|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.02.2020 Мәдәният
“Мир” кинотеатрында “Капка” фильмы: юкка чыгып барган авылларга кем кайтыр?Миңнияр читтә озак каңгырап йөргәннән соң туган авылына кайтырга карар кыла. Кешесез калган, юкка чыгып баручы авылда бердәнбер карчыкны күреп гаҗәпкә кала. Камал театры артисты Наилә Гәрәеваның героинясы, ялгыз карчык Миңниярны Әфган сугышында югалган улы итеп күрә. Миңнияр исә карчыкның өметен өзми, аңа каршы юк дип әйтми, әбине үз тәрбиясенә ала, хужалык эшләрендә булыша. Ахырда Миңнияр гомере буе эзләгән, язмышын үзгәртердәй хатын-кызны да очрата... Режиссер Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулла язган сценарий буенча төшерелгән “Капка” фильмының кыскача эчтәлеге шундый. Фильм 2016 елда Пермь краеның тайга урманнарында һәм Югары Ослан районының Бакча-Сарай авылында төшерелә. Авторлар фильмда юкка чыгып баручы авыллар темасын яктыртып, авыллардан чыгып китеп, туган нигезләрен онытканнарның күңел кылларын тибрәтмәкче.
“Капка” 23нче февральдә “Мир” кинотеатрында күрсәтелде һәм кино сеансыннан соң иҗади төркем: актерлар Наилә Гәрәева, Насур Юрушбаев, оператор Михаил Соколов һәм фильмның продюсеры Наталья Топал тамашачылар белән очрашып аралашты.
Фильмны караган тамашачылар хис-кичерешләре белән бүлеште, кинода йөрәкне тетрәндергеч тема күтәрелүе хакында фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
--- |
Иң күп укылган
|