|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.03.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев Казан тамашачысына: “Унбер тула бит. Кайтыгыз дим!”Казанга ун көнлек концертлары белән килгән Фирдүс Тямаев бу көннәрдә “Уникс” залын тутырып концерт бирә. Аның концертыннан тамашачыларны куып та кайтарып булмый. Концерт тәмам булып та, тамашачыларның залдан чыгып китәсе килми, алай гына да түгел саубуллашыр алдыннан сәхнәдә тезелгән артистларны җибәрмичә, җырлавын-биюен дәвам итә, җырчыны үзе дә үз чиратында җырлавын дәвам итә. Аптырагач, Фирдүс Тямаев уены-чыны бергә: “Унбер тула бит. Кайтыгыз дим! Апрельдә тагын киләм”, - дияргә мәҗбүр. Чаллыда узган концертларында да җырчының иҗатын яраучы тамашачылар концерт тәмам булгач та, залдан чыгып китмичә шулай тоткарлаганнар иде.
Тәҗрибәле артистлар әйтүенчә, тамашачыны концертка куып кертеп тә, куып чыгарып та булмый. Чынлап та, бердәнбер көндә уза торган концертына тамашачы җыя алмаган җырчылар бар, һәр җирдә ай буе концерт куйса да, шыгрым заллар тутырырлык феномен җырчылар бар. Фирдүс Тямаев шундый бәхетле җырчылар рәтендә диясе килә. Күпкырлы талант иясе, тамашачы күңеленә үз юлын тапкан, сөйкемле сөяге булган иҗат кешесе буларак, иҗаты белән тамашачыны да бәхетле иткән җырчы шундый буладыр, мөгаен.
--- |
Иң күп укылган
|