|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Матбугат
![]() Бүген танылган фоторепортер Шамил Абдюшевның вафатына бер елБүген "Матбугат.ру"ның якын дусты, Казанда танылган фоторепортер Шамил Абдюшевның вафат булуына бер ел тулды... Ул профессиональ фотограф, Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган кеше иде. Чын сәнгать кешесе, гади фотокамера ярдәмендә кабатланмас шедеврлар тудыручы оста дисәк тә, арттыру булмас. "Матбугат.ру" сайтындагы кызыклы кайнар фоторепортажларның күпчелеге Шамил Абдюшевның хезмәте ул. "Эзләү" төймәсенә аның исем-фамилиясен басып җыйсагыз бик күп матур, кызыклы фоторепортажлар күрерсез. "Бар булмышы – фотоларда" дип язды журналист Гөлинә Гыймадова Шамил Абдюшев истәлегенә багышлап. Аның бер ел элек язган ул язмасын бүген сайтабызда тагын бер кабатларга булдык: "Кешенең кемлеге юлда беленә. Фотограф Шамил абый Абдюшев белән юлда шактый йөрергә туры килде. Соңгысы бик якында, Казаннан кул сузымында гына урнашкан Сәйдәш аланы булса, моннан берничә ел элек Ульян өлкәсендәге Кулаткы районына сәфәр кылган идек. Кайтырга кузгалыр алдыннан югалттык без аны. Әле генә яныбызда иде, шул арада сиздерми генә юкка чыккан. Фанилыктан китүе дә шулай: кинәт, сиздермичә һәм көтелмәгәнчә булды. Һәр очрашкан саен, мин инде күп йөри алмам, хастаханәгә кереп ятармын, дисә дә, берәр мөһимрәк вакыйга булса, килми калмый иде. Фотоларын, гадәттәгечә, безгә һәм тагын берничә җиргә җибәрә. Элегрәк бу рәсемнәр башка җирдә дә чыккан диешсәк, соңгы елларда бу хәлгә дә күз йомдык. Шамил абыйга фотоларының басылып торуының рухи яхтан да, матди яктан да бик кирәк булуын аңлый идек чөнки. Бик күпләр аны юксынып, бик кызу кеше иде, дип яза. Әйе, аңардан безгә дә эләккәләде. Фотолары чыкмаса, ачуланып смслар яудыра, телефоннан аңлашканда инде тынычланган була. Шамил абый, ник алай итәсең, дигәч, миңа парны чыгарырга кирәк, алайса, үләм, дигәне дә бар. Үзе бик тиз кайтып төшә. Аны белгән кешеләр дә мондый “приступ”ларга үпкәләми. Шамил абыйның риясыз, чиста күңелле кеше, эшенә бөтен барлыгы белән бирелгәнлеге хакында барысы да белә. Моннан биш ел элек ул Казанда үзенең шәхси фотокүргәзмәсен оештырды. Бер караганда, аның рәсемнәрендә дә шул ук кешеләр. Юк шул, Шамил абый аларны үзенчә тотып ала белгән. Түрәләр, спортчылар, сәнгать әһелләренең рәсмилектән котылып, иркенәеп киткән чаклары. Кеше күрмәгәнне күрә белүе аркасында үзенчәлекле рәсемнәре белән сөендерде. Матбугат өчен төп сыйфатлардан саналган тизлек һәм оперативлык мәсьәләсендә исә аны уздыра алучылар бик сирәк булды. Фотосәнгать – аның өчен иң югары сәнгать булды. Теге вакытта Кулаткыда ашын-ялын белмичә эшләде дә эшләде тынгысыз җан. Ул ял итәргә туктаганда, кузгалырга вакыт җиткән иде. Ач, әмма канәгать килеш кайтырга дип автобуска кереп утырды. Сәйдәш аланы... Хәрәкәтләре салмакланган, бик күп кадрлары томанлы чыккан. Шамил абый, фотоаппарат ватылган, дип акланды. Бәлки. Куллары да хыянәт итә, туктаусыз дерелди иде шул. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын риясыз җанның... "
--- |
Иң күп укылган
|