|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2020 Бәйге
Кариев театры яңа тавышлар эзлиТеатр мөлаем тавышның “Хөрмәтле тамашачылар...” дип сәнгатьле итеп игълан итүеннән башлана. Кариев театрында бу тавыш сезнеке булырга мөмкин. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры колакка ятышлы, күңелләргә үтеп керердәй матур тавыш иясен эзли һәм шул уңайдан бәйге игълан иткән иде. Әлеге бәйге дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз! Моның өчен берничә шартны үтәү сорала:
1. Спектакль башланыр алдыннан әйтелә торган текст язарга (татар яисә рус телендә). Аның нинди булуын (креатив, үзенчәлекле, кызыклы) сез хәл итәсез;
2. Сәнгатьле итеп укыганыгызны аудио яки видео форматында инстаграмга урнаштырырга я kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә;
3. Аудио/видео астында #кариевтеатрытавышы хештегы белән текстны куярга;
4. Кариев театры аккаунтына язылган булу һәм бәйге вакытында үз битегезнең ачык булуы мөһим.
⠀
Җиңүчеләр сезон ябылышында билгеләнә! 25 майга кадәр конкурста катнашыгыз, бәлки нәкъ менә сезнең текст яки тавыш сәхнә пәрдәсен ачар!
--- |
Иң күп укылган
|