|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Мәдәният
Әзһәр Шакировның 80 яшьлек юбилей тантанасыннан ФОТОрепортаж (ВИДЕО)Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең 80 яшьлек юбилеен 26нчы февральдә Камал театры сәхнәсендә билгеләп үтте. Әдәби-драматик композиция актерның юбилей кичәсе өчен махсус әзерләнгән. Юбилярга бүләкләр арасында Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең шәхси бүләге һәм Европага - Карловы Вары шифаханәсенә юллама тапшырдылар.
Әзһәр Шакиров юбилей кичәләрен әтисе һәм әнисе турында истәлекләрдән башлады. Моннан биш ел элек әнисе турында әдәби-драматик композиция әзерләнгән булса, бүген әтисе турында сөйләде.
Күренекле артистны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны котларга Уфадан башкорт театры артистлары, Чабаксардан чуваш театры артистлары килгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|