поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.03.2020 Ана теле

Ана теле: Сөйләмең иплеме? Ягъни фикерең тыгыз бәйләнеп барамы?

Халыкта “Сүзне сүзгә тоташтырсаң, ип булыр, йонны йонга тоташтырсаң, җеп булыр” дигән мәкаль бар. Аңлавыбызча, бу хакыйкать аерым сүзләргә генә түгел, бөтен бер фикерләмәгә дә кагыла. Нәхү (синтаксис) фәне фикерләмәне бәйләү чараларын, аларны куллану үзенчәлекләрен дә өйрәнергә тиеш.

Алдан уйланган максатлы фикеребезне (мәсәлән, күршеңнән йомыш юллау, табибка аһ-зар сөйләү, укытучының соравына җавап бирү, хат, әдәби әсәр, репортаж, берәр документ һ.б. язу, митингта  яисә бүтән җирдә чыгыш ясау һ.б.) без баштук бербөтен итеп күз алдына китерергә омтылабыз. Моңа ирешү өчен сөйләм мотивларына нигезләнәбез. Ә тел чарасы итеп бербөтен берәмлек – текст алына.
   
Моның шулай икәнен нәзәри һәм гамәли яссылыкта тәфсирлик. Башта Г.Н.Гальперинга “иярик” – сөйләм процессын ул коммуникация адымнары итеп шәрехли. Биш адымнан бер боҗра – түгәрәк барлыкка килә: 1)  чынбарлык сөйләм иясенең (С.И.) аңында чагыла да, сөйләм максат-нияте (С.Н.) төсмерләнә, ситуациягә-шартка карап (С.Ш.) аны сөйләм адресатына (С.А.) җиткерү ихтыяҗы туа; 2) С.Н. тенә һәм С.Ш.на карап С.И.се тел чараларын барлый (башта текстны, аннары башка чараларны); 3) С.Н.те шул тел чаралары һәм башка чаралар белән гамәлгә ашырыла. Монда С.А.тының да С.Н.тен дөрес аңлавы кирәк, димәк, 4) нче адым – С.А.тының, хәбәрне аңлап, җавап бирүе; 5) бу вакытта С.И.се һәм С.А.ты үзара алмашкан яңа хәбәр-мәгълүмәтне чынбарлык белән чагыштыралар, элек тупланган мәгълүмәт-тәҗрибә белән берләштереп, нәтиҗә-йомгак ясыйлар, хәрәкәт итәләр.
   
Димәк,  фикерләмә ул – сөйләм мотивларына нигезләнеп ясалган-оештырылган текст + телдән башка чаралар. Кызганычка каршы, мәктәптә дә, югары уку йортларында  һәм болай да текстны тиешенчә өйрәнмәгәнгә, без бу процессны әле тасвирлаганча күз алдына китермибез. Гәрчә бу процесс безнең аңда үзе шулай интуитив рәвештә башкарылса да. Алга таба текстны нәкъ менә шушы ихтыяҗны канәгатьләндерә торган берәмлек дип өйрәнергә кирәк тә. Шөкер, моңа нигез салынган да. Әйтик, И.Р.Гальперин “текстны грамматик категория буларак караганда (без аны нәкъ шулай карыйбыз да) аның берничә төрдән торуын искәртергә киңәш бирә. Ул текстны функциональ стиль төрләренә карап классификацияли. Стиль эчендә, информация чыганагы буларак, аерым жанр төрләрен билгели. Мәсәлән, рәсми стильдә формалашкан текстлар пакт, килешү, меморандум, нота, белдерү, протест, ультиматум һәм башка жанр төрләрен тәшкил итә, ди. Матур әдәбият текстлары да хикәя, мәсәл, роман, шигырь, драма, поэма, повесть жанрларына карый. Газет стиле текстлары да төрле информация җиткерү максатларында төрлечә була, ди. Без, әле генә әйткәнебезчә, бу төрләрнең барлыкка килү  мотивларын информация чыганагы буларак кына тарайтмыйбыз, шулай да текст төрләрен жанрлар төре белән бәйләп күзалдына китерүне хуплыйбыз. Һәр жанр үзенә хас текст белән эш итә. Алга таба без бу фикеребезне тагын да киңәйтеп, татар сөйләменнән мисаллар белән беркетербез.
   
