|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Фаҗига
Казанда әнисе игезәк улларына пычак белән кадаганнан соң җинаять эше кузгатылган
Казанда әнисе игезәк улларына пычак белән кадаганнан соң җинаять эше кузгатылды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Фаҗига кичә Чистай урамындагы бер йортта булган. 33 яшьлек хатын-кыз җиде яшьлек игезәк улларына берничә тапкыр пычак белән чәнчегән. Малайларның берсе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Икенчесен хастаханәгә озатканнар.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерәләр.
«Татар-информ» агентлыгы узган якшәмбедә, 1 мартта, Казанның Чистай урамында әнисе көнләшеп үзенең җиде яшьлек улларына пычак белән кадавы хакында хәбәр иткән иде инде. Малайларның берсе шунда ук үлгән, икенчесе могҗиза белән генә исән калган. Хатын-кыз үз-үзенә кул салырга омтылган. Хәзер ул 7нче шәһәр хастаханәсендә реанимациядә ята.
Агентлыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, исән калган баланы реанимациядән профиль бүлегенә күчерәчәкләр.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|