|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2020 Криминал
Тәүлек буе баланың мәетен суыткычта тотканСуд 29 яшьлек Светлана Мирзоеваны ике яшьлек кызын үтерүдә гаепле дип тапкан. Коточкыч җинаять 2019 елның 9 маенда кылынган. - Суд хатын-кызга гомум режимлы төзәтү колониясендә 1 елга иреген чикләү рәвешендә өстәмә җәза билгеләп, 11 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирде, - диләр өлкә прокуратурасында.
Кызыл таң язуынча, узган елның 9 маенда Омскида ике бала анасы күмәч ашаган кызының авызыннан валчык коюын күреп ала һәм кызның авызына ипи тутыра. Сабый тончыгып үлә, ә өйдәше Светланага җинаять эзеннән котылырга ярдәм итә.
Ул баланың мәетен сумкага салып, тәүлек буе суыткычта тота, ә аннары аны чыгара һәм билгесез урынга яшерә. Мәетне тапмаганнар, чөнки ир 19 майда алкоголь интоксикациясеннән үлә.
Фото: mk.ru
--- |
Иң күп укылган
|