Текстны сөйләм берәмлеге буларак караучы галимнәр дә бар, дигән идек. Аларның фикеренә дә игътибарлы булу сорала. А.Н.Васильева, мәсәлән, “язма текст ул монологик аралашуның бәйләүче бер буыны”, ди. Аралашуда текст автор “вәкиле”, яисә “урынбасары” ролен уйный, ди. Галимә текстның менә мондый төп билгеләрен күрсәтә: мөстәкыйльлеге, максатчанлыгы, бөтенлеге. Менә бу сыйфатларның барлыкка килүенең төп сәбәпләре итеп ул нәкъ менә сөйләм мотивларын күрсәтә дә.
   
Фикерләмә оештыруда сөйләм мотивларының әһәмиятен күрсәткән тагын ике фикерне генә бәян итеп китик. Беренчесе М.Фазлулланың сөйләм төзү кагыйдәләре: ...Гомумән, сөйләгәндә, язганда укучыларны түбәндәге нәрсәләргә игътибар итәргә өйрәтергә кирәк: 1) җөмләләрне уй аңлашырлык итеп тәмам итү, 2) җөмләләрдә сүзләрне үз урыннарына дөрес итеп кую һәм үзара дөрес бәйләү, 3) җөмләләрне үзара бәйләнешле итеп төзү, 4) теманы төгәлләү: уйны башлау, дәвам итү, тәмам итү, нәтиҗәләү, 5) материалның эчтәлегенә карап үзенә туры килгән стильне куллану, 6) тышкы оформление: сөйләгәндә интонация, паузаларны дөрес куллану, язганда орфографик яктан дөрес язу, кызыл юлларны дөрес алу, юлларны тигез итү, тутырып язу, соңыннан датасын күрсәтү, кул кую һ.б.
   
Икенчесе – язучы Ф.Хөснинең текст барлыкка китерү турында уйлары: “... Әдәби әсәрне йогынтылы итүдә (телнең аһәңлелеге, музыкаль яңгырашы) кечкенә роль уйнамый. Телнең аһәңлелеге, музыкаль яңгырашы, әлбәттә, авторның теләвеннән яки теләп җиткермәвеннән генә тормый. Ул, беренче җәһәттә, фикернең төгәл уйланылган булуыннан килсә, икенче яктан, шундый ук зур дәрәҗәдә, телебезнең, аның синтаксик төзелешенең гармонияле агышыннан килеп туа. Ә бу агышны, төгәллек гармониясен, әлбәттә, җөмләгә һәм аның күршесенә салынган фикер агышы, “сүз асты дөньясы” тудыра. “Җөмләнең эчке мускулы” дип атый моны Александр Фадеев. Җөмләдә сүзләр ничек эләксә, шулай тезелә алмый. Шулай ук текст эчендә җөмләләр дә ничек эләксә, шулай ялганып китә алмый. Аларның берсен икенчесенә аерылгысыз “кардәш” итә торган сер бар – бу әлеге шул “сүз асты дөньясы” дигәнебез, эчке мәгънәнең өзелмичә “этеп алып баруы”.
   
Кызганычка каршы, без бу “эчке пружинаның” җөмлә эчендәге сүзләр төзелешендә дә, шулай ук җөмлә белән җөмлә арасындагы бәйләнештә дә еш кына өзелгәнен күрәбез...”.
   
Һәр ике автор сөйләм төзүне үзенчә күз алдына китерә, шулай да тел төпләреннән бер нәрсә ачык аңлашыла: сөйләм һәрхәлдә мотивларга нигезләнеп һәм текст рәвешендә барлыкка килә.
           
