|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.02.2020 Матбугат
"Шаян ТВ" очрашулары - мәктәп балалары өчен бәйрәм"ШАЯН ТВ" десанты республикабыз районнарына төшүен дәвам итә. Мәктәп укучылары өчен оештырылган әлеге очрашулар - балалар өчен зур бәйрәм. 21-22 февраль көннәрендә шаянлылар Алабуга һәм Арча шәһәрендәге мәктәпләрдә булды. “Безнең өчен һәр очрашу мөһим. Канал эшчәнлеге, гомумән, телевидение тормышы белән таныштырудан тыш, без дусларыбызга истәлекле бүләкләр дә ясыйбыз. Һәр очрашу саен, безнең дуслар арта гына, шуңа бик сөенәбез!”, - ди “Шаян ТВ” иҗат төркеме. Шулай ук Алабуганың балалар йортында тәрбияләнүче балаларны да сөендереп кайтканнар. Шаян малай белән Витаминка балалар өчен кызыклы тамаша уздырып, истәлеккә фотосессия дә оештырганнар.
--- |
Иң күп укылган
|