|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2020 Шоу-бизнес
Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди һәм Камиләнең сабые туган (ФОТО)Хәтерләсәгез, Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган ел июль аенда Камилә исемле татар кызына өйләнде. "Матбугат.ру"да бу хакта язып, туй фотолары белән уртаклашкан идек. Ә ел башында Оливер үзенең тиздән әти булу сөенече белән уртаклашып, инстаграмга авырлы хатынының фотосын куйган иде. Ниһаять, сөенче! Оливерның кызы туган. Бәхетле әти-әни бала тудыру йортыннан алып чыкканда төшкән фотолар белән уртаклаша. «Ходаем, рәхмәт сиңа», ди әти кеше.
--- |
Иң күп укылган
|