Сөйләм иясенә карап текст бәйләгечләре.  С.И.сенә карап текст оештыру үзенчәлекләре аеруча матур әдәбияттә, аерым әдипләрнең иҗатына багышланган хезмәтләрдә берникадәр яктыртылган. Бу – үзе бер сөйләшү темасы, әлегә без С.И.сенең текст оештырудагы урынын күрсәтү өчен бер мисал белән чикләнеп китәбез. “Язучының индивидуаль стиле аның башламнарында чагыламы?” дигән сорауга күпчелек язучы шикләнмичә уңай җавап бирде. Шулай булмыйча мөмкин түгел: язучының осталыгы, стиле турында бөтен иҗаты буенча фикер йөртәбез. Ләкин әсәрнең әдәби-эстетик бөтенлеген, камиллеген тәэмин иткән башламнарда язучының стиле чагылмыйча кала алмый. Бу турыда М.Мәһдиев менә нәрсә ди: “Әйтелмәгән васыять”нең башы – тулысы белән Ә.Еники. Аның уйлау, язу манерасы, яшәве, характеры, гадәте – шул җөмләдә. Г.Ибраһимовның өермәсе, дуамал стиле, үзе – беренче җөмләләрендә. Ш.Камалның тыйнак характеры, якты, елмаюлы йөзе – аның яңгыравыклы, чиста, кыска җөмләләрендә. Озын җөмлә белән башлау анда юк диярлек”.
   Г.Бәширев: “Башламда язучының индивидуаль стиле, һичшиксез, чагыла – әгәр язучының чыннан да үз стиле эшләнеп җиткән булса. Кызганычка каршы, үз стиле булган язучылар күп түгел”, дип яза. Г.Бәширевнең, шул җөмләдән аның сүзләрен мисал итеп алган Ф.Сафиуллинаның фикерен раслаучы мисалларны без моңарчы да Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Х.Сарьян әсәрләреннән, шулай ук Г.Бәширевнең үзенең әсәрләреннән дә тәкъдим иттек, алда да тәкъдим итәрбез. Ә хәзергә сүзне Ф.Сафиуллинаның кайбер күзәтүләре белән тәмамлыйбыз; “...Ә.Еникине башка прозаиклардан аерып торган бер үзенчәлек бар: аның хикәяләве күп очракта уртак сөйләмгә корылгын. Автор (хикәя итүче) һәм персонаж өчен уртак булган сөйләм әдипнең беренче әсәрләреннән соңгыларына һаман үсә бара...”. Кабатлау – Ә.Еники синтаксисының аерылгысыз бер сыйфаты. Аваз кабатлауларының нәфис үрнәкләреннән алып, сүз, сүзтезмә, җөмлә кабатлауларының гаять матур үрнәкләрен табарга була әдиптә...”.
   
Менә тагын бер күзәтү: “...М.Мәһдиев әсәрләренең кайсысын гына алма, һәрберсендә автор образы бар. Язучы үзе язган вакыйгаларга, кешеләргә, заманга мөнәсәбәтен белдерүнең бер чагылышы бу. “Мин” дип язмый М.Мәһдиев, күбрәк”без” ди. “Без” дисә дә автор-хикәяләүче генә әйтә торган фикерләр, уйлар, искәрмәләр, лирик чигенешләр әсәрләрендә тулып ята...” (Сафиуллина, 1985, 155 б.).
   В.Х.Хаков хезмәтләрендә дә аерым язучыларның текст төзү үзенчәлекләре ачыла. Мәсәлән, Г.Коләхмәтев турында ул: “Язучы әсәрләрендә публицистик сөйләмгә хас махсус алымнардан оста файдалана, яңа иҗтимагый-сәяси сүзләр, фразеологик әйтелмәләр, төрле сурәтләү чаралары (аерым күренешләрне чагыштыру, берсе-берсе белән параллель кую, контраст мәгънәләр, риторик өндәү, сорау алымнары, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр) куллануга зур игътибар бирә... Г.Коләхмәтев иҗатындагы яңалык та шунда: ул драма һәм публицистика стилен органик рәвештә кушып, андагы үзенчәлекләрне ...тыгыз үреп бара (Хаков, 1984, 97 б.).
    Сөйләм адресатына (С.А.) карап текст бәйләгечләре. Күп кенә укытучы, журналист, язучы, лекторлардан: “Аудиториянең төренә (яшенә, җенесенә, һөнәренә, психологик хәләтенә һ.б.) карап язма, чыгышыгызның тоны, төзелеше үзгәрәме?” дип сораганым бар. Җавап бер генә: “Һичшиксез!” Күп еллык күзәтүләрем дә чыннан да шулай булуын күрсәтә. Үземә дә төрле төркем кешеләр алдында чыгыш ясарга туры килә. Студент-яшьләр белән көндәлек эш алып барам, галим даирәсе белән даими аралашам, ике диссертация яклау советы әгъзасы буларак, даими аралашырга, документлар төзергә, чыгыш ясарга (ягъни сөйләм оештырырга) туры килә.
   
