|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2020 Мәдәният
Кариев театрында "Микулай"монодрамасы премьерасы узды (ФОТО)Кариев театрында 5нче март көнне театр тарихында беренче моноспектакль - Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” исемле яңа монодрамасы премьерасы узды. Спектакльне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштерде. Микулай ролендә – Камал театры артисты Олег Фазылҗанов уйнады. Премьераның икенче көне исә 14нче мартта көтелә. Режиссер биредә керәшен халык мәдәниятенә урынны түрдән биргән. Керәшен татарлары хорын да милли киемнәрдән күрәбез. Алар башкарган җырлар да – барысы да керәшен фольклоры, йә булмаса керәшеннәр яратып башкара торган музыкаль әсәрләр. Мисал өчен, “Урманнарда йөрдем”, “Бас әле станокка”, “Париж, Париж”.
Шулай ук керәшен сөйләмендә рус исемнәренең үзгәрүен Микулай ачыктан-ачык сөйләп бирә. Мисал өчен, Василий – Бәчте, Марина – Марина (басым соңгы иҗеккә төшә). Кечкенә милләтләрнең теле, мәдәнияте, традицияләре югала бару, авыллар бетү – спектакль нигезендә шушы проблемалар ята. “Бер кеше кешегә чутланамыни?! Кешегә кешечә карасыннар өчен закон булырга тиештер бит?!” - дип ачына Микулай.
Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов үзе дә әлеге рольгә алынгач, әзерлек чорында фикерен язган иде. Аның фикере дә автор, режиссер идеясы белән аваздаш:
⠀
"Миңа керәшен йолалары, гореф-гадәтләре яхшы таныш, шулар арасында аунап үстем. Төп герой белән охшашлыгым шул: мин авылымны, кешеләрен, аларның кешелеклеген, кунакчыл чын табигыйлекләрен яратам. Кызганыч, авылыбыз акрынлап кимүгә бара, ә мин шуңа карамастан йорт салып ятам һәм киләчәк турында кайгыртучы, үз авылын, телен яратучы Микулайлар күбрәк булуын телим. Спектакльдә уйнарга ризалашуым да шуның белән бәйле".
Олег Фазылҗановның сәхнәдәшләре - спектакль карарга килгән Камал театры артистлары да спектакль карагач, үзләренең фикерләре, тәэсирләре белән бүлеште:
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: “Мин бу спектакльнең нәрсә турында икәнлеген белеп килмәдем, җиңелрәк дигән уем гына бар иде. Бу болай булып чыкмады, театрның җитди спектакль уйнавы, аның дәрәҗәсен күрсәтә, шул юлда дәвам итәргә кирәк. Камал театры артисты Кариев театры сәхнәсендә уйнауга уңай карыйм, чөнки артистлар үз театры белән генә чикләнмәскә тиеш. Олег Фазылҗановны чын мәгънәсендә котлыйм, ул талантлы артист. Монодрамада уйнау актерга авырга туры килә. Мин канәгать”.
⠀
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Керәшен дөньясындагы егет, ул бөтен йоласын, гореф-гадәтләрен белеп тора һәм аны бик яхшы итеп тамашачыга җиткерә. “Гөргөри кияүләр”ен уйнаганда без “җук”, “җак”ны өйрәнә тордык, ә монда ул “җакшы”ларны бик яхшы әйтә. Аның рухы шунда”.
--- |
Иң күп укылган
|