поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.03.2020 Җәмгыять

"Түзмәде, битен каплап, елап җибәрде". Сугыш яралары һаман төзәлми…

Сугыш аяусыз. Аның михнәтләрен гомер көзенә якынлашкан өлкән яшьтәгеләр дә, бишектә яткан сабыйлар да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар бер-кемне дә читләп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабыздан китә баралар.

Хәзер сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимерек шәһәр һәм авылларны торгызуга өлеш керткән кешеләрнең дә исәбе елдан-ел кими. Сабый чактан ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачагын сугыш урлаган Диләрә апа Кәримова да ачы сугыш чоры баласы.
 
Бүгенге көндә күпсанлы бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары булган хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне 1932 елның апрелендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Аның әтисе Миңнулла һәм әнисе Мәрьям сугышның беренче көненнән үк, кулларына корал алып, Ватанны яклаучылар сафына басканнар. Миңнулла абзый сугыш кырында ятып калган. Ә һөнәре буенча табиб булган Мәрьям апа, сугыш тәмамлангач, Чистайга кайтып, үз эшен дәвам итә. Ходай аңа озын гомер биргән - ул 87 яшенә кадәр яши.
 
Диләрә апаның истәлекләрен тыңлау миңа бик авыр булды... Әтисе белән әнисе сугышка киткәч, кечкенә Диләрә әбисе Өммия һәм бабасы Әхмәт Якуповлар карамагында калган.
 
- Яшәү шартлары көннән-көн авырая барды. Булган азык-төлек запаслары бик тиз бетте. Әби белән бабай көн-төн эштә иделәр. Кая нинди ризык табалар – барысын да миңа алып кайталар иде. Ачлык, ялангачлык, төрле авырулар баса башлады. Әниемнең туганы Суфия апа һәм аның ире Әсәт абзый бер-бер артлы үлеп киттеләр. Аларның ике баласы ятим калды. Әби белән бабай аларны да үз канатлары астына алдылар. 1943 елда әниемнең тагын бер туганы Гомәр абый үлгәч, хатыны Банат апа, өч баласын алып, безнең янга күчте, - дип сөйли башлаган иде Диләрә апа, түзмәде, битен каплап, елап җибәрде. Бераз тынычлангач, сүзен дәвам итте.
 
- Шулай, без – алты ятим бала һәм Банат апа, әби белән бабайга сыенып яши башладык. Әхмәт бабам он тарттыру заводында механик булып эшли иде. 1944 елда мин дә аның янында, олылар белән бергә эшли башладым. Чөнки ашарга җитми, ә заводта эшләүчеләргә “карточка” (300 грамм ипи) һәм бер уч ярма бирәләр. Кычыткан, алабута, черек бәрәңге, алма җыя идек... 1945 елда әбием дә үлеп китте дигәч, Диләрә апаның битеннән тагын, бәллүр төймәләр сыман, күз яшьләре тәгәреп төште.
 
Унбиш яше тулгач та, Диләрә ханым Чистай сәгать заводында эшли башлый, комсомолга керә.
 
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Совет гаскәрләре нацистлар ягында көрәшкән илләрдә тынычлык саклау миссиясен үти. 1951 - 1953 елларда Диләрә апа да Венгрия һәм Австриядәге Совет гаскәрләре штабында сәркәтип булып хезмәт итә. Аннан туган Чистаена әйләнеп кайта һәм сәгать заводында эшләвен дәвам итә.
 
1953 елда Диләрә апа заводта күптән түгел генә эшли башлаган чибәр егет Миша Кәримов белән таныша. Яшьләр шунда ук бер-берсенә гашыйк булалар. Әхмәт бабай оныгының егетен бик хупламаса да, өйләнешергә хәер-фатыйхасын бирә. Миша белән Диләрә Куйбышевка күчеп китәләр. Икесе дә 4 ГПЗда эшли башлыйлар һәм Диләрә апа - 45, ә Михаил 59 ел шунда эшләп, лаеклы ялга китәләр.
 
Кәримовлар гаиләсендә ике кыз үсә. Олы кызлары Сәйдә, Куйбышевның төзелеш институтын тәмамлап, Мәскәүдә яши, анда ике улын үстерә. Сәйдә академик Николай Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү үзәгендә сәркатип булып эшли. Хәзер лаеклы ялда инде. Ә кече кызлары Алия Самара авиация техникумын тәмамлаган һәм әле дә Фрунзе заводында техник контроль бүлеге җитәкчесе булып эшли. Алия, кызы Юлия белән, әти-әнисе янында яши.
 
Сугыш һәм аннан соңгы чорларда яшәгән кешеләрнең михнәтле балачагы турындагы хатирәләре тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә. Ә вакыт ул яраларны төзәтә, дип уйлыйбыз. Ләкин Диләрә апаның күз яшьләрен күреп, сугыш яралары никтер бик төзәлми, дигән нәтиҗәгә киләбез.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 02.03.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»