|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2020 Мәдәният
"Мир" кинотеатрында март ае буе "Безнең кино" фильмнарын карагыз (ФОТО)Казанның “Мир” кинотеатрында март аеның һәр якшәмбесендә татар фильмнары күрсәтелә. “Безнең кино” проекты кысаларында 1 март көнне 14:00 сәгатьтә яшь режиссерлар төшергән кыска метрлы фильмнар альманахы тәкъдим ителде. 8 мартта 14:00 сәгатьтә - режиссер Фәрит Дәүләтшиннның татар телендә төшерелгән “Мәдинә. Мәхәббәт сынавы” фильмы күрсәтеләчәк. Фильм төп героиня 17 яшьлек студент кыз, Мәдинәнең, бер хәсрәтсез, хәлле гаиләдә үсеп, көннәрдән бер көнне зур сынау алдында калуы турында. Әмма әнисенә һәм сөйгәненә булган мәхәббәте Мәдинәгә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итүе турында 8 март көнне “Мир” кинотеатрында карый аласыз. 15 мартта 14:00 сәгатьтә – алдынгы карашлы яшь режиссер Илшат Рәхимбай белән очрашып, аның «Не верю», «Сложный узор», «Представь» картиналарын караа булачак. 22 мартта 14:00 сәгатьтә – Илфат Камалиевның дебют эше, татар телендәге «Тутык кыңгырау» фильмы күрсәтеләчәк. 29 мартта 14:00 сәгатьтә – Илфат Камалиевның балалар өчен төшерелгән «Егет сүзе бер була» фильмы гаилә белән килеп карарга мөмкин булачак. Фильмнарның кыскача эчтәлеге белән “Татаркино” сайтында таныша аласыз. Билетларны кинотеатр кассасында һәм https://kinoteatr-mir.ru/ сайты аша сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|