|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Хәвеф-хәтәр
15 яшьлек кызны урлаганнар: аны көчләп кияүгә бирмәкчеләр?Кубаньда хокук саклаучылар өеннән киткән һәм берничә көннән соң Чечняда табылган 15 яшьлек кызның югалу сәбәпләрен тикшерә. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, 24 февральдә Голубицкая станицасында яшәүче кыз өйдән чыгып югалган. Кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итә, тиздән аның Краснодарга кадәр автобуска билет сатып алуы ачыклана. Хокук сакчылары урындагы халыкка кызның кайда һәм нинди хәлдә булуы турында билгеле булган мәгълүматны хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Күп тә үтми, кызны Чечен Республикасында тапканнар.
“Краснодарские известия” хәбәр итүенчә, аны чеченнар кияүгә бирү максатында урлаган. Югалган кызның апасы журналистларга урлауда катнашучыларның берсе балигъ булмаган балага өйләнергә ниятләве хакында сөйли.
Шул ук вакытта, кызның риза түгеллеге ачыклана. Кызның апасы, урлаучылар гаиләгә янап, мәктәп укучысын эзләмәүне таләп иткән, дип яза Кызыл таң. Билгеле булганча, җинаятьчеләрне полиция оператив рәвештә тоткарлаган, ә кызны әти-әниләре килгәнче полиция бүлегенә китергәннәр.
Фото: Московский комсомолец
--- |
Иң күп укылган
|