|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2020 Фаҗига
Тереләй янып үлгәннәрБашкортстанда Чишмә районында 9 март төнендә янгын чыккан. Заводянка авылының Солнечная урамында янгын чыгуы турындагы хәбәр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына төнге 2.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар килеп җитүгә 36 кв метрлык йортны тулысынча ут ялмап алган булган. Нибары төнге 3.18 сәгатьтә генә ны тулысынча сүндерә алалар, дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә. Хәрабәләрне җыештырганда 1959 һәм 1984 елгы ике ир мәетенә тап булганнар.
Янгын чыгуның сәбәпләрен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе һәм тикшерү-оператив төркеме ачыкларга тиеш.
Вакыйга урынында янгын лабораториясе эшли.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
--- |
Иң күп укылган
|