балык тиз бозылучан булганга, аны тотып кайту белән эш итү яхшы. Моның өчен эмаль кәстрүл, тоз кирәк. Иң элек кәстрүл төбенә тоз җәясең, аның өстенә эчен алмый гына бер кат чиста итеп юылган балыкны тезәсең, аннан тагын тоз һәм балык. Шулай тутырып бетергәннән соң, суы өскә калкып чыгарлык итеп, авыр әйбер белән бастырып, бүлмә температурасында 3 көн тотасың.

 

Аннан балыкларны салкын суда яхшылап юып, башын аска каратып, койрыгыннан эләктереп, күләгә урынга киптерергә куясың. Ул 3-5 көндә әзер була. Күзен тишеп, башын өскә каратып элсәң, балык кортлый, койрыгыннан элгәч, барлык тоз башына китү сәбәпле, кортламый, шуңа аңа чебен дә килми. Балык кибеп беткәннән соң, артык катып китмәсен өчен, аны полиэтилен капчыкка салып, җиргә күмеп куярга була. Ул анда күпме торса да бозылмый.

 

* * *

 

– Үләнгә буталган балыкны көч белән тартып чыгарырга ашыкмагыз. Кармак җебенә иркенлек бирсәгез, балык аннан чыгу юлын үзе табар.

 

– Кыш көне тоткан балыкны боз өстендә калдырмагыз, төбенә чүпрәк җәелгән сумкага сала барыгыз. Шулай эшләгәндә, аның тәме яхшырак саклана.

 

– Акмый торган сулыклар өстенә коелган яфраклар астына да балык җыелучан. Су асты патшалыгындагылар зирек агачы яфрагын гына өнәп бетерми.

 

– Кызуда яр буенда тоткан балыкларны саклау ансат түгел. Алар бозылмасын өчен, тоз сибеп, полиэтилен капчыкка салып, җиргә күмеп торырга кирәк.

 

– Балык яхшы чиртсен өчен, җимне комда әвәләп алсаң яхшырак.

 

– Сазан балыгы пешкән кукуруз, парланган арпа һәм солы ярата.

 

– Болыннан җыелган яшькелт төстәге чикерткә суда бата, ә комлыклардан җыелган сары һәм күксел төстәгеләре батмый.

 

– Алма эчендәге корт карплылар өчен менә дигән җим.

 

– Балыктан кайткач, кармакларны коры һәм караңгы урында саклагыз.

 

– Киптерергә дип эленгән балык өстенә көнбагыш мае сеңдерелгән чүпрәк япсагыз, чебен килмәс.

 

– Тоткан балыкның суын ярты сәгатьтән артыграк вакыт узгач, алыштырып торырга кирәк. Ул чакта аларны кул белән түгел, ә сөзгеч ярдәмендә тоту хәерле.



Ирек мәйданы
№ 1 | 02.07.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»