поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.07.2010 Мәдәният

МАРАТ КӘБИРОВ: “ӘСӘРЛӘРЕМНЕҢ БӘЯСЕ – БЕР КАП ТӘМӘКЕ ХАКЫ”

– Минемчә, бүгенге көндә сез интернет белән яхшы дус булган сирәк язучыларның берсе. Сайтыгыз да бар...

 

– Беренче тапкыр сайт ясап куйгач, аны бөтен дөнья күрәдер, бар эшләрен ташлап шуңа ябышканнардыр шикелле тоелган иде. Хәзер чамалыйм инде, интернетта да тормыш нәкъ оффлайндагы кебек – берәүнең дә берәүгә исе китми, һәркем үз хәстәре белән мәшгуль. Һәм кемнеңдер игътибарын җәлеп итү өчен иҗат та, белем дә, вакыт та кирәк. Минем сайт инде ун елга якын эшләп килә. Баштарак түләүсез хостларда йөрелде. Аннан соң да төрле сәбәпләр аркасында төрле адресларга күчәргә туры килде. Өзеклекләр дә килеп чыккалады. Казанга күченеп килгәндә, елга якын интернетка керү мөмкинлегем булмады һәм сайт эшләмичә торды. Хәзер ул www.maratkabirov.com адресында урнашкан. Һәм тотырыклы эшләп килә. Мөмкинлегемчә яңарып тора. Көненә 100-150 компьютердан керәләр. Бу, әлбәттә, интернет сәхифәләре өчен артык зур сан түгел. Әмма мин канәгать.

 

– Интернетның зыяны турында да күп ишетергә туры килә. Язучыга аның файдасы бармы?

 

– Безнең зыялылар интернетның зарары турында сөйләргә яраталар инде. Алар фикеренчә, бөтен бозыклык шуннан керә. Мин моның белән килешеп бетмим. Бу өлкәдә хәбәрдар булмаганга шулай уйлыйлардыр, дим.

 

Элек ниндидер мәгълүмат, әйтик берәр китап, кирәк булса, бер китапханәдән икенчесенә чаба торган идек. Шулай тоташ атналар, ә кайвакыт айлар уза иде. Ә хәзер аны беркая чыкмыйча сәгать эчендә табарга була. Кайчагында акча түләргә дә туры килә, әлбәттә. Әмма бу – табигый. Әйтик, мин дустыма барып ниндидер китапны бушка алып кайтырга теләсәм дә, автобуска ким дигәндә утыз сум китә. Ашыккан чагың булса, такси да тотасың әле. Ә монда беркайда барып вакыт үткәрмим, теләгән китапның электрон вариантын күчереп алам. Һәм мин моның өчен түләргә әзермен.

 

Бу әле бер генә мисал. Интернет аралашу, мәгълүмат алышу өчен уңайлы. Шул ук чит илләрдәге милләттәшләребез үз телендә укырга тели икән – рәхим ит – электрон китапханәләр. Яки электрон китап кибетләре. Ә язучыларның шәхси сайтлары алар белән турыдан-туры элемтәгә чыгарга мөмкинлек бирә.

 

Әлбәттә, гомерләрен порносайтларда, гайбәт-форумнарда уздыручылар да җитәрлектер. Әмма монысы өчен инде интернет гаепле түгел. Монысы һәркемнең үз намусында. Чүплектә җим эзләүчеләр бер интернетта гына түгел, шәһәр урамында да җитәрлек.

 

– Татар телендәге электрон китапларны сатуга чыгарган бердәнбер язучы да сез бугай...

 

– Әйе. Берничә көн элек кенә www.webkitap.ru сайтында татарча электрон китап кибете ачылды. Анда, нигездә, минем әсәрләр. Бәяләре – бер кап тәмәке хакы. Алар кириллица һәм латин графикасында, rb, pdb, lit, fb2, exe форматларында тәкъдим ителә. Телефоннан укыйсыңмы, әллә махсус райдерларданмы – рәхим ит. Татар интернетында мондый форматларның булганы юк иде әле. Бездә “электрон китап” төшенчәсе бары тик rtf һәм pdf форматлары белән генә билгеләнә иде. Үзенә күрә, бер яңалык инде.

 

Бу әле тәҗрибә варианты гына. Сатып алучылар булырмы, татарга кирәкме мондый нәрсә дигән шик тә бар. Чөнки русларның моңа кадәр бик җитди эшләп килгән “Публикант” кебек электрон китап кибетләре дә бүген сүлпәнләнеп калды. (Заманында ул кибеттән минем “Бердәнбер һәм кабатланмас” романын меңнән артык кеше алган иде.) Электрон товар тәкъдим итүче кайбер системалар “барахолка” рәвешенә керде. Шул ук вакытта, Америка һәм Көнбатышта электрон китап базары гөрләп чәчәк ата. Андагы әйләнеш 2007 елда 4,2 миллиард доллар белән бәяләнсә, быел бу сан 10 миллиардка җитәр дип көтелә. Бездә ничек булыр? Әгәр ихтыяҗ бар икән, татар телендә электрон китап нәшрияты да, китапларны сату өчен сәүдә мәйданы ачу да күз уңында тотыла.

