|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.02.2020 Мәдәният
“Исәнмесез?”. Беренче татар-башкорт нәфис фильмы съемкалалары башландыМансур Гыйләҗев сценариясе буенча режиссер Илдар Ягъфәров "Исәнмесез?" дип исемләнгән тулы метрлы нәфис фильм съемкаларын башлады. Берничә ел дәвамында фикер алышулардан соң быелның 24нче февралендә фильм съемкаларына старт бирелде. Фильмны куючы оператор - Павел Трубников, Мәскәүдән. "Исәнмесез? Живы ли Вы?" фильмы – Татарстан һәм Башкортстан кинематографистларының тәүге уртак проекты. Фильмда төшү өчен Татарстанның һәм Башкорстанның 6 милли театры актерлары сайланды. Кино съемкаларының кышкы өлеше республикабызның Зәй, Сарман районнарында төшерелә.
Нәфис фильмның эчтәлеге нигезенә матур гына яшәп яткан татар гаиләсенә авыр сынау төшү, төзәлмәслек чир афәте темасы салынган. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев сүзләренчә, фильмдагы төп геройларның прототибы юк, чөнки кешелек дөньясында әлеге шифасы булмаган чир проблемасы, үлем карары белән бер булган аяныч хәлне, кызганычка, бик еш ишетергә һәм күрергә туры килә.
--- |
Иң күп укылган
|