Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.02.2020 Шоу-бизнес
Әнвәр Нургалиев гаиләсендә күңелсез хәл: «Аяксыз калды, сөйләшә алмый»Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе авырып киткән. Бу хакта җырчы үзе инстаграм аша хәбәр итә. «Әниемнең ут кебек чаклары. Күптән түгел бер апа концертта җылы, үзе бәйләгән нык матур оекбаш бүләк итте: „Әнвәр балам, бу — әнкәңә, аяклары җылыда булсын“, — диде. Кызганычка каршы, әниебезнең хәле бик шәптән түгел, аяксыз калды, сөйләшә алмый. Аллаһы бирсә, барысы да яхшы булыр», — ди Әнвәр Нургалиев.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да җырчы үзе авырып китеп, концертлары кичектерелергә мәҗбүр булуын язган идек.
--- |
Иң күп укылган
|