|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2020 Әдәбият
"На деревню дедушке" - Роберт Миңнуллинга хатлар адресын язмасаң да киләТатарстанның халык шагыйре, ә соңгы вакытта актив блогер Роберт Миңнуллин үзенең инстаграмдагы битендә кызыклы хәлне бәян итте. Аның кулына бер хат тапшырганнар. Конвертның тышында исә адрес урынына мондый язу гына бар: "Казань. Татарстан. Миннуллину Роберту (поэту)". Урам исеме, йорт һәм фатир номеры булмауга карамастан, хатны ничектер "Роберту-поэту" тапшыра алганнар. Бу хәл Роберт абыйның үзенә дә кызык тоелган. "Матбугат.ру" шагыйрьнең инстаграм битеннән шушы юлларны китерә: - Чеховның “Ванька" исемле бик билгеле хикәясе бар! Ванька Жуков шәһәргә килеп эләгә. Берничә айдан соң ул, авылда калган бабасын бик сагынып, хат яза. Ә конвертына "на деревню дедушке" дип яза да "Константину Макарычу" дип тә өстәп куя... Менә шушы хатны алгач, әлеге хикәя исемә төшкән иде... Ваньканың хаты адресатына барып җитте микән, белмим... Мордовиядән миңа җибәрелгән әлеге хат тәки килеп җиткән бит... Рәхмәт яугыры!
--- |
Иң күп укылган
|