Яшьләргә багышланган чыгыш, язмаларның тоны, мәсәлән, үгет-нәсихәт укуга, катгый-кискенлеккә, бертонлылыкка көйләнмәскә тиеш; киңәш-табыш итү, эчкерсезлек, үзара ышаныч рухына ирешү кирәк. Моңа телнең аерым чара-берәмлекләрен сайлау, дөрес куллану өстендә эшләү белән бергә, тулаем да шушы тондагы текст үрнәген табу өстендә эшләргә кирәк. Бу тип текстта менә нинди бәйләгеч чаралар хас: көтелмәгәнрәк, сәер, кискенрәк башлам; турыдан-туры мөрәҗәгать итү; темага кагылган, әмма моңарчы ишетелмәгән-укылмаган, “тапталмаган” сүз, гыйбарә, терминнар; бәхәс, полемика элементлары; диалог, туры сөйләмнең уртак сөйләм, кыек сөйләм белән аралашуы; интонациянең төрледән-төрле булуы, бертонлылыкка юл куймау; ым, ишарә, тавыш, сурәтләрнең аралашуы һ.б.
   
Гомумән дә, сүз уңаеннан әйтеп китик, сөйләм оештырганда С.А.тын истә тоту – ул текстка комплекслы берәмлек итеп, ягъни күп төрле тел чараларын берләштерә торган, аларның мөмкинлек-сәләтләрен шушы бергәлектә генә тулысынча ачтыра торган берәмлек итеп карарга кирәк дигәнне аңлатадыр. “...Сүз, фразеологик әйтелмә, метафора, чагыштыру, гипербола, эпитет һәм башка тел элементларының эчке мәгънәсе реалистик сәнгатьле сөйләмдә бер-берсе белән эчке яктан органик мөнәсәбәткә керә. Әсәр тукымасында аларның җыелмасы зур идеяләрне чагылдыруга, образ, җанлы картина тудыруга, эстетик сыйфатка ирешүгә ярдәм итә”, ди С.Ш.Поварисов (Поварисов, 1982,147 б.).
   
И.Газыйның “Онытылмас еллар” романының балаларга адресланып язылуын, авторның тел чараларын нәкъ менә балалар психологиясен истә тотып куллануын без аерым тел чараларын тикшергәндә күрсәткән идек инде. Хәзер инде текст мисалында дәлилләп карыйк. Моның өчен без әдәби әсәрләр текстын төрле яклап тикшерү буенча зур тәҗрибә туплаган галимәбез И.Б.Бәширева күзәтүләренә таянабыз. “Онытылмас еллар” романының композицион төзелеше дә, сюжет җепләренең бәйләнеше, һәрбер әдәби алым, сүз сайланышы, нигездә, бер нәрсәгә – Хәлимнең кеше буларак үсешен, формалашуын күрсәтүгә юнәлдерелгән. Әдәби геройның уй-фикер йөртү үзенчәлегенең ничек камилләшүе, тышкы кыяфәтенең үзгәреше, аның тирә-юнгә карата булган мөнәсәбәте – барысы да үсү процессында бирелә. Һәрбер сүз, җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе, аларның әйтелү интонациясе шушы үсү хәрәкәтен чагылдырырлак итеп кулланыла. Бигрәк тә бер үк сүз, бер үк җөмләләр кулланылышы белән ясалган сурәтләр әсәрдә бара торган бу динамиканы турыдан-туры күрсәтерлек итеп бирелә. Сүз кабатлап ясалган сурәтләр Хәлимнең үсүен төрле яклап күрсәтергә ярдәм итә...” (Бәширева, 1979, 81 б.). Галимә шушы үсеш-үзгәреш процессын нәкъ менә балага тәэсир итәрлек текст чаралары табып тасвирлануын күпсанлы мисаллар белән тәфсилләп күрсәтә (Шунда ук, 81–91 б.).
   
