поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.02.2020 Җәмгыять

“Бу баланы миңа бирә алмассызмы икән?”

Татарстандагы җыйнак кына бер шәһәрнең урамы буйлап барам. Җәйге эссе көн. Алдымда тимер рәшәткәле капка күренде. Анда берничә бала: «Әнә минем әни, әнә, минеке ул», – дип рәшәткә арасыннан кулларын сузганнар. Артыма борылып карадым. Беркем дә юк. Кемгә эндәшәләр соң бу балалар? Ул да булмады, яшь кенә бер хатын-кыз балаларны җитәкләп алып та китте.

Яшьтән үк килгән кызыксынучан гадәтем монда да үзенекен итте. Капканы ачып,  эчкә атладым. Күрәм, миңа таба өлкәнрәк яшьтәге ханым килә.
 
– Рәхим итегез, әйдәгез, әйдә! – диде ханым, ачык йөз белән.
 
– Кызыксынып керүем, бу балалар нигәдер миңа «әни» диләр, – дим.
 
– Алар көн дә шулай капка янына киләләр, үткән-сүткәнгә «әни» диләр. Ачуланмыйбыз, нинди йорт икәнен беләсездер.
 
Ханым кулы белән стенага күрсәтте, анда «Балалар йорты» дип язылган. Ханым мине алгарак әйдәде.
 
– Бер килгән-килгән бина эченә дә керегез инде, аларның тормыш-көнкүрешен күрерсез,  – диде.
 
Без аш бүлмәсенә кердек. Биредә чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Һәр өстәлгә конфет, печенье, шоколад куелган, көндезге ашка әзерләнеп йөрүләре.  Шәп сыйлыйлар икән үзләрен, дип уйлап куйдым эчтән генә.  Алдагы бүлмәгә – йокы бүлмәсенә юнәлдек. Биредә дә шундый  ук пөхтәлек, тәртип күзгә чалынды. Бәләкәй караватлар солдатларныкыдай матур итеп җыелган. Инде кире чыгабыз дигәндә, стена буена куелган караватка күзем төште. Анда бик ябык кына 3-4 яшьлек малай ята.
 
– Нигә ул уенда түгел, авырыймы әллә? – дип кызыксындым.
 
– Бер ай элек әти-әниләре туйдан кайтканда авариягә юлыкканнар. Ярый  баланы күршедә калдырган булганнар икән. Туганнары бар, әмма берсе дә үзенә алырга теләмәде. Безгә китерделәр. Бер ай инде, кесәл генә эчеп куя, ашаганы да, сөйләшкәне дә юк, – диде хатын.
 
Мин балага якынрак килдем һәм күзләренә бактым. Әнекәй генәм, ул күзләрдәге моңсулык, әрнү, өметләнү, көтү… Мин, күзләремне кулым белән каплап, ишеккә таба борылдым. Күз яшьләремне сөртеп алгач, әлеге хатынга эндәштем.
 
– Бу баланы миңа бирә алмассызмы, мин авылда яшим, аңа анда әйбәт булыр, – дим.
 
Ханым бераз уйлап торгач, әйтә куйды:
 
– Бездә бит һәрбер бала исәптә, бүгенгә 50 балабыз бар. Министрлык рөхсәт итсә генә бирә алабыз.
 
– Хәзер үк Казанга китәм, зинһар, башкага бирә күрмәгез, – дидем мин, ашыга-кабалана.
 
Министрлыкта әйбәт кенә каршы алдылар. Бераз ир-атка тартым ханым тәрбиягә бала алу турында аңлатып узды: «Бездә чират бик зур бит, кешеләр икешәр ел көтәләр. Чиратка язып куям мин сезне», – диде. Йә, Ходаем, ике ел… Мин, татар хатыннарына хас булганча, кычкырмый гына күз яше түгә башладым. Үткән ел гына, тугач та ярты гына сәгать яшәп, гүргә иңдерелгән кызымны искә алдым. Күтәреп сөяргә дә өлгермәдем бит мин аны.
 
Ханым аптырап миңа карап куйды, аркамнан сөеп, юатырга кереште. Кайдан башыма килгәндер: «Ул малай миңа «әни» дип әйтте», – дип, гөнаһсыз гына алдашып куйдым. Ханым торып басты да телефон янына килде.
 
– Ярар, – диде ул, – барыгыз, алыгыз, авылда, чынлап та, әйбәт булыр аңа, терелер, мин аларга шалтыратырмын.
 