 

Ул кибеттә "Китап ошамаса, акчасын кире кайтарам" дигән сүз бар. Кире кайтаручылар булдымы?

 

– Бу сүз кәгазь китапларга да, электронга да кагыла. “Сагындым. Кайт инде...” биш мең тираж белән чыкты. Һәм аларны 100 сумнан кире кайтара башласалар да мин биш йөз мең түләргә тиеш булам. Бер карасаң, куркытып та куя. Шул ук вакытта, моны гадел күренештер дип уйлыйм. Беренчедән, бу укучыларымның акчасын юкка сарыф иттермәү максатында. Икенчедән, үзеңә таләпчәнлекне киметмәү өчен кирәк. Монда язучыга шундый шарт куела: “Яки яхшы эшлисең, яки бушка эшлисең.”

 

Мин үзем яраткан һәм үземне яраткан кешеләр өчен язам. Аларны алдарга, өметләрен өзәргә хакым юк. Һәм минем укучым макулатура укырга тиеш түгел.

 

Аллага шөкер дип әйтимме... Әлегә беркемнең дә китап тотып килгәне юк. Дөресен әйткәндә, элегрәк чыккан китапларны, әйтик, “Мәхәббәт яңгыры”н берәрсе кире кайтарса, мин бик рәхәтләнеп сатып алыр идем. Үземдә бер данәсе дә калмады.

 

– Электрон китапларның киләчәге бар дип уйлыйсызмы?

 

– Бар дип уйлыйм. Монда кәрәзле телефоннар белән булган хәл күзәтелә. Берничә ел элек ул бары тик байларда гына бар иде. Бүген безнең балалар да телефонга тотынып тәпи баса. Шуның шикелле электрон китап уку җайланмалары да көннән-көн камилләшә һәм арзаная бара. Бүген кайберләре нибары 7-10 мең сум гына тора. Берничә елдан ул һәр кешедә булачактыр дип уйлыйм. Әлбәттә, аның мөмкинлекләре дә, өстенлекләре дә зур.

 

Шуның белән бәйләнешле куркулар да бар. Ул минем “Китап” романында чагылыш тапкан. Анда шундый күренеш: бөтен дөнья электрон китапларга күчеп бетә. Ә бер көнне махсус вирус белән ул текстларны юк итәләр һәм кешелек гомер буе туплаган хәзинәсеннән колак кага. Әдәбияттан, фәннән, мәдәнияттан…

 

Беренче карашка, адәм ышанмаслык булып тоелса да, бу чынбарлыктан артык ерак түгел. Шуңа да мин кәгазь китапларны саклау ягында. Электрон китап технологияләре нык үсеш алган хәлдә дә алар бер-берсен тулыландырып яши алалар. Беркайчан да, беркайчан да, беркайчан да кәгазь китаптан баш тартырга ярамый!

 

– Сез иң күп укыла торган, иң уңышлы язучыларның берсе. Уңышлы язучының проблемалары буламы?

 

– Язучының иң зур проблемалары уңышка ирешкән көннән башлана... Мин әле үз мәшәкатьләремне үзем хәл итәр дәрәҗәдә. Аллаһы теләсә, киләчәктә дә шулай булыр кебек...

 

– Сез диндар кешеме?

 

– Юк... Мин дин кануннары буенча яшәмимдер. Түбәтәй киеп суфыйланып йөргәнем юк, ул миңа килешми дә. Ләкин күңелдә Аллага ышану бар. Җиһанда бездән гайре бернинди югары көч тә булмаса, бу бик сәер һәм кызганыч булыр иде. Һәм язган әсәрләремне дә үз өлешем генә дип кабул итә алмыйм. Кайчагында алар шундый тиз язылалар. Шундый әйбәт килеп чыгалар. Һәм укыганда: “Моны мин ничек яза алдым икән?!” – дип куям. Чынлап шулай. Бәләкәй чакта ниндидер имтиханга барганда, әни: “Ходай сиңа тел ачкычлары бирсен инде!” – дип теләп кала торган иде. Шул теләкләр әле кабул була башладымы икән әллә, дип уйлаган чакларым да бар. Белмим, бәлки, безгә ярдәм итүче югары көч чынлап та бардыр. Ә бәлки, бу үз мөмкинлекләреңне түбән бәяләүдән, яки әсәрләреңнең үзеңә ошавыннан гына туган күренештер... Шулай да миңа югары көчләр даирәсендә яклаучым һәм саклаучым бардыр кебек тоела.

