поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.03.2020 Матбугат

«Кызганыч, «Сабантуй»ны саклап кала алмадык. Без аны бетерүчеләр булганбыздыр»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Сабантуй» журналында (2014 елга кадәр — «Сабантуй» газетасы, 1990 елга кадәр — «Яшь ленинчы» газетасы) төрле елларда эшләүчеләргә яңа баш мөхәррир — Зилә Хөснетдинованы тәкъдим итте. Яңа баш мөхәрриргә тапшырылган редакция бүген үзенең беренче редколлегия утырышына җыелды.

Очрашуга төрле елларда «Сабантуй» редакциясен җитәкләгән Роберт Миңнуллин, Ләлә Гыймадиева һәм Айдар Гыймадиев, «Ялкын» журналының баш мөхәррире булган Эльмира Закирова, язучы Галимҗан Гыйльманов, «Сабантуй» редакциясе хезмәткәрләре булган Рәзинә Исмәгыйлева, Фәридә Вагыйзова, Алмаз Гыймадиев, Рузилә Мөхәммәтова чакырылган иде.
 
Кунаклар төрле елларда «Сабантуй» белән хезмәттәшлек иткән шәхесләрне искә алдылар, «Сабантуй» журналының соңгы еллардагы хәлен анализладылар, алга таба үсеше өчен әһәмиятле булган факторларны күзалладылар, дип яза Татар-информ.
 
 
Зилә Хөснетдинова яңа оешып килгән коллективның тиз арада журналның беренче санын чыгарырга тиешлеген искәртте.
 
«Кызганыч, «Сабантуй»ны газета килеш саклап кала алмадык. Без аны бетерүчеләр булганбыздыр», — диде халык язучысы Роберт Миңнуллин. Ул газета өчен балалар шагыйре Шәүкәт Галиев уйлап тапкан герой — Шәвәлине кайтару кирәклеген әйтте. Иҗатчы балалар өчен Шәвәли премиясен булдыру тәкъдиме белән чыкты.
 
 
Ләлә Гыймадиева редакция коллективының очрашуларга йөрүен, газета-журнал битләрендә балалар иҗатын бирүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
 
Шамил Садыйков «Сабантуй» журналының (газетасы) элеккеге коллективыннан гафу үтенде. «Соңгы елларда «Сабантуй» журналының хәле шәптән булмады. Тиражы да 1500гә генә калган. 7 миллион татар халкы өчен балалар журналының бу тираж бик аз. Мин сездән бу хәлләр өчен гафу үтенәм һәм алга таба бергәләп эшләү өчен сездән ярдәм сорыйм», — диде генераль директор.
 
Ул «Сабантуй» журналында үзгәрешләр көтелгәне хакында әйтте. Шул исәптән, «Татмедиа» агентлыгында балалар өчен медиалаборатория оештырылачагы хакында сөйләде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 04.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»