Текст кысасында башка тел чараларына бәйләп тирәнтен күзәтеп булмаган С.А.ларын анализлап була. Мәсәлән, көндәлек рәвешендәге фикерләмә текстның катлаулы формасыннан файдалана. Анда шәхес үз-үзенә мөрәҗәгать итә, үз-үзе белән сөйләшә. С.А.ты авторның үзе булганда да телнең төрледән-төрле бәйләү чараларыннан файдаланыла. Менә Г.Исхакыйның “Зиндан”ыннан берничә мисал: 1) Автор үзен “мин” дип атый, “мин”гә үк мөрәҗәгать тә итә: “Әти белән безнең арамыз шактый салкынлашып, мин мәдрәсәгә китәм. Ләкин һич уку фикере берлә түгел. Шул авылдан, шул көн дә бер төсле муллалыкның файдасына китерелә торган дәлилләрдән, мулла булып торуның мәнзарәләрене ишетүдән котылыр өчен генә китәм. Мәдрәсәдә бер нәрсә укый да алмаячакмын, укымаячакмын да. Укырга теләсәм дә нәрсә укыйм! Укырлык әйберләр бармы? Мөмкин булса, русча укыйм, төрек әдәбияты укыйм! Нишлим соң, безнең кеби укыйсы килгәннәргә мәдрәсәсе, мәктәбе юк. Халыкның бәхетсез егетләре ни очраса шуны укымый ни хәле бар! Хәерче кеби, кемнән ни калса шуны миенә тутырмый ни юлы бар! Менә мин дә шулай итәргә тиеш...”. (Исхакый, 126 б.). 2) Шул ук автор, шулай ук үз-үзенә мөрәҗәгать итә, тик бу юлы ул үзен “мин” дип атамый, бүтәнчә атый, мөрәҗәгать итүчесе дә “мин” түгел, ә “сез” яисә бүтәнчә: “Мин – иске мулла гыйлеме, иске мулла фикере берлә яңа фикерләр, яңа гыйлемнәрдән катыштырып начар иттереп ясалган мулла азгыны! Мин шул мулла азгыны үзенең шул чуалчык башы, чуалчык фикере, начар тәрбиясе берлә нишләсен? Сез дә җавап биреңгез!? Моның шулай калуында үзе генә гаеплеме? Нигә көлеп торасыз?! Моның шулай, бер элгәреге игътикадыны бозып, яңа игътикадсыз калуында сез дә, аны чолгап алган бөтен татар тормышыңыз да гаепле түгелме?
   
Искедәге кеби, һәр яңалыкны кертмәс өчен меңәр-меңәр фәрештәләр саклый торган мәдрәсәңез булса, бу егет, бу укырга сөй торган  үткен егет, карт мулларыңыз кеби, динле, игътикадлы, үз даирәсендә галим булмас идемени?.. (Исхакый, 133 б.).
    3) Үзен “мин” дип бәян иткән автор сөйләме эчендә дә туры сөйләм белдерелә: “Мин мәктәп ачарга; мәктәптә рәтләп укытырга, мәчеттә халыкның фикерене ача торганрак вәгазьләр сөйләргә уйлыйм! Шулай итеп, бөтенләй буш тормаска, әрәмтамак булып гомер әрәм итмәскә юллар табам. Үземнең киләчәк  хезмәтләрем өчен сөенәм; киләчәгемдә якты көннәр күреп: “Бетмәдем әле, бетмим әле”, – дип шатланам. Эшлим, шөбһәсез эшлим!” (Исхакый, 135 б.); 4) “Мин” үзен икегә “аера” да, шуңа мөрәҗәгать итә: “...Үземне үзем япа-ялгыз күрдем. Үземне үзем шул куркынычлы җилләр, шул мәрхәмәтсез суыклар, шул котны ала торган ялгызлыклардан саклар өчен, үземне үзем шул кәлпәктән коткарыр өчен, үземне үзем үземнең эшләрем бердә җылыта, каплый, чолгый, шулар берлә юата башладым. Гүя күңелемә үзем мөрәҗәгать иткән кеби: “Күңел! Тор! Күрәмсең, нинди ямьсез куркынычлы җилләр каплады...” (Исхакый, 143 б.).
   
