|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда поездлар бәрелешкән: рельслардан алты вагон төшкәнБүген Казанда «Юдино» тимер юл станциясендә рельслардан алты йөк вагоны төшкән. Гадәттән тыш хәл 7нче юлда ике йөк поезды бәрелешү сәбәпле килеп чыккан. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.
Авария факты буенча тикшерү башланган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, урында тикшерү-оператив төркеме эшли.
Белгечләр эше нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, шулай ук мондый инцидентларга ярдәм итүче хәлләрне бетерү турында күрсәтмә биреләчәк.
Фото: ГУ МЧС РТ
--- |
Иң күп укылган
|