поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
27.02.2020 Криминал

Тикшерү Рамил Шәмсетдиновтан акча талау турында җинаять эше ачудан баш тарткан

Русия тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби бүлгесе 2нче хәрби тикшерү бүлеге Рамил Шәмсетдиновтан хезмәттәшенең акча куркытып талавы хакында җинаять эше кузгатудан баш тарткан. Узган елның көзендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Шәмсетдинов бу эштә зыян күрүче буларак барырга тиеш булган.

Тикшерүченең карары хакында Рамилнең адвокаты Руслан Нәгыев үзенең Facebook-тагы сәхифәсендә хәбәр итте, дип яза Азатлык.
 
Адвокат язганча, узган елда Рамилнең бер хезмәттәше аның банк картасын талап алып, акча үзләштергән. Нәгыев бу кешенең исемен әйтми.
 
“Бу факт нигезендә 2019 елның 10 декабрендә Русия тикшерү комитетының Көнчыгыш хәрби бүлгесе 2нче хәрби тикшерү бүлеге Русия Җинаять кодексының 163 маддәсе (куркытып талау) нигезендә тикшерүләр башлады. Ләкин соңрак тикшерүче җинаять эше кузгатудан баш тарту турында боерык чыгарды”, дип яза адвокат.
 
Нәгыев тикшерүченең бу карарына каршы мәхкәмәгә шикаять бирәчәкләрен әйтә. “Без моны нигезсез дип саныйбыз һәм якын арада шикаять җибәрергә җыенабыз, чөнки Рамил Шәмсетдиновка карата җинаять кылынуның бөтен билгеләре бар дип саныйбыз”, дигән адвокат.
 
Элегрәк Рамил Шәмсетдинов үзе хезмәт иткән Байкал арты хәрби бүлегендә низамнәмәгә каршы килүче мөнәсәбәтләр турында җинаять эше кысаларында зыян күрүче дип танылды. Рамилне һәм аның берничә хезмәттәшен җәберләгән Руслан Мухатов гаебен таныды.
 
Рядовой Рамил Шәмсетдинов 2019 елның 25 октябрендә каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерде. Хәзер аңа карата ике яки аннан артык кешене үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы