|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Мәдәният
Кышның соңгы көнендә Камал театры сәхнәсендә “Мәңгелек буран” көтелә
Кышның соңгы көнендә, 29нчы февральдә Камал театры сәхнәсендә Чыңгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Мәңгелек буран” спектакле куелачак. Шулай ук бу көнне, 29 февральдә 18.00 сәгатьтә "Мәңгелек буран" спектакленең премьерасы Яр Чаллы шәһәренең «Иллюзиум» кинотеатрында онлайн режимда күрсәтеләчәк. Трансляция турыдан-туры Казаннан, Камал театрыннан HD-сыйфатта барачак.
Шулай ук Камал театры уникаль акция тәкъдим итә! Барлык 29 февральдә туучылар "Мәңгелек буран" спектаклен бушка карый ала. Туган көне әлеге датага туры килүчеләр 25 - 29 февральдә кассада паспортларын күрсәтергә тиеш. Акция шартлары буенча, туган көнен билгеләп үтүче тамашачыбыз үзе белән тагын бер кеше алып килә ала.
«Гасырдан да озын көн…» - Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торучы әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль. Быел дөнья җәмәгатьчелеге кыргыз прозасы классигының 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Камал театры да бу чарадан читтә калмады.
Режиссер Илгиз Зәйниев күп кенә сюжет сызыкларыннан баш тартып, игътибарны романның төп темасына - катлаулы чорда яшәгән кеше язмышларына юнәлтә. Әлбәттә, спектакльдә маңкорт турында легенда да урын ала, ул үз тамырларыңны югалту хакындагы куркыныч кисәтү буларак яңгырый.
Билетларны театр кассасыннан ( тел: 293-03-74) һәм kamalteatr.ru сайты аша сатып алырга мөмкин. Касса телефон: 293-03-74. Кассаның эш вакыты: 10.00 сәгатьтән 19.30га кадәр.
--- |
Иң күп укылган
|