|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов Алия Карачуринага тәүге концертында көч биреп торганКичә, 25нче февральдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Раяз Фасыйхов яшь җырчы Алия Карачуринаның беренче концертында катнашкан. Алай гына да түгел, тәҗрибәле җырчы тәүге концертын куючы яшь җырчыны хуплап, фатыйхасын биргән дисәк тә була. Видеоязмадан күренгәнчә, сәхнә артында дулкынланып концерт башланганын көткән Алиягә Раяз Фасыйхов: “Үземнең беренче концертымны хәтерлим әле. Сәхнәгә чыгар алдыннан үзең турында әйтелгән матур сүзләрне йөрәкләр жуу итеп тыңлап торган идем. Әйдә, иркен сулыш ал да, Аллаһыга тапшырып, Бисмилләһ әйтеп башла! Беренче концертың белән!” – дип сөйли.
Яшь җырчыны сәхнәгә чыгар алдыннан шулай көч биреп, изге теләкләрен теләп сәхнәгә чыгарган ул. Концертта Раяз Фасыйхов үзе дә чыгыш ясаган. Алия Карачурина һәм Ришат Төхвәтуллин белән бергә өчәү трио да башкарганнар.
--- |
Иң күп укылган
|