 

– Әсәрләрегездәге мистиканың нигезе дә шуннандыр инде?

 

– Бәлки. Әмма мин тормышны бөтен тулылыгында чагылдырырга омтылам. Җирнең нәрсә икәнен аңлату өчен бер уч туфрак алып күрсәтү генә җитми. Шуңа күрә, глобус уйлап тапканнар. Карталар уйлап тапканнар. Ләкин болар да аз. Бер үк вакытта Җирнең ни икәнен өйрәнүче әллә ничә төрле фән бар. Шуның шикелле үк язучы да үз өлкәсендә тулылыкка ирешү өчен адәм акылы уйлап таба алган барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тиеш. Минем әсәрләрдә мистик элементлар да, фантастик детальләр дә, эротика да, гади чынбарлык та – барысы да бар. Һәм аларны бер-берсеннән аерып алу мөмкин дә түгел. Тормыштагы кебек. Син яшисең менә һәм нәрсәнең чынбарлык, ә нәрсәнең иллюзия икәнен исбат итә алмыйсың. Тормыш катлаулы күренеш. Менә син мине кеше кыяфәтендә күрәсең, ә бал корты – ультрашәмәхә нурлар рәвешендә. Ә кемдер бөтенләй күрми һәм мине дөньяда юк дип уйлый. Шулай булгач, күзгә күренми, приборлар белән үлчәнми торган бер чиктә параллель дөнья вәкилләре юклыгын кем исбатлый ала? Әмма мин үземне фантаст дип исәпләмим. Безнең чынбарлык ул - дөньяның акылыбыз, хисебез һәм хыялыбыз җиткәнгә кадәрге өлеше.

 

– Укучыларга тәкъдим ителгән иң соңгы романыгыз “Убырлар уянган чак” дип атала бугай...

 

– Аның өзекләре матбугатта чыккалаган иде инде. Төрле фикерләр булды. Артык куркыныч, диючеләр дә бар. Миңа калса, бу безнең әдәбиятта вампирлар турындагы әсәрләрнең беренчесе һәм андый роман куркыныч булырга тиеш тә. Ә дөнья әдәбиятында вампирлар турындагы романнарның иң танылганнары гына да өч йөзгә якын. Мин аларның күбесе белән таныш һәм үз әсәремдә беркемне дә кабатламаган үз сукмагымны таптым дип әйтә алам.

 

– Сезнең романнарда караңгы темалар өстенлек итә. Куркыныч нәрсәләр турында язасыз, дип гаепләүчеләр дә бар бугай...

 

– Әйе, нидер эшләсәң, гаепләүче табыла инде ул... Язучылар союзында өч йөздән артык язучы исәпләнә. Аларның барысы да акыллы, белемле, изге күңелле, әдәпле, милләт җанлы. Сөйләгән сүзләре дә акыллы, белемле, изге, әдәпле, милли. Һәм язган әсәрләре дә акыллы, белемле, изге күңелле, милли җанлы булырга өнди. Кайбер очракта сез китапны ачып карамаган килеш тә аның эчтәлеген, нәрсә турында сүз барачагын белеп торасыз. Менә шушы тапталган сукмактан аз гына читкә тайпылу өчен берәр “хулиганистый” язучыны көтә идегезме?!. Мин килдем.

 

“Караңгы” темаларның да яхшы ягы бар. Әсәрдәге тормыш куркынычрак булган саен, үзең яшәгән чорның яктылыгы ныграк күренә. Аннан соң, “якты” темаларга тотынып та эчпошыргыч әсәр язучылар күп. Гомумән, мин темаларны акка-карага бүлү ягында түгел. Начар темалар булмый, талантсыз язучылар гына була.

 

– Сер булмаса, әле нинди әсәр язасыз?

 

– Эш өстәлендә яткан әсәр “Ярты стакан җан” дип атала. Бу кайчандыр әйбәт күңелле, эшлекле кеше булган эчкече хакында. Тагын шул “караңгылык темасы”. Тагын мине тиргәячәкләр инде... Әмма бу эчкече сез сәхнәдән, кинодан, яки китап битләреннән күреп гадәтләнгән чиркангыч зат түгел. Тормышыбызга ярыйсы ук үтеп кергән хәмер фаҗигасын бөтен тирәнлегендә айкарга телим. Бу әсәрне укыган кеше беркайчан да рюмкага үрелмәслек итеп. Әсәр инде түгәрәкләнеп килә, әмма эше җитәрлек әле...

 

– Ә кайчанрак тәмамларга уйлыйсыз?

 

– Белмим инде. Менә сез дә күпме вакытымны алдыгыз бит ))))


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ | 05.07.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»