|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Бәйрәм
8 мартта Милли музейга туташлар һәм ханымнар бушлай керә алачакХалыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәме уңаеннан, Татарстан Милли музее гаилә бәйрәменә чакыра. Музей хезмәткәрләре өлкәннәр өчен дә, балалар өчен кызыклы программа әзерли. Программада:
11.00 – 15.00 сәгатьләрдә «Язгы вернисаж» – үз улларың белән бүләк әзерләү мәйданчыгы эшли. Биредә балчыктан уенчык яки савыт-саба әвәләрга, кәгазьдән чәчәк ясарга, сәйлән тезеп бизәнгечләр эшләргә мөмкин.
12.00 – 13.00 сәгатьләрдә – квест-уен.
13.00 – 13.30 «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» концерт программасы.
13.30 – 14.00 «Хатын-кызларга багышлана» дип исемләнгән татарча концерт. Гүзәл затларны тәбрикләп, мәдәният өлкәсе буенча ЮНЭСКО профессоры, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин җырлаячак.
Бәйрәм көнне хатын-кызларга һәм балаларга музейга керү бушлай. Калганнар өчен керү билеты бәясе – 75 сум, ташламалы билет – 50 сум.
Көн дәвамында музейда экспозицияләр, күргәзмәләр һәм Казан рәссамы Миля Нуруллинаның «Магия цветов» сәнгать студиясе эшләячәк.
Белешмә өчен тел.: +7 (843) 292-89-84
Адрес: г. Казань 420111, Кремль урамы, 2нче йорт
--- |
Иң күп укылган
|