|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2020 Мәгариф
Мәгариф министры Азнакайда эштән җибәрелгән хезмәт укытучысын кире алырга тәкъдим иттеРафис Борһанов министрлыкның инстаграм битендә Азнакайда булган хәлгә аңлатма бирде. Педагоглар - иҗат кешеләре. Алар укучыларын киләчәктә Татарстан, Россияне, дөнья икътисадын, мәдәниятен, сәнгатен алга җибәрердәй шәхес итәр өчен үзләрен тулысынча эшкә багышлыйлар. Шуңа да коллегаларыма бу ситуацияне аңларга һәм укытучыны алга таба эшкә алыр өчен билгеле бер карарга килүләрен сорыйм, ди ул.
Министр укытучының гамәлен акламавын да әйтә.
«Без барыбыз да кешеләр. Мәктәп ул зур, әмма һәрвакытта да дус булмаган гаилә. Аны кимендә унбер ел алып барырга кирәк. Шуңа да анда төрле хәлләр була. Искә төшерик: укытучылар безнең күпме ялгышны кичерде. Ул вакытта теге яки бу хәлдә гафу ителмәгән булсак, кем булыр идек», дип ассызыклый министр.
фото: tatar-inform.ru
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|