|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.03.2020 Ир белән хатын
«Гөлләр тәрбияләүне хатыныма ышанып тапшырмыйм»Ат җене кагылган кешеләр турында ишеткәнегез бардыр, ә гөлләр, үсемлекләр белән җенләнгәннәр бармак белән генә санарлык. Һәрбер хатын-кыз да йортында гөл үстерә, аларны тәрбияли, билгеле. Ләкин Арчада яшәүче Әхмәт Хәкимҗановтай гөлләрне яратучылар юктыр. «ТЫНЫЧЛЫКНЫ МОНДА ТАБАМ»
Арча районы халкы өчен Әхмәт Хәкимҗанов ят исем түгел. Ул районның баш агрономы. Бу өлкәдә 40 елга якын эшли. Бакчаңа ашлама кирәк дисеңме, агачларны ничек үстерергә белмисеңме – барлык сорауларга җавап бирергә әзер ул. 62 яшен тутырып килүче Әхмәт абый әле егетләрчә, уйнап, шаярып сөйләшсә дә, үсемлекләр, гөлләр үстерергә яратуын һич кенә дә яшерми.
– Агроном булгачтыр инде, үсемлекләрне бик яратам. Сүз басу-кырда үскән бөртекле культура турында түгел. Гөлләрне яратам. Кыяр-помидор үстерәм, дип мактанмыйм, ләкин тынычлык таба торган бер урыным бар. Әйдә, шунда уз, – дип Әхмәт абый йортының икенче катында урнашкан бер бүлмә ишегенә төртеп күрсәтте. Ә анда аның иң яраткан урыны – кышкы бакчасы урнашкан.
– Монда илледән артык үсемлек төре бар. Яран, хөрмә дисеңме, кактусмы – барысы да. Хөрмәнең, фикусның бишешәр төре, кактусның унлап төре бар биредә. Һәр үсемлекнең исемен тәгаен хәтерләмим. Шуңа күрә үзем дә исемнәр кушам. Алар белән сөйләшкәлим дә кайчак, – ди ул көлеп. – Без бу нигезгә 1996нчы елда күчендек. Алдалау булмасын, шуңа күрә хәтеремдә түгел дип әйтәм: шул ук елда кемнеңдер йортында кышкы бакча күргән идем. Миндә дә мондый бакча булырга тиеш дигән уй башымнан чыкмады. Ул вакытта районда андый кышкы бакча дигән нәрсә юк. Үз дигәнемә ирештем: йортның икенче катындагы түбәсен пыяла белән ясадык та, җылыттык, су керттек. Шуннан бирле монда үсемлекнең кимегәне юк. Искесен яңартам, яңасын үрчетәм, дигәндәй. Тынычлык табам мин монда, сеңлем. Кыш айларында җәйге бакчаны күрү аеруча рәхәт бит. Һавасы да икенче.
Бик зур бүлмә булмаса да, бакча үз ияләрен тапкан: 50дән артык үсемлек сыйдырган. Алай гына да түгел, һәр үсемлек нәкъ үз урынында. Әнә, кирпечтән камин формасында өелгән өслектә кактуслар утыра, ә бүлмәнең сул почмагында – яраннар. Ә уртагарак уңайлы кәнәфи белән диван да урнаштырылган. Бик күңелсез булганда телевизор да карарга мөмкин, чөнки анысы да бар монда. Әхмәт абыйның үз почмагы, кыскасы.
– Яшь вакыттан ук яраннарны яраттым. Нигә икәнен аңлата алмыйм. Көннәр җылыту белән әле дә капка төбенә яраннар утыртам. Кышкы бакчамда үстерелгән беренче гөл дә яран булды. Башта аның төрле төстәгеләрен үстердем, аннары ятрак үсемлекләр алып кайтылды. Ботаника бакчасыннан әллә нинди төрдәге үсемлекләр сатып ала идем. Таныш-белешләр дә гел килеп, бакчама сокланып китәләр иде. Килгән бер кеше күңеленә ошаган гөл үсентесен сорап алды. Хәзер кибеттә булмаган әйбер юк бит. Миндә булган үсемлекләр кибеттә дә бар, сатып алырга мөмкин. Элегрәк лимон, мандарин кебек җимеш агачлары да үстердем. Кыланмаган калмады инде. Аларны тәрбияләргә кыен бит: яктылык дөрес төшмәсә дә, үсемлек үләргә мөмкин, шуңа күрә бетердем. Ләкин узган ел мандаринны кабат үстерә башладым, менә ике җимеше дә бар инде, – ди агроном кечкенә мандариннарга төртеп.
