|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Фаҗига
Ишек бикле булгач, ачып чыга алмыйча янып үлгәннәрБашкортстан Республикасы Хөкүмәтендә атна саен үтә торган киңәшмәдә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Учалы районында булган коточкыч янгын турында сөйләп үтте. “Юлдаш авылында 21 февраль көнне булган янгында ике яшьлек бала янып үлде, аның 4 һәм 7 яшьлек ике бертуганы әлеге вакытта реанимациядә”, - дип бәян итте ул.
Янгын чаккында балалар өйдә үзләре генә булган. Үлгән баланың ул көнне туган көне булган. Өйне янгын турында хәбәр итә торган җиһаз белән җиһазландырган булганнар, әмма ишек бикле булгач, балалар ачып чыга алмаганнар.
Әлеге вакытта Тикшерү комитеты тикшерү эшләре алып бара.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
--- |
Иң күп укылган
|