поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.02.2020 Җәмгыять

Җырым белән җиңдем дошманны

“Өемнең янында җил елый -
Бик ерак юл узган ул, беләм.
Мусалар турында хәбәр бар:
“Татарлар елмаеп
үлделәр”…

Сибгать Хәкимнең бу шигъри юллары 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында. Чынлап та, алар янына соңгы булып кергән алман рухание җәлилчеләрнең җәза урынына татарча җыр көйләп барганнары, үлемне елмаеп каршы алулары турында язып калдыра. Җәлилчеләрнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел.
 
Шушы көннәрдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында узган шигърият кичәсендә татар язучысы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне һәм аның иптәшләре батырлыгын искә алдылар. Чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина Мәхмүтова җитәкчелегендә оешма яшьләре уздырды.
 
Кичә Муса Җәлилнең тормышына багышланган кызыклы фильмнан башланды. Алып баручылар Фәрзанә Мәхмүтова, Диана Белякова һәм Айрат Сәлимов шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар.
 
Аларның чыгышы Муса Җәлилнең төрле елларда язган шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Альбина Харис кызы программаны бик кызыклы итеп төзегән иде. Милана Бадаева, Әдилә Сәгъдиева һәм Илнур Бикколов, чыгышларын тамашачылар арасында утырган килеш башлап, шигырьләрен сөйли-сөйли халык алдына чыктылар. Әйтерсең лә тамашачы да шушы чарада катнаша, программаның бер өлеше булып тора. Фәрзанә Мәхмүтова һәм Екатерина Клевер башкаруындагы җырлар, күңел кылларын тибрәндереп, аеруча кайнар алкышларга күмелә барды.
 
Нәни балалар һәм яшүсмерләр дә Муса абыйларының шигырьләрен оста итеп сөйләделәр. Әминә Абдуллова, Мәрьям Латыйпова, Самат Мәхмүтов һәм Кәрим Ибәтов, балалар өчен язган мәзәк һәм, шул ук вакытта, гыйбрәтле әсәрләрне сөйләп, тамашачыларның йөзләрендә елмаю, күңелдә нур уяттылар. Ә менә Азалия Низамова “Вәхшәт” шигырен укыганда йөрәкләр тетрәнде, күз алдына, фашист мылтыгыннан качып котылырга теләгәндәй, әнисе кочагына сыенган нәни кызчык килеп басты...
 
Муса Җәлил иҗатында Бөек Ватан сугышы зур урын алып тора. Шигырьләрнең һәркайсында халкыбыз үзенчәлеге: какшамас батырлык, идея ныклыгы, рухи көч чагылыш тапкан. Бөек Ватан сугышында җиңүгә нәкъ менә шушы сыйфатлар китергән дә инде.
 
Кичәдә махсус чакырылган кунаклар да бар иде. Самара “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина Муса Җәлил тормышы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды, “Моабит дәфтәрләре”нең туган илебезгә ничек кайтуы турында сөйләде. Тамашачыларга укытучы әзерләп килгән викторинада катнашу да кызыклы булды.
 
Ә Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин Муса Җәлилнең бик дини гаиләдән булуын, Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем алуы турында сөйләде. “Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин премиясе бирелгән бердәнбер шагыйрь. Коммунист булуына карамастан, күңелендә ул дини кеше булып калгандыр. Алай булмаса, югары белемле (ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый), заманча карашлы шагыйрь ни өчен “Моабит дәфтәрләре” тышына гарәпчә хәрефләр белән язган? Җәлилчеләргә җәза бирер алдыннан алар янына имам китерәләр. Алар, Коръән китабына кулларын куеп: “Бәхил!” дип әйтәләр”, - дип яңадан-яңа аргументлар китерде Иршат хәзрәт.
 
Ахырда җәлилчеләрне – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаровларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Иршат хәзрәт, алар рухына багышлап дога кылды.
 
Шигърият кичәсе әнә шулай бик матур, җылы атмосферада узды. Моны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та билгеләп үтте.
 
- Оешма яшьләре тарафыннан шигърият кичәләре уздыру Фәрхәд (урыны оҗмахта булсын) һәм Альбина Мәхмүтовлар тырышлыгы белән матур гадәткә әверелде. Бер яктан бу татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты, тормыш юлы белән таныштырса, икенче яктан балаларда һәм яшүсмерләрдә ана телебезне өйрәнүгә карата кызыксыну уята, - дип сөйләде һәм оештыручыларга да, чарада катнашучыларга да рәхмәт белдерде.
 
 
Татарымны сатмадым

Муса Җәлилнең 1943 елда Ульянның “Алга” газетасында латин телендә басылып чыккан ахыргы шигыреннән өзекне редакциягә Сызран шәһәрендә яшәүче 93 яшьлек Сәгадәт апа СОЛТАНОВА тапшырды.

Ничә еллар бу бинада

Ялгыз утыра башым,

Бер савыт су, бер телем

икмәк

Иде минем ашым.

Хәләл җефетем һәм әнкәем,

Туганнарым, сез кайда?

Якты дөньяны күрәлмим,

Аяк-кулым богауда.

Бөтен тәнем җәрәхәтле,

Яралардан кан ага.

Инша Аллаһ, без җиңәрбез,

Татарлар фәкать “Алга!”

Ана йортын, милләтемне,

Татарымны сатмадым,

Үлсәм, үләм илем өчен,

Ватанымны сакладым.

Безнең теләк яшь буынга -

Туган илне саклагыз!

Кардәшләрем, дус-ишләрем,

Бәхил булыгыз барыгыз!

Муса ҖӘЛИЛ

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 26.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»