поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.03.2020 Хәвеф-хәтәр

Сак булыгыз: Инстаграмда МММ пирамидасы кабатлана

Шартлары исә – бериш һәм бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер кешенең хисап счетына 2400 сум хәләл акчаңны ыргытасың да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә “бәхет” ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Бирни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу “уенны” оттырышсыз дип уйлый.

Халыкның бөтен тормышы социаль челтәрләргә күчеп бетте, диярлек. Моннан өч-биш ел элек инстаграмга, йә контактка эленгән “йолдыз” чыраен гына күрүдән дә “шыр җибәргән” халык яраткан җырчысының тәрәз төбендә чәчәк аткан песи гөлен, яңа яшел маникюрын, яңа салам эшләпәсен, иске кәкре аягын, шадра битен, борынын, култык астын күрүдән һушсыз егыла торган булды. 
 
Шул ук халык, акрынлап, 3 сумлык чүпрәкне “чистарам” дип өчәр меңгә, акбурдан ясалган “шифалы” коктейльне “ябыгам” дип 13әр меңгә, кибеттә сатарга ярамаган өч тиенлек агулы кытай һушбуйларын “ярты Париж” бәясенә алырга өйрәнеп бетте...
 
“Йолдызлар сата бит! Алар алдамый!” 
Соңрак, эшсезлектәнме, яңа “хайп” уйлап таптылар. Бериш “мәшһүрләр”ләр, берсен-берсе кояш астынннан куып чыгарырга ниятләп, койма аша тизәк ату уенына хирысланып киттеләр. Меңнәр исә, моңа сөенеп, көн дә инстаграмлы телефоннарын кочаклап йоклый торганга әйләнделәр, “кыздырылган йолдыз”ларга каршы миллионнаган лайклар өеп, шул лайклар астыннан чыккан кәкәй исеннән хисләнеп исереп йөрделәр... “Синеке тәмлерәк! Бирешмә! Аныкы сасы!” дип, әле бер якны, әле икенче якны хуплап гапкә кушылдылар. Шул рәвешле, нәтиҗәдә, җандай якын ахир-дуслар – мәңге дуслашмас кан дошманга, ирләр-хатыннар – бер ятакка ятып йокламас чит-ятка әйләнеп беттеләр...
 
“Йолдызлар сөйли бит!.. Алар алдамый!” 
 
Чираттагы афәт – “2400 тык та, 19200не ал!” уены. 
Безнең халык гомер-гомергә, эшләми генә баю дигәндә, артына кигән соңгы ыштанын салып бирергә күнеккән. 90нчы елларда кычкыртып талаткан МММ “партнерлары” булуларын да күптән онытканнар шул инде алар... 
 
«Общий котел», «Черная касса», «Система взаимовыручки», «Карусель»… Инстаграмда вирус кебек таралган бүгенге яңа галәмәтнең исемнәре шактый. Шартлары исә – бериш һәм бик гади: инстаграмда гомереңдә беренче күргән бер  кешенең хисап счетына 2400 сум хәләл акчаңны ыргытасың да, иртәгә-берсекөнгә күктән 19200 сум күләмендә “бәхет” ишелеп төшкәнне көтә башлыйсың. Бирни эшлисе юк һәм, шунысы кызык, һәрбер катнашучы бу “уенны” оттырышсыз дип уйлый. 
 
Уендагы “бәхет”ең тулы булсын өчен, син тагын туганыңны, танышыңны, дустыңны алып килеп астыңа яздырырга мәҗбүр булачаксың (юкса үзе теләп алданырга кеше тагын кайдан табып була инде?). Кеше таба алмасаң, йә башкаларның, бергә батмас өчен, тапканын көтеп утырасың, йә ахыр чиктә 19200 түгел, 2400 тәңкәсез дә каласың! 
 
Тагын бер ягы бар, инстаграм – кешене алдау өчен иң уңайлы урыннарның берсе. Андагы алдакчыларны, гадәттә, полиция эзләп тә йөрми, чөнки күп очракта бу – файдасыз. 
 
Ышанмасагыз, тикшереп карагыз. Тик шулай да, пирамидада катнашам дип, акчагыз белән эзсез хушлашу шансларын барлап куегыз әле, яме.
 
Тагын бер нәрсә бар. Әгәр сез социаль челтәрегез битендә, йә башка бер урында үз исемегездән “Пирамида”да катнашырга чакыру кәгазе урнаштырасыз, йә булмаса дус-туганыгызны күлмәк чабуыннан 2400еннән колак кагарга үтереп кыстыйсыз икән, сезне Россия Җинаять Кодексының 172.2нче матдәсе буенча кеше акчасын тартып алырга маташуда гаепләргә прокурорның тулы хакы бар. Ә бу статья буенча максималь җәза – 6 елга кадәр төрмә каралган.
 
2018нче елда Россия Үзәк Банкы илебездә 168 финанс пирамидасы ачыклаган булса, 2019 елда андыйлар саны 237гә җиткән. Димәк, курыкмыйлар, димәк, керемле кәсеп... 
Икенче яктан, 90нчы елларда миллионнаган русиялегең муенына элмәк элдергән, психбольницаларга түләүле юлламалар өләшкән МММ хуҗасы Сергей Мавроди әйтмешли, “мамонтлар гына үлеп беткәннәр, лохлар – мамонт түгел бит...” 
 
Беркайчан да кеше “уен”нарының корбанына әйләнмәвегезне теләп, кабат мин,  Әмир Исламов дип белерсез.
Фото: пиксабай

---
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»