|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2020 Фаҗига
8 март фаҗигасе: кызының мәетен табибларга алып килгән һәм коткаруларын сораган
8 мартта Башкортстанның Тәтешле районында коточкыч хәл була: бер хатын яңа туган сабыеның мәетен табибларга алып килә һәм аны коткаруларын сорый. Ә бала күптән инде үле була, шуңа медицина хезмәткәрләре полиция чакырта.
27 яшьлек анадан сорау алганнан соң вакыйгага бераз ачыклык керә. Баксаң, хатын 3 мартта берүзе мунчада бала тудыра һәм сабыйны шунда биш көнгә калдыра...
Бу вакыт эчендә хатын кайда йөргән һәм нәрсәләр эшләгән? Бу хакта мәгълүмат юк. Әмма ул 8 мартта баласы янына кайта һәм кызын табибларга алып килә.
Бу җанөшеткеч вакыйга буенча тикшерү эше бара. Полиция бала туган урындагы ләгәнне һәм хатынның киемнәрен тикшерүгә алган. Хатын үзе дәваханәдә. Ә яңа туган сабыйның мәете судмедэкспертларга тапшырылган.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: ufatime.ru
Фото: 123ru.net
--- |
Иң күп укылган
|