Сөйләм ниятенә (С.Н.) карап текст бәйләгечләре. Мөрәҗәгать тестлары. Фикерләмәнең бөтенләе белән мөрәҗәгать рәвешендә оешкан тексттан торган формалары да бар: ачык хат, мөрәҗәгать, өндәмә, шигарь, прокламация һ.б. Публицистиканың кайбер жанрлары (башмәкалә, памфлет, хат һ.б.), эш кәгазьләренең кайбер төрләре (игълан, повестка, чакыру һ.б.) тулаем диярлек мөрәҗәгать бәйләү чаралары белән оеша. Алда без аларның кайберләренә махсус тукталырбыз. Хәзер гомуми мөрәҗәгать бәйләгечләрен мисалга алып китик.
    – Башисемнәр. Матбугатта даими рубрикалар, шулай ук текстларның баш исемнәре мөрәҗәгать рәвешендә була: Ишеттегезме әле; Сез беләсезме? Алдан хәбәр итәбез; Игътибар һ.б.  (Рубрикалар); Иман кайтсын; Җинаятьчегә каты җәза бирелсен; Гомернең кадерен белик; Авылыбызны кем каһәрләгән? (К.т.,1991, 17 дек.); Камаз кем кулында; Сорау сездән, җавап бездән; Изге мирасыбызны онытмыйк! Көн дә конкурс булсачы... (С.Т., 1991, 21 дек.); Рәхмәт! Бирмибез; Үзең бел; Әтилме, Итилме, Иделме, Волгамы? Бирмәгез мине аңа... (Сабантуй, 1991, 18 дек.). (Баш исемнәре).
   – Башлам һәм очламнар. Хөрмәтле иптәш А.Гыйләҗев! “Сүзем бар” дигән язмагызны алдык. Сез ахырдан “Минем бу кыскача язмамны газета битендә урнаштыруыгызны сорыйм” дип үтенгәнсез. Ләкин без бу үтенечегезне канәгатьләндерә алмыйбыз. Менә ни өчен: ...Очламы: Ихтирам белән газетаның өлкән корреспондеты М.Хөснимәрдәнев (С.Т., 1991, 21 дек.).  “Минем сезнең газета аша чын күңелдән “Ижминводы” санаторие баш врачы Әхмәтҗановка зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Ул югары квалификацияле... Очламы: Имза – А.Хәлитева (С.Т., 1991, 27 дек.); “Кара бишмәт милли төсмерме?” дигән мәкалә күңелләрне айкады, чөнки үлгән әби-баба, әти-әнине искә төшерде, Алар кигән кием турында сүз бара бу мәкаләдә. Кая инде ул элеккеге белән хәзергене чагыштыру, хөрмәтле Рафаэль әфәнде! Кеше рәхәткә чыдамый, михнәткә чыдый, диләр бит... (Т. я., 1991, 21 дек.).
   
Башлам бөтен әсәрнең “кызыл җебе” булып сузыла ала. Очлам да бөтен текстка карарга мөмкин. “Башкорт бәхете” хикәясен Г.Исхакый укучыга мөрәҗәгать белән очлый: “Бу хикәянең башкорт туены язганда хаталарым булса, белгән кешеләрдән шул хаталарымны күрсәтүләрене үтенәм. Хаталар әһәмиятле булса, икенче нәшерендә төзәтергә вәгъдә бирәм (Исхакый, 179 б.).
   
