|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2020 Шоу-бизнес
Скрипкачы, Зөлфәт Зиннуров һәм Дима Билан? Халык Гүзәлия һәм Рузилә Хәертдинованың яңа клибы ничек тәмамлана дип баш вата (ВИДЕО)Автор-башкаручы, продюсер, композитор, "Болгар радиосы", "Татар җыры", "ТМТV" премияләре лауреаты Гүзәлия һәм җырчы Рузилә Хәертдинова Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан үзенчәлекле бүләк ясаган. Шушы көннәрдә кызган табадан аларның өр-яңа клиплары төште. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, "Ромашка" исемле яңа җырның авторлары - Гүзәлия үзе һәм Айгөл Вәлиуллина (Нуриева). "Һәрвакыттагыча шәп!" "Бик зәвыклы клип. Татар эстрадасы өчен бу бик сирәк күренеш" "Ахыры ничек бетә инде? Беләсе килә бит!" дип комментарийлар яза видео астында тамашачылар. Халык үзенчәлекле клип героинясенең кем булуын, ахырдан кайсы ир-атны сайлаячагын фаразлап, кызу бәхәс куерта. Кемдер аны скрипкачы, кемдер балерина ди. Шушы урында сүзгә килеп кушылганнар "Дима Билан уйныймы әллә?" дип аптырый. Берәүләр кызның беренче егетне, башкалары, һичшиксез, клипта катнашкан Зөлфәт Зиннуровны сайлаячагын яза. Ничек кенә булмасын, бәхәс кызганнан-кыза, ә интрига әлегәчә саклана. Нокта куярга күп калмады. "Матбугат.ру" ачыклаганча, видеоның тулы версиясен шушы көннәрдә күреп булачак.
--- |
Иң күп укылган
|