поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2020 Милләт

Татар милләтенең асыл улы: Самара җирендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров белән ӘҢГӘМӘ

Самара җирендә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте иң өлкән татар милли оешмаларының берсе. Узган елда ул 30 еллыгын бәйрәм итте. Шул дәвердә өлкәбездә ана телен, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән бик күп эшләр башкарылды.

Монда оешманың бүгенге җитәкчесе Ильяс Гомәр улы Шәкүровның да өлеше зурдан. Тугыз ел элек оешма әгъзалары бу җаваплы вазифаны аңа йөкләделәр һәм ялгышмадылар. Моны Ильяс Шәкүров һәрвакыт үзенең эшләре белән дәлилләп килә. Халыклар дуслыгын ныгыту өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен тапшырылган күпсанлы бүләкләре арасында иң дәрәҗәлеләре - Үзәк Диния нәзарәтенең “Әл-Игътисам” (“Бердәмлек”) медале һәм өлкә Губернаторының Мактау билгесе.
 
Шушы көннәрдә Ильяс Гомәр улы 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Без аны чын күңелдән матур гомер бәйрәме белән котлап, милли оешма җитәкчесе буларак башкарган эшләре, киләчәккә өметләре белән кызыксындык.
 
- Ильяс әфәнде, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты итеп 2011 елда сайландыгыз. Бу вакытта инде сез - “Ипозембанк” оешмасы директорлар советы рәисе, Идел буе дәүләт социаль--гуманитар икътисад институты кафедрасы профессоры, доцент. Милли хәрәкәткә ничек кереп киттегез?
 
- Иң элек мин җаным-тәнем белән үз милләтемнең улы. Шуңа өлкәбездә татар тормышы, халкыбызны борчыган проблемалар белән һәрвакыт кызыксынып яшәдем. 2000 еллар башында Самарада узган күп милли чараларның иганәчесе булдым. Шул чараларда, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте җыелышларында даими катнаша идем. Ә оешма президенты итеп сайлангач, җиң сызганып эшкә керештем. Әлбәттә, бу вазифаның никадәр җаваплы булуын аңлыйм һәм фикердәшләремнең ышанычларын акларга, милләтемә тугры хезмәт итәргә тырышам.
 
- Милли җанлы булуыгыз гаиләдән киләдер инде?
 
- Мин чын татар авылында туып-үстем, татар мәктәбен тәмамладым. Анда тәҗрибәле, үз һөнәрләренә гашыйк укытучылар белем бирә иде. Мин аларга бик рәхмәтлемен, ирешкән уңышларымда аларның өлеше зурдан, дип уйлыйм. Әнием Алия (ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта иде, урыны оҗмахта булсын) һәм әтием Гомәр (күптән түгел аңа 91 яшь тулды) милли җанлы кешеләр. Безгә, балаларына да милли тәрбия бирә белделәр.
 
Әниебез җирле мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытты. Әлбәттә, шундый милли мохитта үсүем үземне татар итеп хис итүемә зур йогынты ясагандыр. Әмма милләтен сөю хисе кешегә туганда ук бирелә, дип уйлыйм (юкка гына милли җанлы кеше дип әйтмиләр бит). Аны бернинди заман сулышы да, чит мохит та бетерә алмый. Авылдан чыгып китеп, Самарада укыганда да, армиядә хезмәт иткәндә дә, бүгенге кайбер яшьләр кебек, татар телен онытмадым. Киресенчә, күңелемә милли рухи азык җитешми иде. Шуңа өлкә “Туган тел” җәмгыяте уздыра башлаган Сабан туйларына, Нәүрүз бәйрәмнәренә йөри башладым. Алай гына да түгел. “Мин бу чараны болайрак уздырыр идем, бу җирдә болай эшләр идем”, - дип оештыручыларга тәкъдимнәремне әйтә идем. Бу һич тә аларга шелтә белдерү, тәнкыйтьләү түгел, өлкә татарларын күтәрәсе, үземнең дә милли хәрәкәт тормышында актив катнашасым килгәнлектән булгандыр.
 
- Милләт язмышына битараф булмавыгызны күреп, сезне өлкә татар җәмгыяте җитәкчесе итеп сайлап куйганнардыр да. Гомумән, бүген арабызда андый кешеләр күп түгел.

- Теләсә кайсы зур эш өч өлештән тора. Бу – идея, аны тормышка ашыру һәм финанс ягы. Өлкәбездә оештыру сәләте, милли оешмаларга матди ярдәм күрсәтә алырга мөмкинлекләре, бу эшләрне башкарып чыгарлык командалары булган татарларыбыз шактый. Тик милли хәрәкәт тормышында катнашырга теләүчеләрне бармак белән генә санарлык. Алар һаман шул бер кешеләр.
 
Элек Сабан туен халыктан акча җыеп уздырганнар. Бүгенге чаралар татар иганәчеләре хисабына уздырыла. Елдан-ел андыйларны табуы кыенлаша бара.
 
