поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.07.2010 Авыл

БЕЗ ДӘ ПЕЧӘНГӘ БАРДЫК

Корылык авыл кешесенең үзәгенә үтте. Басулардагы үсә алмый көйгән игеннәрне, печәннәрне күреп йөрәк әрни. Шуңа да карамастан аграр тармак ничек тә яшәргә омтыла. Бераз табыш алыйм, дип абзарын терлек белән тутырган авыл халкы, арзан хакка каян печән, ашлык алыйм икән, дип баш вата. Хәзер инде аңлашыла: быел печән һәм ашлык алтын бәясенә төшәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел булып узган семинар-киңәшмәдә, терлек санын саклап калу максатыннан, җирле җитәкчеләргә шәхси хуҗалыклар өчен дә, ферма терлекләренә дә азык табу проблемасын хәл итүне үз өсләренә алырга кушкан иде. “Үзебездә печән дә, ашлык та юк. Терлек азыгын чит өлкәләрдән чыгып эзләүдән бүтән чара калмый. Терлекләр “ялгышып” кына да пычак астына эләгергә тиеш түгел”, – дип кисәтте ул.

 

Киңәшмәдән соң район җитәкчеләрен урыннарында тотып булмады. Күпчелеге, терлек азыгы эзләп, якын-тирә регионнарга таралды. Читкә чыгып печән әзерләү проблемасыннан без дә читтә кала алмадык. Алар янына барып, ничә чакрым юллар урап, азык ташулары белән кызыксынып кайттык.

 

Печәнгә иртә таңнан төшәләр. Без дә иртәнге биштән Киров өлкәсенә юл алдык. Республика кырларын узып, Киров өлкәсенә кердек. Малмыж районында хәл – бездәге кебек. Яңгыр яумаганлыгы күренеп тора. Алда Уржум районы. Биредә инде башка күренеш. Мул булып үскән печәнне эзләп, 360 чакрым чамасы юл үткәнбез.

 

Безнекеләр Петровский авылы янындагы басуда печән әзерли. “Петровский” ширкәте 1700 гектар чамасы печән җирен “Рацин” предприятиесенә биргән. Уржум районы буенча Мамадыш, “Рацин” җитәкчеләре дә төрлесе төрле басуга чәчелгән. Моңа кадәр печән җирләрен юнь бәядән генә килешә алсалар, хуҗалар вәзгыятьне белеп алганнан соң хакны арттыра башлаганнар. Печән җирен табу кыенлаша бара, ди биредә печән эзләүчеләр.

 

– Узган ел да корылык булган иде. Әмма быелгы кебек түгел. Алдагы ел запасы белән терлекләрне алып чыга алдык. Быел исә хәлләр тагын да мөшкелрәк. Бар ышаныч сыерларда. Әйтүләренчә, быел сөт бәясе югары булачак, шуны сатып, авырлыкларны җиңәрбез, дип уйлыйбыз. Көз айларында аның бәясе 20 сумга күтәрелер, диләр, – ди “Рацин” предприятиесе генераль директоры Әсхәт Әхтәмович.

 

“Рацин” җәмгыятенең 6 районда 8 агрофирмасы эшләп килә. Җәмгыятьнең 12 мең мөгезле эре терлеге бар. Менә шуларны азык белән тәэмин итү өчен алар урау юлларны узып, бирегә килергә мәҗбүр булганнар. Әсхәт Шәрәпов сүзләренә караганда, үз җирләрендәге печән берничә айга гына җитәрлек. Өстәвенә алар карамагында 42 авыл бар. Шушы җирлекләрдәге терлекләрне дә печәнле итәргә кирәк.

 

“Рацин” терлекләренә ашатыр өчен елга 18 мең тонна печән, 80-90 мең тонна сенаж, 100 мең тонна силос кирәк. Беренче чабылган печәннәре бик аз булган. “Силосны ничек тә булса күбрәк әзерләргә иде. Бар өмет – кукурузда”, – ди алар.

 

“Мамадыш” агрофирмасында хәл башка продкорпорацияләргә караганда авыррак, ди җитәкчелек. Терлек саны күп, җирләр аз. Быел башка агрофирмаларга караганда бер гектардан печән дә азрак чыккан. Хакимият башлыгы белән уртак фикергә килеп, Нократ буендагы печәнне дә чапканнар. Хәзер менә Кировтан ташыйлар. Механизаторлар бриригадасы көн-төн печән әзерли. “Максатыбыз, ким дигәндә, 3 тонна печән кайтарту. Киров өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт, хәлгә керделәр. Механизаторларга тору өчен буш йорт бирделәр. Эшсез утыручы җирле пешекчеләрне дә эшле иттек әле. Алар бик теләп ашарга пешерергә риза булдылар. Үзебездә урып-җыю башланганчы, биредән печән ташырбыз дип уйлыйбыз”, – ди Әсхәт Шәрәпов.

 

Биредән кайткан печәнне шәхси хуҗалыкларга да, пай җирләре өчен дә бер рулонын 1600 сумнан бирә башлаганнар. “Арзанрак хакка бик бирер идек тә, печәннең үзкыйммәте шактый чыга”, – диләр. Юл чыгымнары нык кына кесәгә суга. “Бу хакта сорамау яхшырак”, – ди басудагы җитәкчелек. Мамадышка кайтарту өчен генә дә бер якка 230 чакрым юл үтәргә кирәк. Өстәвенә, “КамАЗ” шоферларын Киров өлкәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре, күп төягәнсез, нигә читкә алып чыгасыз, дип эзәрлекли икән.

 

Иң беренче печән Мамадыш терлекләренә кайтартылса, аннан соң Тукай һәм башка районнарга өлеш чыгарырга уйлый җитәкчелек.

 

Уржумда нәкъ печән үсә торган вакытта ике атналап туктаусыз яңгыр койган. Узган ел “Петровский” җирләрен чабып алучы да булмаган. Үскән печән шул килеш калган. Бирегә ин­вестор килгәннән соң, аларның барлык терлекләрен сатып бетергән булган. Ферма булмагач, эшче көчләр дә калмаган. Шәхси хуҗалыкларда бездәге кебек терлек тә асрамыйлар. Җитештергән продукциягә ихтыяҗ юк. Татарстандагы корылык аларга быел бераз акча эшләргә мөмкинлек тудырган.

 

P.S. Бу көннәрдә республика игенчеләре Самара, Удмуртия, Киров, Мари Иле кырларында. Терлек азыгын әзерләүне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шәхси контролендә тота.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 137 | 07.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»