Текст эче мөрәҗәгать бәйләгечләре асылда синтаксик бөтен бәйләгечләренә тәңгәл килә, тик алар аерым бөтеннәрне генә түгел, бәлки фрагментларны һәм текстны тулаем бәйләүгә хезмәт итә. Мәсәлән, эндәш сүз, гыйбарәле, риторик сорау, өндәүле бәйләгечләр. Г.Тукай иҗатыннан бер-ике мисал:
   “Габделмәлик бине Мәрван үзенә хәлифәлек дәрәҗәсе килү хәбәрен ишеткәндә, Коръән укып утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: “Ә, мин хәлифә булдым мыни? Алай исә, и Коръән, сине актык тотуым, актык укуым булсын”, диде дә Коръән белән мәңгегә исәнләште.
   Бер милләтче интеллигентның җибәргән яучысы кыз тарафыннан ризалык хәбәрен китергән вакытта, интеллигент әфәнде “Хөррияте иса” хакында китаплар моталәга итеп һәм эченнән тәмам хатыннар хокукы саклаучы булып утыра иде. Хәбәрне ишетте дә: “И хөррияте нисван! Сине актык әйтем булсын”, дип, хатынына чапан алырга уйлап, баягы китаплар яныннан торып китте.
    Бер татар депутаты үзенең сайлану хәбәре килгәндә: “И халыкка хезмәт! Әмма мөкатдәс нәрсә соң син!” дип мыгырдап утыра иде. Хәбәрне ишеткәч: “И көненә 10 тәңкә син сау булсаң, мин сәламәт. Яшә кызыл яфрак!” дип кычкырды (Тукай, 28 б.).
   
Мөрәҗәгать белдерә торган бер берәмлекнең бәйләгеч чара буларак бөтен текст буена кабатлануы әдәби әсәрдә тәэсирле  иҗади алымга әверелүе мөмкин. Г.Тукайның “Гыйшык уты” фельетоны шуңа корылган. “Аһ, җаным! Яңа алган американ кәвеш олтаным! Ул – синең ике данә мәскәвский дуга кеби кәкре кашларың! Ул – кап-кара чәчләреңнең озынлыгы һәм куелыгы. Гүя Сембер заводларында җитешкән чем-кара атлар койрыгы!
   Ул – синең китайский чынаяк төсле зур күзләрең! Ул – синең галанский мич кебек йөзләрең...
   ... Әйтсәнә, и җаным! Кайчан булырбыз икән мин – әфәнде, син – ханым (Тукай, 56–57 б.).
   Һәр фикерләмә төрендә текст бәйләгечләренең төрле-төрле формалары кулланыла: “2нче мәктәп кызлары исә, аерылганда миңа кызыл бәрхет калфак бүләк итте:
    – Яратып киегез! Хезмәт дәресендә үзебез чиктек”, диделәр.
 
Сиздегезме: халкыбызның инде тәмам онытылып баручы затлы киеме яп-яшь кызларны кызыктыра! Рәхмәт бу балаларга!” (С.Т., 1989, 14 март).
   
Күрдек, тойдык ки: фикер агышындагы кечкенә генә үзгәреш тә өзелгән фикерне  мәгънәви тоткарлыксыз –“сикәлтәсез” – ялгап җибәрерләк чаралар таләп итә. Шуларга карап, текст та төрле кыяфәткә керә, төрле стиль функциясен үтәргә сәләтле була. Ә бу, күргәнебезчә, турыдан-туры сөйләм мотивларына бәйле. Шуларны күзәтүне дәвам иттерик. 
                                                                        Илдар Низамов,
                                              филология фәннәре докторы.
 
P.S. Бу язманы күз нурларын кызганмыйча укыган сөйкемле апа, ханымнарны, сеңелкәшләрне, аны әзерләп, бәян иткән Матбугат.ру иҗатчыларын Яз башлану сөенече белән  ихластан котлап, саулык-сәламәтлек, ана телебезне өйрәнүдә тырышлык, сабырлык теләп яшәүче Илдар абыегыз дип өстим.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 07.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»