|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2020 Мәдәният
Рифат Фәттахов Венера Ганиеваны 8 март белән котладыРәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бик күп җырчыларның остазы, профессор Венера Ганиеваны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, чәчәк бәйләме бүләк иткән. Зыялы җырчылар тәрбияләгәне өчен Рифат әфәнде Венера ханыма зур рәхмәтләрен җиткергән. "Венера Әхәтовна Ганиеваны 8 март бәйрәме белән тәбрикләдек бүген. Мәшһүр җырчы, профессор Венера Ганиева - Ваһапов фестиваленең якын дусты, ярдәмчесе. Бик күп җырчыларыбызның педагог - остазы. Бик зур рәхмәт Сезгә, Венера Әхәтовна! Бәйрәм белән!” – дип яза Рифат Фәттахов үзенең инстаграм сәхифәсендә.
--- |
Иң күп укылган
|