|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.02.2020 Җәмгыять
Ил төкерсә – күл булаСамара өлкәсендә кеше хокукларын яклау вәкиле Ольга Гальцова “Прогресс-В” төзү оешмасы идарәсендә татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов та бар иде. Гадәти булмаган очрашуның максаты соңрак аңлашылды, чөнки Ольга Дмитриевна сүзне ерактан ук башлады:
- Белгәнегезчә, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Шул уңайдан без, районнарга барып, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашабыз, яшәү шартларын тикшерәбез, хәлләрен белешәбез. Алар бит инде олы яшьтәге кешеләр, ярдәм дә кирәк, җылы сүз дә күңелләренә май булып ята.
Камышлыда миңа 94 яшьлек сукыр сугыш ветераны Мәгъруф Бакиев белән танышырга насыйп булды. Ул 17 яшеннән сугышка алынган, башта немец фашистлары белән көрәшкән, аннан Япон сугышына барып эләккән. Сугыш беткәч, туган авылына кайтып, гомере буе колхозда эшләгән, гаилә корган. Хәзер дә ялгыз түгел, җитмеш яшьтән узган улы белән икәү ветераннар программасы буенча 2004 елда сатып алынган өйдә яшиләр. Тик менә бу өйнең җитешсезлеге бар икән, ул чишмәләр өстенә төзелгән булган. Уналты ел дәвамында өй астыннан агып яткан чишмә өй тирәсен сазлыкка әверелдергән, өйнең аскы бүрәнәләрен тәмам череткән. Өй инде кыйшайган, аны хәтта төзекләндереп тә булмаячак, дигән нәтиҗә бар.
Прокуратурага, социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән идек, хөкүмәт ветеранга өй алу өчен акча биргән, һәм ул шушы өйне сатып алган, башка бернинди дә ярдәм күрсәтергә хакыбыз юк, дип җавап бирделәр. Әлбәттә, район җитәкчелегенең дә гаебе бардыр, өйнең чишмәле урында төзелүен карап бетермәгәннәр һәм сатып алырга рөхсәт иткәннәр. Кешеләр дә әйтмәгән, күрәсең. Хәзер инде берни дә эшләп булмый. Ләкин ветеранны да шушы халәттә калдырырга ярамый, ярдәм итәргә кирәк.
Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ветеранга Камышлының күчмә фондына караган фатирны тәкъдим итүе турында әйтеп үтте. Ләкин ветеран күчмә фондта яшәргә теләми, улының киләчәген кайгыртып: “Мин үлгәч, улым нишләр? Аны бит күчмә фондтан куып чыгарачаклар. Ул да олы яшьтә инде, аның картлыгы тыныч булачагын беләсем килә”, - ди. Аны да аңлап була, әлбәттә.
Гомере буе төзелеш өлкәсендә эшләгән Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин, Камышлыга белгечләр алып барып, өйне тикшергән, һәм ул да ремонт ясау яңа өй салу бәясенә төшәчәк, дигән нәтиҗәгә килгән.
Татар җәмәгатьчелеге, проблеманы аңлап, алай да, болай да уйлап карадылар һәм бабайга яңа өй алып бирергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. “Әнә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов санаулы гына калган сугыш ветераннарының тормышын яхшырту өчен һәрберсен уңышлы эшләп килүче оешмаларга беркеткән бит. Ә без, Самара өлкәсе эшкуарлары, бер ветеранны черек өеннән коры, җылы өйгә күчереп, картлык көнендә бәхетле итә алмыйбызмыни? Бу татар җәмәгатьчелеге өчен намус эше”, - дип, егетләрнең бер өлеше кем күпме акча бирәчәге турында әйтте, акчалары үзләре белән булганнары шундук чыгарып та бирделәр. Шулай итеп, түбәтәйгә 825 мең сум акча салынды. Дөрес, бу кирәк сумманың яртысы гына. Ләкин татар егетләренең әйткән сүзе нык, шушы көннәрдә китереп бетерәчәкләр, дип белдерделәр.
“Аерым ветеранның проблемасы хәл ителгәч, башкалар турында да уйлашыйк, - дип тәкъдим итте Вазыйх Гата улы. - Аларның исемлеген ачыклауда шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин булышачак. Бәлки, газета, сайтлар аша халыкка мөрәҗәгать итәргә, акча җыеп, ветераннарның өйләренә барырга, кирәк ярдәмне күрсәтергә кирәктер”, - диде.
“Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов исә өлкәдә татар милләтендәге исән сугыш ветераннарының исемлеге инде тупланган, дип белдерде. “Алар барлыгы 47 генә. Без бу юнәлештә эшлибез инде”, - дип сөйләде.
Ольга Дмитриевна, татар җәмәгатьчелегенең бердәм, ярдәмле булуына сокланып, ветеранны авыр хәлдән чыгаруда эшләгән изге эшләре өчен рәхмәт белдерде. Җәүдәт Шәрапов, дога укып, изге эшкә багышланган мәҗлесне тәмамлады.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|