поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2020 Фаҗига

Сөйгәне ташлаган егет үлеме алдыннан ВИДЕО яздырып калдырган: «Сагынырсың әле…»

Бүген ватсап төркемендә бер чибәр егет җырлаган видео таралды. Әлеге егетне сөйгән яры ташлаган да, үз-үзенә кул салган, ә аңа кадәр бу җырны яраткан кешесенә җибәргән диелгән.

“Ватаным Татарстан” хәбәрчесе әлегә хәлләргә ачыклык кертер өчен Балык Бистәсе районына шалтыратты. Кызганыч, әлеге хәбәр дөрес булып чыкты. Рәзил Габдрахмановның йөрәге аерылу ачысын күтәрә алмаган булса кирәк.
 
– Ул көнне Югары Тегермәнлек авылында җирле журналист, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның иҗат кичәсе иде. Авылга Рәзилнең әти-әнисе, апасы да килгән иде. Алар алгы рәттә генә утырды. Акыллы бала иде. Ике метрлы егет. Нигә болай эшләгәндер инде. Яшисе дә яшисе иде бит.  Әле аңа 23 яшь кенә иде”,- ди танышлары.
 
Габдрахмановлар Балык Бистәсендә яшәгән. Рәзил армиядә хезмәт итеп кайткан, бик акыллы, тырыш егет дип искә алалар. Дөрестән дә, яраткан кешесенең ташлавын күтәрә алмаган. Еш кына ачуланыша да торган булганнар. Соңгысында бер ай сөйләшмәгәннәр. Бәйрәм алдыннан егет кызы белән дуслашмакчы булган. Тик кыз: “Башка кешем бар”, – дип әйткән. Рәзил башта дус егете белән күрешкән, ә аннары тиз генә өенә кайтып киткән. Фаҗига алдыннан Рәзил әти-әнисенә шалтыратып бәхилләшкән. Алар өйгә кайтканчы ул үзенә кул салган булган. Әнисе Зөлфиянең хәле бик авыр, газиз баласының юклыгына ышана алмый, диләр.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.03.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»