|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2010 Авыл
АЕРЫМ ХУҖАЛЫК БЕЗРайон-авылларга баргач, тырышып-тырмашып яшәүче, булдыклы кешеләргә сокланып кайтам. Юк, хикмәт арттан төртеп торучы йонлы куллар булуда, тамып торган эшкә урнашуда гына түгел. Бөтен авыл “ах” итеп: “Менә, ичмасам, тырыша, тырышканга булдыра”, – ди кайберәүләр турында. Азнакай районы Мәлбагыш авылында яшәүче Руслан Хөсәеновның да эш нәтиҗәсен үзем күреп кайттым. Мәкальдәгечә, әйтмәсен кеше, әйтеп торсын эше... Азнакай районының иң зур теплицасы аныкы икән. – Идеясе каян башка килдеме? Хөкүмәткә эшләү туйдырды. Бу – безнең гаилә бизнесы. Әти Туймазыда зур теплица күреп кайткан да монда да бу эшне башлап җибәрде. Аннан бергәләшеп шунда көч куярга тотындык. Тиздән үзем тагын да зуррагын ясадым. Хәзер инде “Крестьян-фермерлык хуҗалыгы”быз бар. Моның белән 10 еллап шөгыльләнәбез. Кыяр белән помидорны Туймазы, Чаллы, Әлмәт, Казанга күпләп илтеп сатабыз. Үземнең күпләп сатып алучылар бар, – дип сөйләде Руслан Хөсәенов, мин шаккатып теплицасын күзәткән арада.
Теплицаның мәйданы – ике гектар. Аны каплап чыгарга гына да 3,5 тонна полиэтилен киткән. Хуҗа әйтүенчә, электр белән газ бәясе дә шактый кесәгә суга. Кыш бик салкын булу сәбәпле, гыйнвар һәм февраль айларында 300әр мең сум түләргә туры килгән. Уңыш чәчү, үстерү, җыю чоры гыйнвардан башлап, сентябрьгә кадәр икән. Калган өч айда җирне ял иттерәләр, ашлама кертәләр, яңа сезонга әзерлиләр. Бер гектар җиргә елына 50шәр машина тирес кирәк, ди. Монысы яшелчәләр чирләмәсен өчен. Теплицаның буеннан-буена кыяр, помидор, кәбестә үрентесе, суган утыртылган. Тиз генә барысын әйләнеп чыгу да мөмкин түгел. Эре-эре яфраклы кыярларга гаҗәпләнүемне күреп: “Теплица сорты ул, шуңа эре яфраклы. Менә монда ниндидер авыру барлыкка килгән әле, сәламәт яфраклар түгел бу”, – диде Руслан, 1-2 саргайган яфракка төртеп күрсәтеп. Орлык хакы да шалкан бәясе генә түгел. Голланд помидорының бер орлыгы 5 сум тора! Орлык әйбәт икән, уңыш та мул дигән сүз.
– Бер квадрат метр җирдән 15-20 кило кыяр алырга мөмкин. Аның сезоны июльгә кадәр. Ә помидор өлгергән вакытта төнлә йокламыйча җыябыз. Берьюлы 5әр тонна уңыш алабыз хәтта. Ул чорда теплица эче кып-кызыл була. Җир эшен яратам, – ди Руслан.
Мин теплицаны әйләнгән вакытта 15ләп кеше музыка астында кыяр җыеп ята иде. Су сиптергеч җайланмалары бар, анысы кул хезмәтен алыштыра. Эшчеләргә табышның 20%ы түләнә икән. Вакыт үтсенгә генә йөрмәсеннәр, уңыш мул булсын дип тырышсыннар өчен, шундый система керткәннәр. Хөсәеновлар хезмәткәрләренә дип берничә бүлмәле тулай торак та төзегән. Бусы чит төбәкләрдән килүчеләргә уңайлы булсын дигән нияттән.
– Без – аерым хуҗалык. Үзебезгә шушында, су буенда өй салабыз әле. Тик торырга вакыт юк. Теплица артына гына буа ясадык менә. Балык үрчетә башлыйбыз хәзер. Моннан тыш, үземнең 7 гектар җирем бар, шуның 5сенә кәбестә утырттык. Тагын 30 гектар җир арендага алдым. Кырга сыерлар кермәсен, кәбестәгә тимәсен өчен, алар белән “көрәшәсе” булачак әле, - дип елмая фермер.
– Хәйрия эшләре белән шөгыльләнмисезме соң?
– Мәктәпкә ярдәм итәргә тырышам.
Руслан Хөсәенов тумышы белән Мәлбагышныкы. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, туган ягына кайткан. Хатыны Венера – Казан кызы. Авылдагы бердәнбер шәхси кибет тә Хөсәеновларныкы, аны Венера җитәкли. Берничә сатучысы, товар ташырга шоферы бар. – Гадәттә, шәһәр кызлары авылга кайтырга атлыгып тормый. Фатирга китеп, тынычлап торасы килгән чаклар булгалыймы? – дим Венера Хөсәеновага.
– Ю-у-ук, Казанга барасы да килми, рәхәт бит авылда, тыныч. Ике улыбыз бар. Зарланырлык урын юк.
Алма агачыннан ерак төшми шул. Русланның әти-әнисе Булат абый белән Галия апа да вакытын бушка үткәрми. Мин килгәндә Галия апа 500 каз саклап утыра иде. Бизнесның мондый төренә әле беренче генә ел тотынулары икән.
– Казның ите дә, йоны да бар – икеләтә файдалы хезмәт. Улым фермер булгач, ризыкларын табу белән кыенлык булмас дип уйлыйм. Казларга коенырга гына урын юк әлегә, – диде Галия апа.
Әйе шул, тик торганнан берәү дә китереп бирми. Алма пеш, авызыма төш дип ятарга ярамый. Хөсәеновлар гел яңа идеяләр, планнар белән яши. Дәүләт түләми дип тә, тормыш авыр дип тә зарланмыйлар. Күзләре янып, энергияләре ташып тора.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|