#тямаевфирдус #минсезнепростолюблюивсе #татарстан @tatar_today @minemyaratkantatartelem
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев: “Россиянең нинди генә шәһәренә барсам да, татарча сөйләшәм” (ВИДЕО)Фирдүс Тямаев Яр Чаллы шәһәрендә яңа концерт программасын куеп шәһәр халкын ун көн буе биетте, җырлатты. Иҗат сәфәре барышында җырчы Яр Чаллы шәһәренең 54нче татар гимназиясендә укучылар белән очрашкан. Аны анда зурлап, яратып каршы алганнар. Махсус чыгышлар белән көтеп торганнар. Үз чиратында гимназия укучылары алдында чыгыш ясаганда Фирдүс Тямаев балаларга татар теленә кагылышлы матур, төпле фикерләрен җиткергән: "Әйе, мин авыл мәктәбендә укыдым. Татар мәктәбендә. Бүгенге көндә дә русча сөйләшә белмим, бер яктан, бу минем проблема. Икенче яктан, мин бәхетле. Россиянең нинди генә шәһәренә барсам да, үз туган телемдә, татар телендә сөйләшәм. Татарча сөйләшергә оялмыйм, хурланмыйм. Үз ана телем өчен минем беркайчан да битем кызармый. Нинди генә милләт вәкиле булмасын, кеше үз ана телен белергә тиеш, шул телдә аралашып яшәргә тиеш. Туган телендә сөйләшә алмаган кеше – бәхетсез кеше дип уйлыйм”.
Сүз уңаеннан, 29нчы февральдән 9 мартка кадәр Фирдүс Тямаев Казанда ун көн буена концерт куя. Җырчы үзе бу хакта “10 көн - Яр Чаллы, 10 көн – Казан. Төшкә дә кергән хыял түгел”, - дип яза.
--- |
Иң күп укылган
|