поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.02.2020 Киңәш-табыш

“Балавыз мазе аякка бастырды”

Элек-электән әби-бабайлар табигать биргән нигъмәтләр, дарулар белән дәваланган. Бөтен төр авырудан исә иң яхшысы дип балавыз саналган. Аның сихәте әле дә нык­лап өйрәнелеп бетмәгән. Тире авырулары, гайморит, салкын тиюләр, буын сызлау – һәммәсен гади генә балавыз белән дәвалап була.

Балавызның файдасын инде күп еллар үзендә татыган Нәсимә Кашапова белән без очраклы гына танышып киттек. “Өемнән кешенең өзелгәне юк, “фирменный” мазем белән күпләрне аякка бастырдым”, – дип шаккаттырды ул мине. Кызыксынуым әлеге дәвалаучы әбинең бу изге гамәлен генә түгел, ә бөтен тормышын белергә этәрде.
 
Әлмәт районы Мәмәт авылында яшәүче Нәсимә Кашапова шушы җәйдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп узса да, әле дә көр күңеле һәм ныклы сәламәтлеге белән аерылып тора. Аның язмышы үзе бер китап төсле, шушы вакыт эчендә баштан узган сынаулар да, сабырлыклар да, сөенеч һәм көенечләр дә язылган. Нәсимә әбинең хәзер кызлары һәм уллары да инде олы яшьтә. Кайсы кая таралып, үз оялары белән яшәсәләр дә туган нигезләрен онытмыйлар. Әниләре биргән киңәшләрне дә истә тоталар: “Тормыш туры сукмактан гына бармый. Сикәлтәләр дә, борылышлар да була. Шуның белән яшәү тәмле дә”, – дип, еш кабатлый танышым. Чөнки үзе шул борылыш һәм сикәлтәләрне горур узган.
Сугыш чорында туып үскән авыл кызы ачлык һәм михнәтле еллар аркасында югары белем дә ала алмый. Сигезенче сыйныфка күчәргә йөз илле сум акча түләргә кирәк була. Шактый иптәшләре ул акчаны табып урта мәктәпне тәмамлый, ә әтисе сугыштан аяксыз кайткан тырыш Нәсимәгә уку тәтеми. Менә шулай авырлык белән ба­ла чагы уза, аннан сугыштан соңгы тер­нәкләнү чоры, комсомоллар оешкан дәвер, капитализм төзү еллары – һәр вакыйганы Нәсимә әби әле дә ачык хәтерли. Бөтен кеше тигез яшәп, бер төрле киенгән, ашаган һәм эчкән мәлләр. Сабыр һәм сәламәт булганнарга ике ятып бер төшкә дә кермәгән бүгенге тормышта яшәү насыйп булган күрәсең. Нәсимә апа да бүгенге замананы оҗмахка тиңли
 
– Гөл кадерен былбыл белер, диләр. Без дә ачлыкны һәм ятимлекне күреп үскәч, тормышны ярата беләбез. Минем бер кешегә дә ачу тотканым булмады, бер генә дошманым да юк. Шуңа да матур итеп яшимдер, – ди ул.
 
Тормыш иптәше Фәррах абый әле яшьлектә үк үлеп китә. Ялгызы биш баласын да аякка бастыра Нәсимә әби. Аның өчен биш алманы бишкә бүлү дә халык телендә йөргән буш сүзләр генә түгел.
 
– Барлык балаларым да күзле-башлы, тормышлы булды. Беркайчан да байлык димәдем, аларны да тормышның мәгънәсен башкадан эзләгез, дип үстердем. Күпләр минем улым фәлән җирдә эшли, фәлән бүләк алып кайтты дип мактана. Иманлы һәм тәүфыйклы бала – ата-ана өчен иң зур бүләк ул, – дип, әңгәмәдәшем балалары һәм онык­ларын телгә алды.
 
Нәсимә апа күп еллар газовик булып эшли. Газ баллоннарына зәңгәр ягулык тутыру, аларны ремонтлау эшендә алыштыргысыз белгечкә әйләнә. Хәзер һәр өйгә газ кергән чорда гына әлеге эшнең дәрәҗәсе юк. Ул елларда иң кирәкле кеше була Нәсимә әби. Лаеклы ялга чыккач та, кул кушырып ятмый. Бакча тота, үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнеп намазга баса, йон эрләп авылда иң үткен бәйләм остасы санала.
 
80 яшьлек Нәсимә әбинең тагын бер үзенчәлеген язмый булмый – авыл шагыйрәсе дә әле ул. Бөтен кешегә туган көннәрендә холык-фигыльләрен рифмага салып, кызыклы шигъри юллар иҗат итә.
 
Героемның иң зур үзенчәлеге – сихәт­ле кулларында. Шуңа күрә аның өеннән кешенең өзелгәне дә юк. Массаж ясап, күпләрне аякка бастырган ул.
 
– Кулдагы көчле энергия бик сирәк­ләргә бирелә. Массажның, иң элек, әнә шул энергиясе файдалы. Аннан гына нокталарга басылган көч мускулларга барып җитә. Минем бернинди белемем булмаса да, массажны әни өйрәтеп калдырганнарга таянып ясыйм, – дип үз әнисен искә алды әңгәмәшем.
 
Элекке рецепт буенча үзе ясаган майлы дарулар – мазьлардан да әллә никадәрле кешегә авыруларын җиңәргә ярдәм иткән ул. Остеохондроз, буын чирләреннән арындыра торган балавызлы мазьларны Нәсимә апа хәтта чит районнардан килүчеләргә ясап бирә. Ютәлдән ярдәм итә торган мазьны балаларга да кулланып була.
 
– Элек-электән балавыз белән дәва­ланган безнең әбиләр. Мин дә табигать биргән сый-нигъмәтләрдән менә ничә ел инде мазьлар ясыйм. Дәвасы тия, үзем гел авырткан урыннарга шуны сылап ятам. Кешеләргә ярдәм итә алганым өчен сөенеп яшим. Әле менә бәрәңге чәчәгенең файдасы күп дип ишеттем. Аларны җыйдым да, спиртта төнәттем. Хәзер авырткан аяк-кулларга, буыннарга сылыйм, сихәте бар, – дип сөйләде Нәсимә әби.
 
Балавызның исә иң элек тире авыруларына файдасын белгертте ул. Псориаз, экземаны бер-ике тапкырдан ук дәваларга мөмкин. Шулай ук мускуллар тартылганда, буыннар сызлаганда да шифа бирә.
 
– Артык озын гомер кирәкми, ә шат күңелле һәм сәламәт булу мөһим. Хәзер авыручылар, зарланучылар күп. Тиз уза торган гомердә бер-беребезгә ярдәмле булып яшәсәк иде. Бөтен теләгем әнә шул, – дип озатып калды мине авыл табибәсе.
 
Нәсимә әбинең дистә төрле авыруга каршы балавыз мае рецепты:
1 шырпы кабы кадәр балавызны җылы чистартылмаган көнбагыш маена саласың һәм эреп беткәнче тотасың. Шуңа пешкән йомырка сарысы уып, яхшылап болгатасың. Шуны авырткан урыннарга, ютәл­лә­гәндә аркага сыларга кирәк.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»