Кош тоткандай, бала янына очтым. Юл уңаенда киемнәр алдым. Тәрбиячеләр белән бергәләп киендереп тә куйдык. Кирәкле барлык документлар да сумкада. Ниһаять, бу ак бина белән хушлашып, ишегалдына чыктык. Капкага җитәрәк артыма борылмыйча һич кенә дә түзмәдем. Ике катлы бина тәрәзәләреннән  49 баланың күзләре безгә төбәлгән иде. Алар кул болгамадылар, бары тик, битләрен пыялага терәп, моңсу гына карап торалар.
 
Ике сәгатьтән соң без авылда идек инде. ЗАГСка барып, балага яңа документ алдым. Анда, туган җире – Яңа Дума, исем-фамилиясе – Низамов Фәнис, дип зур итеп тамга куелган иде.
 
Фәнис авылга бик тиз ияләшеп китте. Мәче, Алабай, чебеш, кәҗә  аның иң яраткан хайваннары булды. Үзе исә, әкияттәгечә, ай үсәсен бер көндә үсеп, ябык кына бер баладан чем кара күзле, чем кара чәчле сөйкемле генә егеткә әйләнде дә куйды. Урта мәктәпне «4ле»-«5ле» билгеләренә генә тәмамлаган егетне инде җиде юл чаты көтә. Укырга кая барырга? Бишенче сыйныфта укыганда Фәниснең бүгенге һөнәренә этәргеч ясаган бер вакыйга булган иде.
 
РОНОдан хәбәр килгән: һәр авыл мәктәбендә бер чит тел укытылырга тиеш икән. Ни немец, ни инглиз телен белүче укытучы да юк бит әле мәктәптә. Тел галиме Әнвәр Хәйринең безнең мәктәпкә лекция укырга килгәч әйткән сүзе директор Роза ханымның каян исенә төшкәндер. Әнвәр исә: «Без сезнең мәктәп укытучысы Рушания белән Казанда биш ел гарәп теле өйрәндек», – дигән булган.
 
Директор бүлмәсенә чакырды.
 
– Рушания апа, сез гарәп теле укытачаксыз, әдәбиятны икенче укытучыга  бирәбез.
 
– Юк, – дидем мин, кистереп, – гарәп белән әдәбиятны чагыштырып буламы соң? Анда бит тәрҗемә дә, тәрҗемә генә. Ә әдәбиятта күпме әсәр, күпме язучы белән танышу.
 
Өйгә кайткач, озак кына уйландым әле. Әллә соң… Әби-бабай сандыгында күпме укылмаган китап ята. Гомер бакый гарәп шрифты белән язылган әсәрләр алар. Аннан соң гарәпнең иң камил, төзек, әдәби гарәп телендә язылган Коръән китабын укый белү генә үзе ни тора! Кара инде нинди зур ишекләр ачыла ич монда!
 
Икенче көнне директорга әйтә куйдым:
 
– Мин риза, тик минем фәнне тумыштан әдәбият укытучысы булып туган Фәрбизәгә бирсәгез генә.
 
Менә шуннан башланды инде. Балалар гарәп телен өйрәнә. Гарәп сөйләмен тыңлар өчен мәчеткә йөрү (кассеталар юк әлегә), класстан тыш дәресләрдә Коръәнне укып карау, сүрәләр ятлау, матур гарәп мәкаме белән уку, конкурслар уздыру – боларның барысында да Фәнис башлап йөрүчеләрдән булды. Борынгы китапларны укый башлады. Элек чыккан «Шура» журналларын карап чыкты. Кыскасы, алты ел мәктәптә гарәп телен өйрәнде. Шуңа күрә 11 нче сыйныфны тәмамлагач, ике дә уйламыйча, Нурлат мәдрәсәсенә укырга керде. Диплом алгач, авыл мәктәбендә гарәп теле укыта башлады. Әмма бу вакытта РОНОдан яңа фәрман килеп ирешкән иде: авылларда гарәп телен укытуны туктатырга, инглиз телен кертергә!
 
– Ярар, – диде Фәнис, – мин барыбер авылда калам. Авылда эшләрлек һөнәр алам дип, Чистай педагогик көллиятенең инглиз теле бүлегенә юл тотты. Чистайда 4 ел белем алып кайтты. Ә биредә директор  югары белемле инглиз теле укытучысын алып  куйган. Әйе, югары белемсез булмастыр шул. Фәнис өченче дипломны кулына алу өчен Алабуга федераль университетына читтән торып укырга керде. Үзе исә гарәпнең телен, тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнә торды. Җомга көннәрендә белгән белемен мәчеттә авыл картларына җиткерә барды.
 
Ниһаять, ул көн килде! Мәчет советы Фәнисне чакырып алды. Һәм бабайларның үтенечен белгертте. Озак еллар буе мулла булып торган  Гобәй бабай үзе урынына аны тәкъдим иткән икән. Фәнис  чын күңелдән яраткан эшенә кереште. Мәчетнең кечерәк бер бүлмәсен мәдрәсә итеп, олы апаларны намазга, Коръән укырга өйрәтә башлады. Тора-бара балалар да, өлкән агайлар да мәчеткә юл алды. Фәнис эшеннән тәм табып, шатланып кайта башлады. Чөнки инде ул чисталыкка, гаделлеккә, мәрхәмәтлеккә, юмартлыкка өйрәткән ислам дине кушканча яшәешне алып барсак кына киләчәгебезнең бәхетле, күгебезнең аяз, балаларыбызның сау-сәламәт булып үсүләрен күптән төшенгән иде.
 
Шулай итеп, яшь имамыбыз барлык эшкә дә өлгерергә тырышты. Мәчетнең эчендәге һәм тышындагы җитешсезлекләргә игътибар итте.  Намазлыклар белән  эшләнгән зур келәм җәйдертте. Су керттерде,  тәһарәтханә ясатты. Түбәсен яшелгә буятты. Яңа тәрәзәләр мәчетне тагын да нурга күмде. Мәчет баскычына һәм юлына плитәләр җәйдертте. Елына бер булса да  аш мәҗлесләре уздырыла башлады. Әгәр авылда өйләнешүчеләр булып, никах укылса, бала туып, исем кушылса, Фәнис бу мәҗлесләрдән, бәхет кошы тоткандай, очынып-куанып кайта. Ә инде мәрхүмнәрне күмеп кайтканда  кәефе бик төшкән була. Шул чагында ул чын күңелдән әрнеп-сыктап:
 
– Әни, кара инде, бер-бер артлы Ленар, Илгиз, Рәшит, Илһам, Рәхимҗаннарны күмдек. Алар бит өйләнмәгән, бала сөймәгән егетләр иде. Аракы аларга хуҗа булганмы? Менә шундыйлар булмасын өчен, ата-аналарга бик үтемле вәгазьләр сөйләргә кирәк миңа. Авылыбыз матурайсын, үссен өчен үлем түгел, яшәү кирәк безгә. Әнә бит Рифнур абый белән Римма апа, Ильяс абый белән Фәрбизә апа, Азат абый белән Нурзия апа, Рамил абый белән Альбина апа, Рамис абый белән Фирдәвес апа һәм авылдагы бик күп парлар ничек матур итеп яшиләр. Балалар, оныклар үстерәләр. «Яшел елан» белән дуслашучылар шулардан үрнәк алсыннар иде, – диде.
 
– Дөрес әйтәсен, улым, – дидем мин аңа. – Авыл тагын да матурайсын,
 
зурайсын өчен бик зур көч куярга кирәк сиңа. Бүгенге көндә генә дә 40лап таш йорт төзелгән авылда. Ел саен төзүчеләр арта бара. Читтә яшәп ялга чыккан күпме кеше авылга кайтты. Күршедәге Абрек, Салават, Рафис абыеңнар бер ел эчендә нинди йортлар салып куйдылар! Бу бит авылның икенче тапкыр чәчәк атуы!
 
   P.S. Бүген 35 яшьлек Фәнис авылыбызда имам-хатыйп вазифасын башкара. Иске генә бура алып,  үз куллары белән йорт өлгертте. Хәзер хатыны Раилә, һәм 3, 4 яшьлек балалары Сөмбелә һәм Йосыф белән шунда яшәп ятулары. Әлегә 30лап тавык, 20ләп каз һәм 10лап кәҗә асрыйлар. Ике ел элек хаҗ кылып кайтты. Анда алган тәэсирләре белән бүгенгәчә уртаклаша әле. Аннан кайткан зәмзәм сулары мәчет картларына да, авыл кешеләренә дә авыз итәргә җитеп ашты. Һөнәре изге! Шул юлдан тайпылмый гына авылыбызга изгелекләр эшли күрсен. Моңлы азан тавышы күңелләргә дәрт бирсен, Әмин, Раббым!
Рушания Низамова,
Аксубай районы
Яңа Дума авылы
Фото: unian.net

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»