|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2008 Авто
ШАЙТАН-МОПЕД!Мотоцикл авыл җирендә гомер-гомергә популяр транспорт саналды. Хәзер дә шулай әле. Ә калада яңа төр “тимер атлар” “үрчи” башлады – скутерлар. Халык аларның уңайлылыгын бик тиз сизеп алды: техосмотр, каска, права, номер – берсе дә кирәкми! Өстәвенә, бик арзан һәм бензинны әз яга. Тотылган скутерларны бүген, хәтта 10-20 мең сумга сатып алырга була. Өр-яңалары 30-40 меңнән башлана. Күбесе Кытай, Төньяк Корея һәм Япониядә эшләнгән. Японнар кыйммәтрәк йөри. Аларның брендлары да танышрак шул: “Ямаха”, “Хонда”, “Судзуки”... Владивосток шәһәрен скутерларны Россиягә кертү күпере дисәң дә буладыр. Чөнки күпчелеге шуның таможнясы аша уза. Анда скутерларны берәмләп түгел, ә тонналап исәплиләр. Бер тонна скутер – фәлән сум. Азык-төлек кибетендәге сыман. Ягъни скутерны японнар да, безнең алыпсатарлар да җитди транспорт чарасына санамыйлар.
Казанда скутерларны Әмирхан урамында урнашкан автобазарда һәм мотокибетләрдә (алар шәһәрдә берничә) табарга мөмкин. Шулай ук, игътибар иткәнегез бардыр, зур гипермаркетлар холлында да ялтырап тора алар. Әлбәттә, монда алар сатылудан бигрәк халыкны җәлеп итү өчен куелган.
Чит илдән кайтарылган бу “тимер кунаклар” ДАИ хезмәткәрләрен пошаманга салды. Салмый ни, шәһәр урамнарында алар катнашында әледән-әле аварияләр булып тора бит. Әти-әниләр балаларына “5”легә укыган өчен скутер алып бирәләр дә, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә оныталар. Скутер – велосипед түгел шул, аның тизлеге дә машинаныкы кебек. Ахыр чиктә, быелгы кар эрегәннән башлап санаганда Татарстанда инде 4 бала скутерда бәрелеп үлгән, ә унысы авыр тән җәрәхәтләре алган. Бәрелеп үләр өчен күп кирәкми: скутерның иң арзанлысы, иң көчсезе дә җитә. Әмма кайбер “Кулибиннар” моторның көчен тагын да арттыралар. Шулай итеп, 50 куб/см-лы скутер 90 куб/см-лыга әйләнә.
Барыбыз да белә, мотоцикл йөртүчеләр “А” категорияле юл йөрү таныклыгына ия булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, ерак Совет заманында кабул ителгән бу кагыйдә бүгенге көндә мораль яктан искерде. “Восход”, “Иж”, “Минск” мотоцикллары белән “BMW”, “Ямаха”, “Кавасаки”ларны чагыштырып буламы соң? Ә бит бүгенге көндә шәһәр урамнарында күпчелекне әнә шул Европа һәм Япония байклары тәшкил итә (аларны хәтта чит илчә шулай дип атыйлар). Самолет төшәме дисәң, чит ил “матае” ыжгырып узган була. Кайберсе сәгатенә 250 чакрымны баса ала! Шулай итеп, бүген “А” категориясенең тәртибен үзгәртү ихтыяҗы бик кискен килеп басты. Һәм Дәүләт Советының яңа составы законга төзәтмә кертү проектын карый башлады. Аны кабул итә калсалар, мотоцикл һәм скутер хуҗаларына каешларын кысыбрак куярга туры киләчәк.
Ә әлегә скутерның мотор көче 49 куб/см-дан артмаса, аны ДАИда теркәргә дә, номер алырга да, каска кияргә дә, таныклыкка укырга да кирәкми. Велосипед сыман. Әмма кайберләре документта гына 49-лы, ә чынлыкта исә күпкә көчлерәк. Япон дуслар документларны махсус шулай “төзәтеп” бирә, чөнки ДАИ бәйләнми торган скутерны сату күпкә җиңелрәк. Тик ДАИ барыбер бәйләнер нәрсә таба ул. Бу арада Казан буенча бер скутер күрермен димә. Чөнки инспекция аларга ау игълан итте. Бер дә булмаса, тәртип бозган өчен штраф язып бирәләр. Хәзер скутерларда салмыш килеш йөрү очраклары да күп шул. Права юк бит, нидән куркырга?!
Шәһәр урамнарында күргәнегез бардыр: борын төбе дә кипмәгән малай-шалай үзенең скутерында юлның әле бер ягына, әле икенче ягына күчеп, машиналар арасында буталып йөри. Моннан туйган автомобильчеләр скутерларга үз кушаматларын тактылар – шайтан-мопед! Бу кушаматта автомобильчеләрнең әлеге транспорт чарасына булган бөтен ачуы ярылып ята.
Фотода: Кайбер скутерларларның двигателе шул кадәр көчле ки, газына әз генә бассаң да алларын күтәреп алдырып китәләр. Шундый трюк ясамакчы идем - мәтәлеп төшә яздым. Бер дустым фотога төшереп өлгергән. Фотоның сыйфаты - ташка үлчим. Шулай да урнаштырдым әле.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|