|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2010 Җәмгыять
“АВЫЛНЫҢ СӘЛӘТЛЕ 100 БАЛАСЫ” СОЦИАЛЬ АКЦИЯСЕНЕҢ БЫЕЛГЫ ҖӘМГЫЯТИ СОВЕТЫН МАРАТ ӘХМӘТОВ ҖИТӘКЛИШушы көннәрдә “Авылның сәләтле 100 баласы-2010” дип исемләнгән социаль акциянең Җәмгыяти советы формалашты. Традиция буенча, авыл балаларын һәм аларның укытучыларына ярдәм итү йөзеннән оештырылучы әлеге чарада ОАО «АИКБ «Татфондбанк» банкы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы катнаша. Быел Җәмгыяти советның рәисе итеп Татарстанның вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов билгеләнде. Сәләтле балаларның иң-иңнәрен сайлап алу советына шулай ук республикабызның күп кенә күренекле кешеләре керә: ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР фәннәр Академиясенең президенты Әхмәт Мәзһәров, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР фәннәр Академисенең әгъзасы Җәүдәт Сөләйманов, “Республика Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире Александр Латышев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, “Умники и умницы” телевизион интеллектуаль уенының авторы һәм алып баручысы, МГИМО профессоры Юрий Вяземский. Җәмгыяти совет составында, акцияне оештыручылардан, гадәттәгечә, ОАО «АИКБ «Татфондбанк»ның идарә рәисе Камил Йосыпов.
- Иң беренче чиратта, Җәмгыять советына кергән һәркемгә “Авылның сәләтле 100 баласы” акциясен җәелдерүдә үз өлешләрен керткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Акциябездә катнашучыларга, үзләренең уңышлары әти-әниләре өчен генә түгел, ә гомумән җәмгыять өчен дә бик әһәмиятле икәнен тою бик мөһим. Сәләтле балаларга ярдәм итеп, без киләчәгебезне кайгыртабыз дигән сүз. Сәләтле һәм эш сөючән балалардан сәләтле һәм җаваплы олылар үсә бит. “Авылның сәләтле 100 баласы” акциясенең төп максаты - Татарстанның потенциалын үстерү, авылны күтәрү дип саный АИКБ «Татфондбанк» банкы. Чөнки кайсы гына өлкәгә кагылсаң да, икътисадны үстерү дисеңме, инновацияләр дисеңме – барысының да нигезендә кешеләр. Безнең лауреатларыбыз да тиздән үзләрен күрсәтер, республикабызның үсешендә үз өлешен кертер дип өметләнәбез, - ди АИКБ «Татфондбанк» банкының идарә рәисе Камил Йосыпов.
“Авылның сәләтле 100 баласы” акциясе беренче тапкыр 2009 елда үткәрелде. Катнашырга теләк белдереп, республикабызның төрле районнарыннан 350 дән артык заявка килде ул чакта. Авылда белем алучы алдынгы укучыларга ярдәм йөзеннән, банк 100 укучыга исемле стипендияләр билгеләде. Ай саен акциядә җиңүчеләрнең пластик картасына банктан ел дәвамында мең сум акча күчерелә. Быел исә авыл җирлекләреннән тыш, Татарстандагы халык саны 35 меңгәчә булган кечкенә шәһәрләрдән дә заявкалар кабул ителә. Аны 30 сентябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Стипендиатларны бүләкләү тантанасы агымдагы елның 30 ноябренә планлаштырылган.
“Авылның сәләтле 100 баласы” акциясенең җәмгыять советы әгъзалары турында белешмә:
Әхмәтов Марат Готович – Татарстан премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Гуманитар фәннәр Академиясенең дәрәҗәле әгъзасы. Фән һәм техника өлкәсе буенча ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
Вяземский Юрий Павлович – танылган рус язучысы, философ, 16 ел дәвамында күрсәтелүче өлкән сыйныф укучылары катнашындагы “Умники и умницы” исемле телевизион интеллектуаль уен авторы һәм алып баручысы. Тарих фәннәре кандидаты, МГИМО профессоры. РФ МИД МГИМО(У)да халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире.
Гафуров Илшат Рифкать улы – Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры. Физика-математика фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы, ТР атказанган икътисадчысы. Физика һәм социаль-икътисадый үсеш буенча 30дан артык фәнни хезмәт авторы. Алабугада администрация башлыгы булып эшләде һәм үзенчәлекле “Алабуга” икътисадый зонасын булдырды.
Гыйльметдинов Альберт Харис улы – Татарстанның мәгариф һәм фән министры, физика-математика фәннәре докторы, профессор. Педагогик стажы – 32 ел. Атом спектроскопиясе буенча Халыкара премия лауреаты, шулай ук 1997, 1998, 1999 һәм 2000 елларда Сорос Фонды премиясе лауреаты. Аналитик химия буенча РАН фәнни советы әгъзасы, КДУның доктор диссертациясе советы әгъзасы, АКШтагы спектроскопик җәмгыяте әгъзасы, Нью-Йорк фәннәр академиясе әгъзасы.
Латышев Александр Николаевич – “Республика Татарстан” гәзитенең баш мөхәррире. Философия фәннәре кандидаты. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Иҗади конкурслар лауреаты.
Мәзһәров Әхмәт Мәзһәр улы – ТР фәннәр Акдемиясе президенты. Техник фәннәр докторы, профессор, ТР атказанган химия эшлеклесе, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, шулай ук фән һәм техника өлкәсендә РФ хөкүмәте премиясе лауреаты. Казанда Мәзһәров булдырган һәм җитәкләгән химия һәм күкертнең органик кушылмалары технологиясе буенча фәнни мәктәп уңышлы гына эшләп килә. 165 фәнни хезмәт авторы, 130 патент иясе (шул исәптән АКШта 5 патент һәм ФРГда 1 патент).
Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы – татар шагыйре, журналист, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. ТР Дәүләт Советы депутаты, закон текстларының татар һәм рус телендә тәңгәллекләрен билгеләү комиссиясе рәисе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Петр фәннәр һәм сәнгать Академиясе әгъзасы (Санкт-Петербург). ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты һәм күпсанлы дәрәҗәле бүләкләр иясе.
Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы – ТР фәннәр Акдемиясе әгъзасы, техник фәннәр докторы, КДУның теоретик кибернетика ккафедрасы профессоры, РТ фәннәр Академиясенең социаль-икътисад бүлегендә академик-сәркатип вазыйфаларын башкаручы. “Татар компьютер лингвистикасы” фәнни-педагогик мәктәбе җитәкчесе һәм “Инновацион мәгариф технологияләре” фәнни юнәлеше лидерларының берсе. Республика күләмендәге “Мәгариф” милли проектын булдыручы һәм аны үтәүчеләрнең берсе, сәләтле балалар өчен социаль-психологик адаптация һәм үсеш шартлары тудыручы “Сәләт” дип аталган уникаль педагогик комплексны булдыручы. Сәләтле балаларны социаль-психологик адаптацияләү өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреты.
Йосыпов Камил Раиф улы – Татарстанның иң эре банкларының берсе булган ОАО «АИКБ «Татфондбанк»ның идарә рәисе.
|
Иң күп укылган
|