поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.03.2020 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

2 – 8 март көннәренә астрологлар нәрсә фаразлый - укып белегез.

Кучкар (21.03 – 20.04) Моңарчы үзегездә посып  яткан талантларыгыз ачылыр. Аларны эшкә җигү җәһәтеннән ниндидер тәкъдимнәр булса, ике дә уйламастан – алга! Сезне искитәрлек уңышлар көтә. Тик хәләлегез белән генә сүзгә керә күрмәгез. Уртак тел табу әлегә мөмкин түгел икән – дәшмәгез.
 
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Еш кына хәтта үзегезгә дә зыян салып, һаман саен кешеләргә яхшылык эшләргә атлыгып торасызмы? Бу атнада инде үзегез турында кайгыртырга кирәк: язга әзерләнү ниятеннән өс-башыгызны карагыз, сәламәтлекне тикшертү буенча эш-мәшәкатьләрне төгәлләп куярга тырышыгыз.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Берьюлы берничә мәсьәләне хәл кылырга туры килер. Әлбәттә, бөтен көчегезне суырыр бу. Шуңа күрә ял көннәрендә ничек тә күбрәк көч җыярга кирәк булыр. Иң яхшысы – ялгызлыкта калып, баштагы уй-фикерләрне тәртипкә салу, алсу хыялларга бирелеп алу.
 
Кысла (22.06 – 22.07) Әҗәткә сорасалар, кистереп, әмма итагатьле итеп баш тартыгыз. Юкса акчагыз үзегезгә зур кыенлыклар белән генә кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Кайбер гаилә парлары ныклыкка сыналыр. Әйтергә кирәк, бик уңышлы булыр ул.
 
Арыслан (23.07 – 23.08) Балаларыгыз белән горурлану өчен сәбәпләр килеп чыгар. Шул ук вакытта өлкән буынга ярдәм кулы сузарга туры килер. Эштә хәлегездән килмәгәнгә тотына күрмәгез: кеше көлкесенә калуыгыз бар. Ял көннәрендә йорт эшләре белән әвәрә килеп йөргәндә күптәннән югалткан истәлекле бер әйберегезне табып, балаларча сөенерсез.

Кыз (24.08 – 22.09) Күңелегез кабул итмәгән кешеләрдән читтәрәк йөрүнең хәерле булуына тагын бер кат инанырсыз. Эштә килеп туган хәлләрдән бик яхшы аңлашылыр бу. Сигезенче март алдыннан, сәеррәк булса да, үзегез өчен шактый ук зур файда китерүгә өметләндерердәй яңалыклар ишетерсез.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10) Татуланышыр чак. Шуңа таба беренче адымны ясаудан курыкмагыз: нәтиҗәсе көтелгәннән күпкә яхшырак килеп чыгар. Акча мәсьәләсе дә, ниһаять, чабудан тартудан туктар. Бу исә үзегезгә яңа көч-дәрт өстәп җибәргәндәй булыр.
 
Чаян (24.10 – 22.11) Шактый ук киеренке чор. Хезмәттәшләрегез генә түгел, якыннарыгыз да үзегезне аңламаска мөмкин. Хафаланасы юк: тормышыгыздагы бу кара полосаны, һичшиксез, агы алыштырачак. Инде атна ахырында ук шәп кенә сюрпризлар, бүләкләр, күңелле вакыйгалар көтегез.
 
Укчы (23.11 – 21.12) Акчаны җыю түгел, ә тоту хәерлерәк хәзер. Күптәннән хыялыгыз түрендә йөртелгән әйберне сатып алыгыз әле – һич үкенмәссез. Кәгазьләр имзалауга гына саграк карагыз. Шик туса, берәрсе белән киңәшләшмичә калмагыз.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Кешеләр белән җиңел генә уртак тел таба белүегез бик матур бер уңышка китерер. Уңыш артыннан акчасы да көттермичә генә килеп җитәр. Кыскасы, бу чорда тормышыгыздан зарланып утыру гөнаһ булыр. Сигезенче март сезнең өчен аеруча мөһим көнгә әйләнер (биредә бәйрәмнең катнашы юк).
 
Сукояр (21.01 – 19.02) Эштә хезмәттәшләрегезнең көнләшүенә тап булырсыз: өстенлегегезне күреп алырлар чөнки. Көнчеләргә игътибар итмичә, әкрен генә эшләгез дә эшләгез. Сезнең белән ярышу-тарткалашудан берни чыкмаячагын аңлагач, тынычланып калачак алар.
 
Балык (20.02 – 20.03) Кемнәрнеңдер кимчелекле, йомшак якларына күзегезне йомарга тырышыгыз. Кирәкмәс тавыштан котылып калырга ярдәм итәчәк бу. Атнаның икенче яртысында шәхси тормышыгызда үзегезне чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоярдай вакыйгалар көтегез. Тик шуны белеп торыгыз: дару эчә башлау, медицина тикшерүләре узу өчен уңышлы атна түгел.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.03.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»