- Ильяс әфәнде, шундый кыенлыкларга карамастан, өлкәбездә, Самарада бик зур милли чаралар уздырылып тора. Сезнең ярдәм белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылды. Шулар турында да сөйләп китсәгез иде.
 
- “Туган тел” өлкә татар җәмгыяте эшчәнлегенә килсәк, оешмабыз ел саен Самарада өлкә Сабан туе, балалар өчен Чыршы бәйрәме уздыра, шул исәптән региональ, бөтенроссия күләмендәге башка чараларны үткәрүдә актив катнаша. Мәсәлән, 2012 елда V Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивален, 2013 елда – Камышлыда – беренче, ә өч елдан соң – Шенталы районы Татар Әбдекие авылында II өлкә авыллары, ике тапкыр Самара җирендә (Гали авылында һәм Камышлыда) узган Бөтенроссия авыл Сабан туйларын уздыруга да зур өлеш керттек.
 
Мәгариф өлкәсендәге казанышларны да билгеләп үтмичә булмас. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе белән берлектә инде берничә ел рәттән шәһәр мәктәпләрендә укучы татар балалары арасында ана теле буенча олимпиадалар үткәреп киләбез. 2016 елда бу бәйгене шәһәр мәгариф департаменты тарафыннан үткәрүне олимпиадалар планына кертүгә ирештек.
 
2014 елда Самарада уздырылган “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы да истә калырлык. 2019 елда, “Туган тел” оешмасының 30 еллыгын тантаналы җыелыш белән билгеләп үтеп, хыялыбызны чынга ашырдык. Бу очрашу нәтиҗәле һәм дәвамлы булыр, дип өметләнәбез.
 
- Бу оешма тарафыннан уздырылган чаралар. Өлкә татарлары тормышын яктырткан, Самара татарларын башка регионнарга да таныткан шәхси проектларыгыз да бар бит әле.
 
- Әйе, 2012 елда “Самар татарлары” журналы нәшер ителә башлады, ә бер елдан соң “Самар татарлары” интернет сайты да эшләп китте.
 
“Туган тел” юбилеена, “Яктылык” татар мәктәбе ачылуына багышланган фильмнар төшерелде, “Идел буенда болгар цивилизациясе”, “Самара елъязмасы” кебек китаплар бастырылды, Самара татарлары һәм күренекле милләттәшләребез тормышы белән бәйле истәлекле вакыйгалар һәм даталар календаре дөнья күреп килә. Бу проектларны тормышка ашыруда ярдәм итүче туганнарыма бик рәхмәтлемен. Журнал, календарь чыгару, фильм төшерү – болар барысы да зур матди чыгымнар таләп итә.
 
- Чынга ашырылмаган планнарыгыз да бармы?
 
- Бәйрәмнәр, олимпиадалар, төрле чаралар уздыру әйбәт инде. Тик, кызганычка, милли оешмаларга бергәләшеп, милләт өчен зур эшләр башкарырга әлегә кулыбыздан килми. Бездә татар инфраструктурасы юк. Балаларыбыз сабый чактан татар мохитында үссен өчен балалар бакчасы, тагын бер татар мәктәбе, татар үзәге булдырасы иде... 2012 елда татар радиосы ачу теләге белән янып йөргән идек. Моның өчен бар да әзер иде инде, кызганычка, безгә “дулкын” бирмәделәр. Бу хыяллар кайчан да булса тормышка ашырмы икән – белмим. Чөнки 1 - 2 кеше генә бу гамәлләрне башкарып чыга алмый. Кемдер арый, кемнеңдер гайрәте кайта. Аннан: “Халыкка бу кирәкме икән?” дигән сорау да туа. Бездә татар концертларына, бәйрәмнәргә йөрүче дә аз бит хәзер.

- Бүген өлкә татарларының, аеруча яшьләрнең активлашуы күзәтелә. Бәлки, алар сез башлаган эшләрне дәвам итәр?
 
- Бу бик яхшы булыр иде. Милли хәрәкәткә яшьләр, яңа идеяләр кирәк. Бу турыда мин җыелыш саен сөйлим.
 
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге яңа “кадрлар” белән үрчи тора. Фәрхәд Мәхмүтов башлап җи-бәргән эшләрне бүген аның гаиләсе – тормыш иптәше Альбина, кызы Фәрзанә, улы Самат дәвам итәләр. Үсә төшкәч, төпчекләре Таһир да аларга кушылыр, дип уйлыйм. Яшьләребез актив, заманча чаралар уздыралар, бәйрәмнәрдә катна-шалар. Аларга карап, оешмабызның киләчәге чынлап та өметле, дигән нәтиҗәгә киләсең.
 
- Ильяс әфәнде, ә сез, оешма җитәкчесе буларак, киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
 
- Халык кирәксенсә, халыктан ярдәм булса, мин көчемне дә, матди чыгымнарны да кызганмыйча, милләт киләчәге өчен эшләргә әзермен.
 
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Ильяс әфәнде! Сезне юбилеегыз белән котлап, уңышлар телибез.
 
Әңгәмәдәш - Алия АРСЛАНОВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 02.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»