поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.02.2020 Дин

Дини мирасыбыз байлыгы

Күпмилләтле зур дәүләттә яшәгән аз санлы халыкларга даими рәвештә үзе турында искә төшереп торырга, үз хокуклары өчен көрәшергә, телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне һәм динне саклау өчен күп көч һәм хезмәт куярга туры килә. Россиядә һәм Самара өлкәсендә халык саны буенча татарлар икенче урынны алып тора.

Шулай булуга карамастан, руслар белән чагыштырганда, татарлар саны бик аз. Шуңа күрә халкыбызны, телебезне, динебезне саклап калу өчен Самара татарлары «Бердәмлектә - көч» шигаре астында яшиләр, яшьләрне берләштерү, аларны татар иҗтимагый тормышына җәлеп итү өчен төрле чаралар, милли бәйгеләр, җыелышлар оештыралар. Шундый чараларның берсе булган “Мөселман яшьләре форумы” Самараның Җәмигъ мәчетендә үтте. “Мирасыбыз хәзинәсе” дип аталган чарада Самара аксакаллары һәм имамнары, дини һәм дөньяви белем бирү мөгаллимнәре чыгыш ясады, күп кенә файдалы һәм яңа мәгълүматлар яңгырады.

Форум, гадәттәгечә, Коръән сүрәләре белән башланып китте. Беренче булып чыгыш ясаган Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте баш казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин ислам дине тыелган чорларны искә алды, Җәмигъ мәчете төзелеше барышында килеп чыккан каршылыклар турында сөйләде. “Әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән без бу изге эшне башкарып чыктык”, — диде хәзрәт.
 
Самараның Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчет имамы, “Нур” мәдрәсәсендә белем бирүче Ислам хәзрәт Яруллинның чыгышы “Мөселман өммәтен формалаштыруда яшьләрнең роле” дип аталган иде. Ул тормыштан, ислам дине тарихыннан мисаллар китереп, бүгенге яшьләргә дә халкыбыз тормышында актив катнашырга, рухи һәм дини үсешкә өлеш кертергә кирәклеген раслады.
 
Форумны Зубчаниновканың “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов дәвам итте. Аның чыгышы укытучы, остаз абруена багышланды. “Хәзерге яшьләрнең укытучыларга һәм остазларга карата мөнәсәбәте бик нык үзгәрде. Моннан 20 - 30 ел элек мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәргә ихтирам зур иде. Кызганыч, бүген аларның дәрәҗәсе кими төште”, — дип борчылуын белдерде. “Укытучының хакы бик олы. Әгәр остаз ярдәмгә мохтаҗ булса, аңа ярдәм итеп, әҗер-савап, фатиха алырга тырышырга кирәк”, - дип сөйләде. Чыгыш ахырында ул, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балалар алдында мөгәллим турында начар сүзләр сөйләмәскә, дәрәҗәсен төшермәскә өндәде.
 
Җәмигъ мәчете имамы Габделәхәт хәзрәт Мингачев Советлар Союзы чорында дини белем алу авыр булу хакында сөйләде. Ул үзе 15 тугандаш республикага бердәнбер, һәр республикадан берәр кешене укырга кабул итүче Бохара мәдрәсәсендә белем алган икән. “Аллаһының рәхмәте, бүген Самарада “Нур”, Похвистнево районының Гали авылында “Гали” мәдрәсәләре эшләп килә. Бүгенге көндә өлкәбездә дини белем алам дисәң, бөтен шартлар да бар”, - диде Габделәхәт хәзрәт.
 
 
Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али хәзрәт Сөләйманов та бу теманы дәвам итеп, мәдрәсә тарихы белән таныштырып үтте, уку системасы, яңа стандартлар турында сөйләде. Кичке һәм читтән торып уку формалары да бар икән. “Биредә, шәкертләрнең стационар укуыннан тыш, өлкә мөселман җәмгыятьләре имамнарының һәм мөәзиннәренең дини белемнәрен камилләштерү буенча даими җыеннар үткәрелә, ислам дине, гарәп графикасы нигезләре буенча белем алырга теләүче мөселманнар өчен - якшәмбе мәктәбе, ә җәен балалар өчен курслар оештырыла. Рәхим итегез, көтеп калабыз”, - дип тәмамлады чыгышын Али хәзрәт.
 
Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче ветераннар советы рәисе Таһир Мамышев - үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмияте турында, хезмәт ветераны, укытучы Мария Шакирова яшь буынны тәрбияләүдә ата-ана роле турында сөйләделәр. “Гаилә мәхәббәт нигезендә төзелергә тиеш. Баланы карында чакта ук тәрбияли башларга кирәк. Балалар алдында бәхәсләшергә дә ярамый, алар ата-анадан үрнәк алып яшәргә тиеш”, - дигән киңәшләр бирде.
 
Ә Казан кунагы, “АК БАРС КАПИТАЛ» фондының этик финанс инструментлары идарәсе җитәкчесе Руслан Хәлиуллин хәләл инвестицияләр турында тәфсилләп сөйләде. Яшьләр, бу тема белән бик кызыксынып, Руслан әфәндегә шактый гына сораулар бирделәр. “Торак традицияләре” проекты координаторы Рамил Батыршинның темасы да аңа якын - шәригать кануннары буенча фатир алганда процентсыз түләү системасына багышланган иде. Рамил Батыршин раславынча, торак кооперативы аша милек сатып алган очракта, кичектереп түләү ипотекага караганда ике, өч тапкыр арзанрак булып чыга икән. Әлегә бу программа Татарстанда, Уфада һәм Тольяттида гына эшли. Залдан Рамил әфәндегә “яуган” сораулар саны буенча бу программаны Самарада да оештырырга кирәклеге аңлашылды.
 
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, форумны йомгаклап, нәтиҗә ясаганнан соң, халык бергәләп намаз укыды. Намаз тәмамланган вакытка, форум кунакларын зур казанда хуш исле пылау, кайнар чәй һәм тәм-томнар көтә иде. Сөйләшүләр, фикер алышулар төшке аш вакытында да дәвам итте.
 
Минемчә, мөселман яшьләре форумы быел да бик нәтиҗәле үтте. Катнашучылар төрле яшьтә булуына карамастан, һәркем үзенә кирәкле мәгълүмат таба алгандыр, дип уйлыйм.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 27.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»