Моңа да карамастан, Әхмәт абый бакчасын гел карап тора. Үсемлекләрен дә алмаштыра, корыган яфракларын да өзә, суын да сибә, төпләрен дә йомшарта, бүлмәдә кирәкле температураны да саклый. Шуның белән күңеленә тынычлык та таба.
ГӨЛ – ИҢ ЯХШЫ БҮЛӘК
Гөл һәм чәчәкләрне тәрбияләүче – хатын-кыз булырга тиеш, диләр. Гүзәл затлар гына гөлләрне тәрбияли ала дигән принципны да сызып атты Әхмәт абый.
– Һәр үсемлеккә дә аерым тәрбия кирәк. Алар, балалар кебек, бер-берсенә охшамаганнар. Берсе суны күп яратса, икенчесе бик әз күләмдә генә сорый. Бу өлкәдә кечкенә генә 40 еллык тәҗрибәм булганга, үсемлекләрне яхшы аңлыйм. Кайчак эш буенча китәргә туры килгәндә, үсемлекләр хатын кулына кала. Ләкин өйгә кайткач, бер үсемлек судан тилмергәнен, икенче берсенә суның артык сибелгәнен күрәм. Шуңа күрә гөлләрне аңа ышанып тапшырмыйм, – ди Әхмәт абый. – Аннары, ул үсемлекләр минем кулга ияләнгән инде. Вакытым булган саен шушы бүлмәдә бит мин. Өйдә булганда моннан чыкканым да юк.
Кышкы бакчага тамыр җәйгән Әхмәт абый, чын мәгънәсендә, гөлләргә гашыйк кеше. Аның туганнары һәм дуслары да еш кына аңа төрле гөл үсентеләре алып килә икән. «Гөлдән дә яхшы бүләк юк», ди ул. Күпләр, бу үсемлекне үстерә алырсыңмы дип бүләк итә. Шушы сүзләр бакчада тагын да уңайлырак шартлар тудырырга һәм үсентене утыртып, сынап карарга стимул бирә аңа.
Гөлләрне хатын-кызлардай сыйпап, көн дә фотога төшереп тормаса да, аларны тәрбияли белә Әхмәт абый. Үз белгәннәре белән бүлешеп, газета укучыларыбызга да киңәшләрен бирде:
Гөл балчыгын көздән үк әзерләгез. Күпләр үсентеләрне кибет балчыгына гына утырта. Бу, күп очракта, гөлнең коруына китерә. Нарат агачы төбеннән алынган балчык яхшы. Аңа бераз торф һәм ком кушып болгатып куйсаң, ул тагын да уңдырышлырак. Бу катнашманы капчыкка яки чиләккә салып, коры урында сакласаң, язга кадәр балчыктагы зарарлы матдәләр үлеп бетәчәк.
Февраль уртасы – март башы гөлләрне яңарту өчен менә дигән вакыт. Февральдә гөлләр тамыр җибәрсеннәр өчен ботакларын сындырып, сулы савытка утыртырга кирәк. Күчереп утырту өчен махсус тишекле савыт сатып алсагыз яхшы. Тишексез савытларны тишәргә дә мөмкин. Ул тишекләр һава кереп тору, ягъни гөлләргә сулау өчен кирәк. Савыт төбенә 3-4 сантиметр калынлыкта керамзит ташлар (аларны марганцовкалы суда чайкатып алырга мөмкин) тезәргә, алар тиешле дымлылыкны сакларга ярдәм итәләр, шуның өстенә юылган йомырка кабыклары, аннан соң өйгә алып кереп җылытылган туфракны салырга киңәш итәм. Мондый җирлектә ботаклар тиз үсеп китәләр. Гөлләр чәчәк атарга әзерләнгәндә, 1 литр суга 1 чәй кашыгы исәбеннән каен агачы көле салып, шул катнашманы сибеп чыгарга була.
Гөлләргә суны да дөрес сибү мөһим. Әйтик, суны кышын – иртәнге якта, язга чыгып, көннәр җылыта башлагач, кичен сибү яхшы.
Яран гөлләрен чәчәк атканчы «борчырга», боргаларга ярамый. Артык биек булып үскән яранның өске өлешен киссәң, аскы өлеше куе булып ботаклар җибәрәчәк. Киселгәнен суга утыртып, яңа гөлгә гомер бирергә мөмкин.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Казан-Арча-Казан
--- |
Иң күп укылган
|