|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2010 Мәдәният
ГӨЛЧӘЧӘК ГАЛИЕВА: “ӘСӘРЕМ ҮЗЕМӘ САБАК БИРДЕ”Шушы көннәрдә генә Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану” дип аталган китабы дөнья күрде. Язучының яңа китабына “Газзәбану” романы һәм “Тулгак” повесте кергән. “Газзәбану” романында Коръән рөхсәт иткән, әмма үтә дә четерекле, шулай да татар дөньясында шактый тарала барган күпхатынлылык темасы күтәрелә. Әсәрнең асылы дин кушканча яшәү төшенчәләрен, милли гореф-гадәтләрне барлаудан, яхшы мөнәсәбәт, сабырлык, тыйнаклык, олы җанлылык кебек күркәм сыйфатларны күрсәтүдән гыйбарәт. Китабы басылуга сөенеп-куанып йөргән Гөлчәчк апа үзе: “Бу әсәр миңа сабак бирде”, – ди.
Китап язучының укучыларына юллаган изге теләкләре белән ачылып китә. Кереш өлештә исә “Газзәбану” әсәренең язылу тарихы бирелгән. “Казан утлары” журналының 7-8 саннарында (2009 ел) дөнья күргән “Газзәбану” романы тулысы белән чын тормыштан алынды. Геройлары да күбесенчә үз исемнәре белән бирелде. Үземнең исемем “Саяра”. Бу әсәр Газзәбану апаның үтә дә гыйбрәтле язмышы турында, үзенең сөйләменә нигезләнеп язылды”, - дип башланып китә ул. Китап “Идел-пресс” нәшриятында, Мансур Вәлиев редакторлыгында 4000 тираж белән басылган.
Китабы чыгу уңаеннан язучы белән сөйләштем. Аңардан иң беренче чиратта, кулына каләм алып, “Газзәбану” әсәрен язарга ни этәргәне турында кызыксындым. “Ир бирмәк - җан бирмәк бит. Ләкин кайбер яшь кенә ханымнарыбыз һәм кияүгә чыга алмый калган кайбер кызларыбыз да матбугат битләрендә күпхатынлылыкны хуплап, ятим балалар да, ялгыз хатын-кызлар да азрак булыр иде дип аңлатырга тырышалар. Эх, белмиләр бит болар янган утка барып керәчәкләрен дип уйлана башладым. Шул ук вакытта ике, өч һәм хәтта дүрт хатыны булган мөселманнарыбыз һаман арта бара, ләбаса. Бик тиз һәм ансат кына баеп киткән чиновниклар арасында шәригать канунарының дәүләт күләмендә танылуын теләп сөйләшүләр башланды... Әмма күпхатынлылык бит ул бик гади генә күренеш түгел” – менә шундый күзәтүләрдән чыгып, Газзәбану тарихын язарга була да инде. Һәм 58 ел бергә яшәгән ире Әхмәт абыйны -Газзәбануның ире Нургали урынына, үзен исә Газзәбану хәлендә күреп яза әсәрен. Яшереп тә тормыйча: “Газзәбануның сабырлыгын, түземлеген язам, ә менә үзем аның төсле булдыра алмас идем. Иреңне икенче берәүгә ничек бирәсең?!” – ди.
Шулай да... Әсәр журнал аша күп сандагы укучыларын тапкач, төрле фикерләр әйтелгәннән соң язучы тагы бер кат уйга калган. Ул бит һаман беренче хатын булган героен - Газзәбануны кызгана, аңа теләктәшлек белдерә, хәтта әле күпхатынлылыкка каршы да иде түгелме соң?! Ә хәзер? “Бервакыт миңа берәү әйтә: “Сез бит беренче хатын күзлегеннән генә чыгып сөйлисез. Ә менә үзегезгә икенче хатын булып чыгарга туры килсә, нишләрсез?” Әйе, ярый, менә мин ялгыз, кияүгә чыкмаган кыз ди әле. Һәм, үземнең Әхмәтне күрәм, аңар гашыйк булам ди. Ул да тәкъдим ясый. Әмма аның инде хатыны бар. Мондый хәл дә булырга мөмкин бит. Ничек инде мин аңар кияүгә чыкмыйм ди? Икенче түгел, өченче булып чыгарга да риза. Олы хатынына ризалык биргән өчен рәхмәтле булып, бернинди низаг чыгармыйча, ярарга тырышып яшәр идем. Ә үзем әле әсәргә керешкәнче дә икенче, өченче хатын булырга ашкынучыларны хупламаган була идем. Кисәтүләр ясый идем. Әсәр миңа менә шундый сабак бирде. Исәп-хисапка корылмаган, чын мәхәббәт булганда, гаилә мәнфәгатьләре күз алдында тотылганда, күпхатынлылык та була ала икән... Бу чыннан да шулкадәр четерекле дә, үтә катлаулы да тема. Әсәр күбрәк ирләр колагына диебрәк язылды”, – ди Гөлчәчәк апа Галиева.
Шуны да әйтергә кирәк, китапка романның журналда дөнья күрмәгән өлеше дә кергән. Моннан тыш яңа китапта 2001 елда иң күп укылган әсәрләр рәтенә баскан “Тулгак” ның урын алуы укучылар күңеленә хуш килер.
Айзирәк ГӘРӘЕВА |
Иң күп укылган
|