|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2020 Әдәбият
Сабада язучы Тәлгат Нәҗмиевны искә алу кичәсе узачак28 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Саба район мәдәният йортында язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Саба таңнары» газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевның якты истәлегенә багышланган искә алу кичәсе була. Аның белән күп еллар иҗади хезмәттәшлектә булган матбугат әһелләре килүе көтелә. Чарада Тәлгат Нәҗмиевның иҗат һәм тормыш юлына багышланган күргәзмәләр оештырыла, мастер-класслар үткәрелә. Искә алу кичәсенә рәхим итегез!
Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда шул авыл урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет, күрше Саба районының Шәмәрдән эшчеләр бистәсенә килеп, шундагы промкомбинатның клуб мөдире булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укый.
1969–1972 елларда Т.Нәҗмиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Саба район башкарма комитетының мәдәният бүлеге карамагындагы автоклуб мөдире булып эшли. 1972–1975 елларда үзе оештырышкан җирле радиотапшырулар үзәген җитәкли. Шул елларда Т.Нәҗмиев читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1981 елдан ул – Саба район газетасы «Җиңү байрагы»ның (хәзерге «Саба таңнары») баш мөхәррире хезмәтендә.
Тәлгат Нәҗмиев киң даирә укучыларга публицистик язмалары һәм мәзәк жанрындагы кыска хикәяләре белән мәгълүм. Ул – Саба районының күренекле шәхесләре, алтын куллы һөнәр ияләре, шушы төбәктән чыккан язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләре турында язган күпсанлы очерклар, «Яуширмәдән – Истанбулга» (Гаяз Исхакый турында), «Лермонтов һәм Тархан», «Дүрт очрашу» (Хәсән Туфан турында), «Пушкин һәм лицей», «Гагарин төшкән җирдә», «Бухенвальд һаман сагышта» кебек сәяхәтләре вакытында алган тәэсирләрен бәян иткән күләмле юлъязмалар һәм каләмдәшләре Мәгъсүм Хуҗин, Мөнир Абдуллиннар белән хезмәттәшлектә иҗат иткән һәм Саба төбәгенең үткәнен, бүгенгесен киң планда яктырткан «Яшә, Саба-йорт!» (1999), «Керик әле Саба урманнарына» (2001) исемле тарихи-публицистик китаплар авторы.
Тәлгат Нәҗмиевне татар фольклоры һәм язма әдәбиятының иң борынгы жанрларыннан берсе булган хикәят, кыска хикәя, мәзәк төрен тергезеп-җанландырып җибәрүче һәм бүгенге чынбарлык материалы җирлегендә аның тематик офыкларын киңәйтүче каләм осталарыннан иң танылганы дияргә мөмкин. Аның бу төр әсәрләре дистә еллар буена төрле газета-журнал битләрендә («Чаян», «Казан утлары», «Идел», «Татарстан яшьләре» һ.б.) даими басыла килеп, шактый өлеше «Саба мәзәкләре», «Тагын… Саба мәзәкләре», «Тагын… тагын… Саба мәзәкләре» исеме белән 1999–2004 елларда «Матбугат йорты» нәшрияты тарафыннан аерым җыентыкларга туплап нәшер ителә.
Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Тәлгат Нәҗмиев 1990 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге һәм «Бәллүр каләм» призы иясе.
Т.Нәҗмиев – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
--- |
Иң күп укылган
|