поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.03.2020 Матбугат

«ШАЯН ТВ» телевизион блогерлары Илшат Әминев белән очрашты (ФОТО)

«ШАЯН ТВ» телевизион блогерлары десанты Татарстан Журналистлары берлегендә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Әминев Илшат Юныс улы белән очрашты.
Журналист белән блогерның аерымасы нидән гыйбарәт? Илшат Әминев телевизион блогерлар белән узган очрашуда әлеге һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирде.

Дөрестән дә, тормышыбызга актив булып килеп кергән блогер кем соң ул? Шул ук журналист түгелме?
 
«Беләсезме, аерма зур түгел. Журналист та блогер була ала. Әгәр ул сәхифәсендә җәмгыять өчен мөһим сорауларга җавап эзли икән, бу бик яхшы. Ә үз тормышын гына күрсәтеп баручыларның эше күңел ачуга гына әйләнеп кала. Сез – киләчәктә зур шәхесләр буласы яшьләр. Бүген бу эшне башлыйсыз икән, хәзер үк шушылар хакында уйларга тиеш. Нәрсә язганыгызны алдан уйлагыз. Сез – дөньяны яхшыга үзгәртүчеләр. Без дә үстек, ләкин хәзер сезнең бөтен тормыш социаль челтәрләрдә. Хәтта шаярыр алыннан да уйлагыз», – дип башлады очрашуны Илшат Әминев.
 
Яшь блогерлар Ютуб, тик-ток кебек социаль челтәрләр, хейтер һәм кибербуллинг, танылган блогерлары турында сорауларга җавап ишетте. Татар журналистикасына бәйле сораулар да булды. «Татар журналистикасы үзгәрә. Иң төп проблема: әдәби татар телендә сөйләшә, аеруча фикер йөртә торган белгечләр азая. Безнең максат шундый журналистларны үстерү. Хәзер иң кирәк белгечләр – ике телдә камил сөйләшә торганнар. Киләчәктә өч телдә дә. Татар, рус, инглиз телләрен яхшы белсәгез, бик әйбәт», - диде Илшат Әминев
 
Шулай ук Илшат Әминев «ШАЯН ТВ» Ютуб каналын да актив күзәтә. Очрашу вакытында ютуб каналында телевизион блогерлар әзерләгән влогларны карадылар һәм фикер алыштылар. Профессиональ журналист, популяр алып баручы, медиа-холдинг җитәкчесе яшь коллегаларына төпле киңәшләрен җиткерде: «Журналист һөнәри яктан оста – профессионал булырга тиеш. Үз эшен югары дәрәҗәдә башкару, дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Кешеләрне яратырга, аңларга, ярдәм итәргә тиеш. Кызыксынучан һәм күп белергә тырышырга тиеш!» 
 
Соңыннан Татарстан журналистикасы тарихы музее буенча экскурсия үткәрелде. Бу очрашудан «ШАЯН ТВ»ның телевизион блогерлары журналистика буенча юнәлеш алды. Мондый чаралар аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәчәк.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

 


---
Шаян
№ --- | 01.03.2020
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»